Элегрәк ул үзенең язылучыларына аңа Мәскәүдән сериалда төшәргә тәкъдим килүе турында хәбәр иткән иде.
- Әгәр ярты ел сериалда төшсәм, минем тормышым үзгәрер дип курыктым. Кызыгулар күп булачак, мине артистлар мохите һәм яңа даирә биләп алачак. Мин соңыннан тыныч авыл тормышына һәм иремә әйләнеп кайтырга теләмәм дип курыктым, - дип белдерде блогер.
Әмма ахыргы карарны әнисенең сүзләреннән соң кабул иткән.
"Әни: «От добра добра не ищут», - диде. Күрәсең, ул да минем анда "сүтелеп китә" алуымны аңлаган, шуңа күрә мин өйдә калырга булдым", - ди ул.
Фото: башинформ