Яңа йортлар гына түгел, тулы авыл төзелә!
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында быел Башкортстанга 1,7 миллиард сум акча биреләчәк
Федераль программа кысаларында кабул ителгән “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен үстерү” дәүләт программасы гамәлгә кергән 2019 елдан башлап, аннан соңгы чорлар республика тарихында колачлы социаль төзелешләр дәвере буларак билгеләнде. Мөһим документ республика авылларының социаль йөзен үстерүдә, көнкүрешен яхшыртуда һәм беренче чиратта анда яшәүчеләргә торак төзүдә яисә сатып алуда социаль түләүләр белән ярдәм итүдә мөһим роль уйнады.
Әйткәндәй, дәүләт программасы гамәлгә кергән 2019 елда республика халкының 37,7 проценты авылда яши иде. Әмма, 2005 елдагы белән чагыштырганда, Башкортстанда шул ук чорга авыл кешеләре 110 мең 392 кешегә кимегән. Кайбер чыганаклар мәгълүматлары буенча, шулай ук, 2005 елдан башлап, республикада 70тән артык авыл “яшәүдән туктаган”.
Узган елның декабрендә телгә алынган дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде. Аның төп максаты — 2030 елга республиканың авыл территорияләрендә уңайлы яшәү шартлары булган торак биналары мәйданының өлешен гомум күрсәткечтә 50 процентка җиткерү һәм шушы ук чорда Башкортстанда яшәүче гомум халык саны күрсәткечендә авыл территорияләрендә яшәүчеләр дәрәҗәсен 40,06 процент күләмендә саклап калу.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, узган ел әлеге программа буенча республикада төзекләндерү юнәлеше буенча 52 проект тормышка ашырылган, Әлшәй һәм Борай районнарында 1,6 километр озынлыгында суүткәргеч салынган һәм 25 гаилә торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр алган. Узган ел дәүләт программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру өчен 2,1 миллиард сум акча бүленгән һәм шуның яртысыннан күбрәге — федераль казнадан. Быел да бурычлар киеренке. Аларның иң зурлары — Раевка бистәсендә боз мәйданчыгы, Борай авылында 500 балага исәпләнгән мәктәп салу һәм Чишмә районының Ярми авылы янәшәсендә йөз йорттан торган агроавыл төзелешен дәвам итү. Шулай ук, Дуван, Әлшәй һәм Илеш районнарында аз катлы торак комплексы төзү проектының да сайлап алу конкурсын уңышлы үтеп чыгуын билгеләргә кирәк.
Программа тормышка ашырыла башлаган чордан республика авылларының йөзе ничек үзгәрде, дигән сорауга саннар телендә җавап биргәндә барысы да ачык күренә. Мөһим документ кабул ителгәнгә кадәр, мәсәлән, республикада 4513 торак пунктның 2684ендә үзәкләштерелгән суүткәргеч юк иде. Әлеге күрсәткечтә республика буенча гомум тәэмин ителеш 60,7 проценттан артмады. Бу проблема бигрәк тә Бөрҗән, Зилаер, Баймак, Әбҗәлил һәм Борай районнарында кискен торды. Ә илдә үзәкләштерелгән “зәңгәр ягулык” белән тәэмин ителеш 60 проценттан артмады. 1613 авылда исә ул бөтенләй юк иде. Рәсми чыганаклар буенча Гафури, Калтасы, Архангель, Аскын һәм Бөрҗән районнарында авылларны табигый газга тоташтыру республика күрсәткеченнән дә түбәнрәк булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган ел республикада 57 меңнән артык гаиләнең табигый газдан файдалануы һәм бу күрсәткеч буенча төбәкнең илдә лидерлар сафында булуы турында белдерде.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын кабул итү, экспертлар билгеләвенчә, илдә 1990 елларда башланган реформалар чорында зур югалтулар кичергән аграр тармакны һәм авыл тормышын тергезергә нәтиҗәле этәргеч бирде. Әйтик, Башкортстанда гына авыл территорияләренең норматив ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шул чорда 9475 урынлык 48 мәктәп, 4090 сабыйга исәпләнгән 45 балалар бакчасы, 69 авыл клубы һәм 37 физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү бурычы тора иде. Билгеле, соңгы елларда әлеге максатлар тагын да зурайды һәм өстәмә объктлар белән тулыланды. Финанслау күләме дә бермә-бер артты. Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, быел дәүләт программасын тормышка ашыруга бәйле чаралар өчен республикага 1,7 миллиард сумнан артыграк акча бирелә. Хөкүмәт утырышындагы чыгышында аграр ведомство башлыгы теге яки бу проектны финанслауда сайлап алуда үзгәрешләр булуын да билгеләде.
– Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу мәсьәләдә стратегияне үзгәртте. Быелдан эшләр комплекслы алып барылган торак пунктларга гына ярдәм күрсәтеләчәк. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, урындагы хакимиятләр үз проектларын гамәлгә ашыруда мөмкин булган башка федераль программаларны җәлеп итү өчен дә тырышырга тиеш. Әлеге комплекслы программа өчен федераль казнадан бирелгән акча 70 проценттан артмаска тиеш һәм калган 30 процентын башка федераль программаларны җәлеп итү исәбенә тупларга кирәк булачак. Әйтик, “Мәгарифне үстерү”, “Мәдәниятне үстерү”, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру”, “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” кебек федераль программаларга керергә була, – диде Илшат Илдус улы.
Белешмә. Аграр ведомство мәгълүматларына караганда, республикада әлеге вакытта 818 авыл биләмәсе бар. Башкортстан халкының 38 проценты авыл җирендә яши. Чагыштыру өчен: ил күләмендә бу күрсәткеч нибары 25 процент тәшкил итә.
Башкортстан авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча Дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыручы лидер төбәкләр исемлегендә. Соңгы биш елда республикада әлеге программа буенча гомум финанслар күләме 9,4 миллиард сумга җиткән, шуның 5,7 миллиард сумы – федераль казнадан.
– Әлеге вакытта республикада авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 48 проект тормышка ашырыла. Эш комплекслы бара. Социаль әһәмияттәге объектларны төзү һәм ремонтлау, инженерлык инфраструктурасы һәм торак төзү мәсьәләләре бергә хәл ителә. Бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүгә мөһим игътибар бирелә. Әйтик, торак шартын яхшырту өчен субсидия алган 25 гаиләнең уникесе әлеге категориягә караган гаиләләр, – ди авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы, министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алмаз Галимов.
Республикада телгә алынган программаны тормышка ашыру агросәнәгать комплексына һөнәри белемле яшьләрне җәлеп итүдә дә мөһим роль уйный. Моңа ачык мисаллар да аз түгел. Шуларның берсе – Чишмә районында “Таврос” компанияләре төркеме катнашлыгында гамәлгә ашырылучы агроавыл. Проектта уңайлы тормыш шартлары тудырылган 150-300 йорттан торган яңа авыл төзү каралган. Ул – торактан тыш мәктәп, балалар бакчасы, конференц-мәйданчык һәм башка белем бирү юнәлешләрен үз эченә алган комплекс булачак.
Илшат Фазрахманов әйтүенчә, төп идея торак төзү белән генә чикләнми. Ул, шулай ук, җирне яраткан һөнәр ияләрен бергә туплау, укыту һәм үстерү “ноктасы” да булырга тиеш. Агроавылның амбициоз, үз хезмәтенә һәм һөнәренә бирелгән актив яшь көчләрнең яшәү мохите булырына ышанабыз, – диде министр.
Чакмагыш – телгә алынган программа буенча уңышлы эшләүче районнарның берсе. Соңгы өч елда биредә берничә проект гамәлгә керде.
– Республикада авылларны саклап калу, аграр җитештерүне арттыру һәм аграр тармакка белгечләр җәлеп итүне нәтиҗәлерәк оештырырга телибез икән, әлбәттә, бу проблемаларны бербөтен итеп карарга кирәк. Билгеле, анда яшәүчеләрнең тормыш-яшәеш шартларын яхшырту бу очракта беренчел бурыч итеп каралырга тиеш. һәрхәлдә, районда әлеге программа кысаларында алда торган эшләрне барлаганда башта шул турыда уйладык. Өстенлекле проектларны билгеләдек. Ташкалмаш, Тайняш, Яңа Балтач авылларында соңгы елларда мәктәп төзелеше, юл, балалар мәйданчыгы һәм башка объектлар нәкъ шушы максатта сафка басты. Быел иң зур авылларның берсе булган Имәнлекулда спорт мәйданчыгы белән ял зонасын булдыру бурычы тора. Чакмагыштагы 1нче мәктәпкә капиталь ремонт үткәрүне дә шушы программа кысаларында башкарачакбыз. Комплекслы программаның авылда торак төзү өчен субсидияләр бирү юнәлеше дә бик нәтиҗәле булды. Соңгы берничә елда гына күмәк хуҗалыкларда әлеге ярдәм белән торак салучылар саны дистәгә якынлаша. Дөресен әйтергә кирәк, уңайлы мохиттә яшәүче һәм авыл хезмәтенә бирелгән кешеләрне генә уртак максатларга туплап була. Берничә ел элек кенә Имәнлекул авылында шундый киң колачлы проектның гамәлгә ашырылуы һәм республикада үрнәк итеп куелуы безгә этәргеч бирде. 2030 елга кадәр гамәлдә булган комплекслы программаның гомере озын булуын теләр идек, – ди район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.
Районда гына түгел, аграр тармактагы казанышлары һәм үз эшчеләренә торак салуда тоемлы ярдәме белән республикада үрнәк булып торган “Базы” хуҗалыгына ихтимал, күпләр ак көнләшү белән карый торгандыр. Килүебез турында алдан хәбәр итмәгәнлектән, кооператив җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов белән ул көнне очраша алмадык. Әмма минем бу хуҗалык белән танышлыгым чирек гасырдан арта торгандыр. Байтак еллар элек Вадим Васильевичның яңа туган сабыйларга хуҗалык кассасыннан акчалата зур бүләк бирелүе, торак шартын яхшыртучыларга матди һәм финанс ярдәме күрсәтелүе турында горурланып сөйләгәне хәтердә. Абруйлы җитәкченең хуҗалык икътисадының биредә эшләүчеләрнең намуслы хезмәтенә, лаеклы эш хакына һәм авылда социаль мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүенә бәйле икәнен яхшы аңлаганын тойдым мин. Кооперативның аграр тармакта ирешелгән уңышлары белән ел саен республика дәрәҗәсендә макталуы, башкаларга үрнәк итеп куелуы да Вадим Соколовның авыл сәясәтендәге кыйбласының дөрес икәнен күрсәтә.
Юмаш авылында яңа өй туйларга әзерләнүче Сергей Поречный – районда комплекслы программа кысаларында торак шартларын яхшыртучыларның берсе.
– Без 2017 елга кадәр Бакалы районында яши идек. Бер хуҗалыкта механизатор булып эшләдем. Анда хезмәт хакы да әллә ни кызыктырырлык түгел иде. Шул елны Чакмагышка барышлый Юмаш авылы аша узарга туры килде. Башта йортларның төзеклеге игътибарны җәлеп итте. Ә авыл янәшәсендәге тауга менгәч, барысы да уч төбендәге кебек күренә: ферма янәшәсендәге ишле малларны, арырак парктагы яңа техниканы күрдем дә, күрше авылга борылдым. Сөйләшкәндә Юмаш халкы да бик ярдәмчел, ачык кебек күренде. Туры идарәгә килдем дә, “эш булса мин гаиләм белән бирегә күчеп килер идем”, – дидем. Вадим Васильевич үз сүзендә торган, кешелекле җитәкче булып чыкты, рәхмәт аңа. “Вакытлыча яшәргә торак булыр, үзеңне эшең белән күрсәткәч, яңасын төзерсең”, – диде. Менә шулай гаиләм белән Юмашка күчендек һәм һич тә үкенмим, – ди Сергей Владимирович.
Белешмә. Соңгы берничә елда гына хуҗалык җитәкчесе Вадим Соколовның шәхси башлангычы белән үз эшчеләре өчен 28 яңа шәхси торак сафка баскан. Яшь белгечләр һәм яңа гаилә корган һөнәр ияләре яшәгән зур урам “Яшьләр” исемен йөртә. Поречныйларның яңа йорты Заречное урамында урнашкан. Әле биредә эчке эшләрне төгәлләп киләләр. Яңа йортның гомум мәйданы 110 квадрат метр тәшкил итә.
Республика программасы кысаларында хуҗалык ярдәме белән салынган йорт ишле гаилә өчен чын бүләк.
– Өч бала үстерәбез. Азалия – тугызынчы, Светлана икенче сыйныфны тәмамлады. Диана көзен беренче сыйныфка барачак. Хуҗалыгыбыз икътисады көчле булгач, төрле тармакта хезмәт салган һөнәр ияләренең дә тормышлары көйле. Айлык эш хакы 70-80 мең сумнан ким түгел. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, ярдәм белән зур өй салдырдык. Килешүдәге шарт белән дә бик ризабыз. Үз йортыбызны салып керү өчен 3,5 миллион сум акча алдык һәм без, килешүдә каралганча, 5 ел кооперативта эшләргә тиеш. Бик канәгатьбез. Оҗмахка тиң матур урында яшибез, иң мөһиме – күңел биреп башкарган эшебез бар. Олы бәхет түгел мени бу, – ди йорт хуҗабикәсе Венера Миңневәли кызы.
Белешмә. Авыл биләмәсендәге мәктәптә 230дан артык бала укый. Балалар бакчасындагы сабыйлар саны илледән күбрәк. Кооператив идарәсе карары белән биредә эшләүче һөнәр ияләренең өченче баласы туганда аларга 500 мең сумлык сертификат бирелә. Аның 100 меңен акчалата алу шарты каралган.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Олег Төхвәтуллин.