465 подписчиков
📚Редакция бинасында урнашкан “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә сатуга “Казан утлары” журналы нәшриятында чыккан яңа китап – “Бәллүр тозак” китабы кайтты.
📝Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Наилә Харисованың әлеге китабына кергән повесть һәм хикәяләре нечкә психологизм белән язылган. Язучы үз заманы кешеләренең күңелендәге тирбәнешләрен зур осталык белән сурәтләп, укучыларын әйләнә-тирәгә, бер-берсенә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга чакыра.
📚Шулай ук биредә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының яңа санына заявкалар бирергә мөмкин.
Эш көннәрендә үзәккә килеп, әлеге китап һәм журналларны сатып алырга мөмкин.
Около минуты
13 января 2023