203 подписчика
3 нче ноябрь көнне Шәмәрдән авылында белем бирү учреждениеләре яшүсмерләре арасында Шәрәфиев Рөстәм Рәсүл улы истәлегенә волейбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды. Ярышларда 7 команда катнашты. Киеренке көрәштә 1 нче урынны Шәмәрдәннең «Яшьлек» командасы, 2 нче урынны Байлар Сабасы гимназиясе командасы, 3 нче урынны Югары Симет мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Около минуты
9 ноября 2021