Найти в Дзене
ТӨЕНЧЕК 15 БҮЛЕК
--------------------- Төшке ашны ашап, эшкә җыенып йөргән Гамилә машина тавышын ишетеп, тәрәзәгә капланды. Кем булыр бу? Әллә Хәдичәне эзләп килгәннәр микән? Гамилә бишектә уйнап яткан Викторияне егылмасын дип, юрганы белән тиз генә идәнгә алып куйды да, бакчага чыгып чапты. Анда, анда.. диде ул, тыны бетеп. Хәдичә.. А-А.. Нәрсә булды әни, Җиләк егылып төште мәллә? Юк балам, юк. Анда тагын сине алырга килделәр бугай. Гамилә кызын якларга теләгәндәй кочаклап, елап җибәрде. Кемнәр әни, нәрсәгә? Хәдичә үзе дә куркып, әнисен дер селкетте...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 14 БҮЛЕК
--------------------- Аргансың җаныым. Әбиең дә, мин дә саклап кала алмадык шул, кызым. Ничек шулай җебегән булганмындыр, белмим, белмим балам. Гамилә тәрәзә пардәләрен рәтләп куйды да, үзе дә йокларга ятты. Ләкин, менә керфекләре гер таккандай йомылсалар да, күзенә йокы кермәде аның . Уйлары кызын тудырган яңгырлы урман буена йөгерсәләр ,төрмәдә елый-елый Хәдичәсе янында уздырган сәгатьләр үзәген өзделәр . Бераз уйланып ятканнан соң, әәй, язмышлар,язмышлар, дип, Гамилә әкрен генә торып, кызы янына килеп басты...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 13 БҮЛЕК
---------------------- Сез нәрсә, нинди ТӨЕНЧЕК булсын дип,кызына карады Хәдичә. Бала бит ул. Ләкин шул минутта көлеп җибәргәнен үзе дә сизмичә калды. Баксаң, кырыйдан караганда чынлап та төенчеккә ошаган икән бит кызы. Нәкъ менә иске москы чүпрәкләргә төйнәп куйган бер кечкенә ТӨЕНЧЕК. Хәдичә нишләргә дигәндәй, як ягына каранып алды да, тиз генә барасы җиренә ашыкты . Ярар, йоклый әле , карамагыз, диде ул,кешеләрнең усаллагына исе китеп. Мин тиз киләм. Хәдичә йөгерә атлый килгәндә, кызы уянып кыбырсый башлаган иде инде...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 12 БҮЛЕК
--------------------- Абдуллина! Абдуллинаа.. Куе яшелгә буялган төрмә больницасында аңга килде Хәдичә. Мин кайда? Нәрсә булды? Кипкән иреннәрен ялап, як ягына каранды кыз. Бернәрсә дә булмады диде, кара кысалы зур күзлек кигән табиб. Авырлы чакта мондый хәлләр еш күзәтелә. Шулай да бер атна ятып чыгарга туры килер. Аннары Виктор Андрееч белән дә сөйләшми булмас. Ни дисәң дә, монда аның катнашы булганы безгә билгеле. Нәрсә билгеле? Кем авырлы? Мин түгел инде дип, усал итеп көлеп җибәрде табиб. Моңа кадәр ничек авырга узмадын, аптыраш...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 11 БҮЛЕК
--------------------- Үләсе килеп, халат бавына үрелгән көннәре булса да, әнисен, дәү әнисен уйлап, ниятеннән кире кайтты Хәдичә . Ничек тә түзәсе, тагын өч елны ничек тә исән сау булып уздырырга кирәк. Дәү әни , ничек дип әйтә идең әле? Сабыр рахман. Бигрәк сагындым инде үзеңне дәү әнием. Әни ярты елга бер булса да килеп китә. Менә сине кайчан күрермен икән? Белмәде шул Хәдичә, Мәсерүрә әбинең ул чыгып китүгә гүр иясе булганын төрмәдә вакытта белмәде. Рөхсәт белән ярты елга бер очрашуга килгән әнисенең бу хакта әйтеп кызын елатасы килмәде, ә аннан башка белүчеләр монда юк иде...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 10 БҮЛЕК
--------------------- Мансурларның төзек йорт җирләренә якынлашкан саен, йөрәге катырак типте Гамиләнең . Өйдә генә булса ярар иде. Иртәгә кул куям, дип ышандырып киткән иде бит, югыйсә. Неужели кул куймаган. Шулайдыр, башкача нәрсәгә алып китсеннәр Хәдичәмне. Бернигә ихтибар итмичә йөгереп, заманасына күрә зур гына өй янына тиз килеп җитте Гамилә. Байларның байларча шул инде, диде ул җен ачуы белән. Урам якка караган өч тәрәзәдә ут яна. Киң итеп көрәлгән бизәкле капка төбе.. Капкалары бикле булмаса ярар иде...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 9 БҮЛЕК
-------------------- Йөзе качып кайткан оныгын күреп Мәсерүрә әбинең куркудан коты очты. Һай, бер Аллам, диде ул, калтыранып. Нәрсә булды, Хәдичә? Акчамы? Син каян белеп әйтәсең, дәү әни? Әйе шул, районнан ревизорлар килгән иде. Акча җитмәде. Мансур нәрсә диде? Кичә чаршау артыннан барсын да ишетеп яттым мин балам . Карт башым белән кысыласым гына килмәгән иде. Син бик-бик иртә торасың бит, дәү әни. Без сине йоклый дип уйлаган идек. Сезнең тавышка йокларсын инде, бар. Сезнең йөрәкне бозасым килмәде...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 8 БҮЛЕК
-------------------- Нинди тикшерүчеләр, Хәдичә, ни сөйлисең син? Килгәннәренә әле бер ай да булмады бит. Шулар Тәнзилә апа, шулар. Әнә, ишектән керәләр инде. Машина белән килеп туктадылар, үзем күрдем. Кулларында портфель иде. Чынлап та, шул арада бүлмәгә якынлашкан аяк тавышлары ишетелеп, каерылып ишек ачылды. Исәнмесез, без районнан.. Төксе генә эндәшеп, ике котсыз йөзле адәм ишек тә шакып тормыйча, Тәнзилә каршына килеп бастылар. Баш бухгалтер сезме? Минем фамилия Егоров, диде арадан озын гәүдәлесе...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 7 БҮЛЕК
-------------------- Кем булыр микән соң бу, әни? Чынлап та кемдер капка шакый анда.. Гамилә сүзсез генә кызына карап алды да, кече якка чыгып басты. Төн уртасы түгел бит әле, диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып . Урамда кешеләр йөреп тора. Хәзер сорап керәм. Я Илһамың килгәндер. Гамилә, башына шәлен бөркәп, кечкенә генә өй алдына чыкты. Кем бар анда? диде ул, ишек келәсен тоткалап. Нәрсә кирәк иде? Гамилә, ач әле. Мин бу, Мансур. Мансур Гыйлмуллыч? Сез мени ?Бер бер хәл булмагандыр бит. Нәрсә кирәк иде? Миңа Хәдичә кирәк иде, Гамилә...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 6 БҮЛЕК
-------------------- Ә, дигәнче Хәдичә машинада утыра иде инде. Тәәк, документларны алдым, чеклар монда.. Булды бугай, Аллаһка тапшырып барып кайтыйк әле Хәбир абый. Киттек, дип, шалтыр шолтыр машинасын кабызды шофер. Бүтән җирләрдә, дип сүз башлады ул. Акча алырга барганда сакчылар йөри икән. Без генә, ике миңгерәү кайчаннан бирле курыкмыйча йөреп торабыз. Әле җитмәсә урман аркылы күпме чыгасы. И, Хәбир абзый. Башка зур җирләрдә зур акчалардыр инде ул. Бездә күпме генә. Әнә Алга колхозын кушарга маташалар бугай әле анда...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 5 БҮЛЕК
------------------- Әнә шулай тарихта авыр истәлекләр калдырып,гомер атлары алга чабалар.Завод фабрикалар гөрләп эшли башлый, тезләнгән җирдән колхозлар аякка баса.Хәйран вакыт узса да, гаиләләрен сөендереп юк юкта яраланып калган солдатлар кайткалый. Ләкин менә, күпме генә өметләнеп көтсәләр дә Кавый күренми. Кайтыр балакайлар , кайтыр, ди Мәсерүрә әби. Без татарларның :өметсез шайтан гына, дигән әйтеме бар. Яхшыга өметләник. Хәдичәнең төшенә юкка гына кермәгән улым. Әнә бит, үлгән хәбәре килгән Гарифка хәтле кайтты...
1 год назад
ТӨЕНЧЕК 4 БҮЛЕК
---------------------- Шушы вакыйгадан соң озак та үтмичә,Мансур Хәдичәне үз янына чакыртып алды . Син кызый минем җеннәргә хуш килдең бит әле, дип каршылады ул, аптырап калган кызны бораулап . Уз әйдә, утыр. Уз, уз.. Нинди җеннәргә, Мансур абый? Хәдичә шома кара чәчләрен өчпочмаклап бәйләгән ак яулыгы астына кыстырып, председательгә төбәлде. Сез тагын да шул такмаклар буенча чакырдыгызмы? Мин аларны хәзер өйдә дә җырлаганым юк бит инде . Юк, юк, Хәдичә. Син утыр, давай. Нәчәлник сүзе бер була. Әйттем бит теге вакытта, ишетмәдем дип...
1 год назад