- Яугирләр турында сүз
- Киткәннәргә дә авыр, көткәннәргә дә җиңел түгел...Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык язучысы Мөнир Кунафинның махсус операция турындагы язмаларына нигезләнеп, режиссер Азат Җиһаншин тарафыннан куелган “Сине көтәләр” спектаклен караганнан соң туган уйларымны бәян итәм.
Яугирләр турында сүз
Киткәннәргә дә авыр, көткәннәргә дә җиңел түгел...Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык язучысы Мөнир Кунафинның махсус операция турындагы язмаларына нигезләнеп, режиссер Азат Җиһаншин тарафыннан куелган “Сине көтәләр” спектаклен караганнан соң туган уйларымны бәян итәм.
Сәхнә бизәлешендә чагу төсләр юк. Чагу төсләрсез сәхнә бизәлеше, декорация үзе дә күп нәрсә сөйли. Маскировка челтәре тартып куелган, монысы да таныш, үзәгеңә үтеп таныш. Гармун, гитараның да урыны әлегә снаряд тартмалары өстендә. Гармуннарның гына түгел, яугирләрнең гомере шул снаряд тартмалары өстендә. Бу безнең бүгенге тормыш. Аерылулар, сагынулар, югалтулар, кайгы-хәсрәтләр белән тулы дүрт ел дәвам иткән көндәлек тормыш. Өстә аерым кече сәхнә, ул җирдән өстәрәк, җир белән күк арасында. Ул аралар ераклыгын да искәртәдер. Арадагы юллар озын, чакрымнар ерак, яугирләрне туган җирләренә кайтарасы, аналарны, сөйгән ярларны очраштырасы вакыт анык кына билгесез.
Артистлар тамашачыдан аерылмый диярлек, бары өсләрендә камуфляж да, кулларында автомат. Безнекеләр: улларыбыз, ирләребез, әтиләребез. Күңелләре, уйлары белән үзләре дә туган җирдә, безнең арада. Тиздән ире янына юлга чыгасы Айгөл дә залдан кереп утырган кебек кенә, гап-гади яшь хатын. Яудашларын ташлап китә алмагач, Фаиле әллә чын, әллә шаяртып, үзең кил син, дип чакырган да... Бармас, дисез мәллә... Шулай көтеп-көтеп тә отпускка кайта алмаган ирен күрергә дип юлга чыгарга уйлап торган мәле.
Сугышлар булган ул. Бу кешеләр ниләр генә эшләргә өйрәнмәгән, уйласаң, хәйран калырлык. Тик тыныч яшәргә генә өйрәнә алмаган. Гомер буе сугыша адәм баласы. Бүгенгесе бигрәк сәер инде. Тормышның рәхәтлеге: яшисе дә яшисе бит югыйсә. Сугышмаска, тормыш кадерен белеп яшәргә өйрәнгән дә идек кебек. Булмый икән. Сугышалар, и сугышалар, әле монда, әле тегендә сугыш уты кабынып кына тора. Утлы коралның бер чакмасына басып кына да намазга басып, бар дөньяга иминлек сорап сәҗдәгә китәсе алтмыштан артык кыз баланы берьюлы юкка чыгарсыннар да. Калганына ни әйтерсең? Үкенә дә, уфтана да белмиләр. Аналар түзә, күкләр дә түзә.
Алар да түзә. Аерылышып яшәр заман түгел дә соң... Айгөл ике ел ярым “от звонка до звонка” яши. Фаиленең исе калган мендәр тышларын, футболкаларын юмый саклый икән. Бу сүзләрне уйлап чыгарып булмый. Моны таңы атмастай тоелган озын төннәрне ялгыз үткәргән хатыннар гына белә.
Уйлап чыгармыйлар, өзелеп сагынган икәү үз кичерешләре, уйлары белән уртаклаша. Спектакль нигездә монологларга корылгач, һәр герой үз сүзен әйтә, уендагысын ачып сала, үзләренчә хакыйкатьне дә эзли кебек. Фаил дә гади генә ачыш ясаган: бәхет өчен күп кирәкми икән. Туган ягыңа кайту, мунчадан чыккач, карлыган кайнатмасы белән чәй эчү, әниең, хатының, балаларың янында булу. Моңа кадәр болар барысы да булган бит: алар бәхетле булган. Бүген туган җирдән аерылулары да шул бәхетне саклар өчен.
Сәхнәдә сугышны чагылдырып булмый, төшереп күрсәтергә кино түгел бит. Мөмкин дә түгел, кирәкми дә. Спектакльнең хатларга хас сөйләү жанры геройларга вакыйгаларны үзләренең кичерешләре аша сурәтләү мөмкинлеге бирә. Монда нидер яшерер, ике йөзләнер өчен урын юк. Бу Айгөл белән Фаилнең мөнәсәбәтләренә генә түгел, яугирләрнең хатирәләренә дә кагыла. Алар да бит күңел төпкеленнән иң әрнеткәнен чыгарып сала.
Ир белән хатын икесе ике тарафтан бүген күп гаиләләр өлешенә төшкән язмыш сынавын ничек кичерүләре хакында сөйли. Сагынганнар, бергә булганда бер-берсенә әйтелмәгән кадерле сүзләр искә төшә. Нигә алар күбрәк әйтелмәгәндер. Кыенсынабыз инде, яратулар болай да билгеле кебек, күзләрдән, карашлардан аңлашылган кебек...
Киткәннәргә дә авыр, көткәннәргә дә җиңел түгел. Дөнья көтү берүзеңә генә калгач, бар да сизелә икән. Кирәк инде ул, барысы да кирәк. Аларга Куршавеле – күрше авыл, Бахчасарае бакча белән сарай гына булса да, тулы гаиләдә җиңелрәк, ир иркәсе булып яшәлгәнме инде? Вак-төяк кенә дисәң дә, әнә мунчага ягарга калдырып киткән коры-сары да, телгән чыралары да беткән. Фаиле аларын күп итеп әзерләп киткән булган да соң. Вакыт та байтак үтте бит инде. Дөрес, кыенлык монда түгел, мунчаны гына чыраны үзе телеп тә ягар. Бу, әлбәттә, тигез тормышта иркәләнеп яшәүнең бер чите җимерелеп төшүен күрсәткән эпизод кынадыр. Монысы бер хәл әле. Аңламый дисәң дә, улы да бит әтисенең күлмәген кочаклап елап ята. Белми, бала гына дип уйла инде. Үз сагынуларыңны онытып, бала күңелен юатырга туры килә. Болай да өзгәләнгән хатынның йөрәгенә монысы тагын бер яра булып өстәлә.
Аныкы бер дә кайтмагач, каенанасы да әйтеп торгач, үзенә юлга чыгаргадыр инде. Килеренә ышанмый гына чакырган булгандыр Фаиле дә, хатынның юлга чыкканын белгәч, канатланып аны көтүе. Икесе ике тарафтан бер-берсенә омтылган бу икәүнең сагынуларын, очрашуны көтүләрен күреп, күңелдә, болар мөгаен, очраша алмас дигән уй туа. Бу кадәр көчле хисләр, әдәбият кануннары буенча, бары тик конфликтны тирәнәйтеп, трагизмны көчәйтергә генә тиеш кебек иде. Хәлиткеч һөҗүм алдында торсалар да, Фаилгә командиры өч көнгә ял биргән. Мариупольдә очрашачаклар.
Фаилне әлегә өске сәхнәдә генә күрәбез. Тамаша дәвамында бу өске сәхнәнең идеяне ачудагы роле киңрәк ачыла бара кебек. Ул бары тик сугыштагылар өчен генә. Чынлап та бит алар җирдәгеләр түгел, язмышлары Ходай кулында, күптән җир белән күк арасында. Алар изгеләр затыннан, куркуны, ваемсыз тормышны калдырып, кулларына корал алганнан башлап, алар изгеләр арасында.
Поездда барган Айгөлнең юлдашы булып әсәргә тагын бер героиня, хәбәрсез югалган улын эзләп баручы Фәридә апа килеп керә. Бу барлык сугышларның да иң авыр кайтавазын кичерәчәк, өлешләренә югалтуларның иң авыры салыначак Ана образы. “Югала торган бала түгел” дип гомер буе көтәчәк, үз куллары белән җирләсә дә, үлеменә ышанмаячак һәм үзе бу дөньяны калдырып киткәнгә кадәр улын күңелендә тере итеп яшәтәчәк Ана образы. Кулындагы дисбесе аерым мәгънәгә ия, чөнки һәммәбез дә, яугирләрнең исән кайтуын ялварып, догадабыз бит. Үзе кебек ил аналары үстергән ир-егетләрнең ни уйлап кулларына корал алганын да ул аңлатып бирә.
“Мин ир кеше, сине дә, башкаларны да якларга тиешмен”, “Гомер буе пыскып янганчы, бер дөрләп януың яхшырак “ – болары улы Айдарның хакыйкате. Анага бары тик төннәрен тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп улын көтүләр, өнсез телефонның бер шалтыравына өмет итүләр генә кала. Аның да дүрт айга сузылган билгесезлектән соң, улын эзләп юлга чыгуы.
Экранда юл буенда калган агачлар шәүләсе чагылып кала һәм бер янып, бер сүнеп калган утларда, әйтерсең, ике хатын-кызның өмет, ышанычы уйный. Күбрәк Фәридә апа сөйли, ара-тирә аның тавышын, йөрәк сулкылдавы сыман, тәгәрмәчләр тукылдавы бүлә. Юл ахырына якынлаша, янә дулкынландыргыч мәл. Фәридә апа улын моргта эзләгәндә Айгөлнең үзенә ярдәм итәренә ышанып торган икән. Айгөлнең дә өч кенә көн эчендә ире белән очрашасы килә. Алар икесе дә сәхнә уртасындагы озын өстәл сыман биегрәк урында, икесе дә үзенекен сөйли.
– Синеке исән бит, исән булгач, беркая да китмәс...
Бу югарылыкның да үз билгеләнеше бар. Ирен һөҗүмгә озаткан хатын моңсу, сагышлы авыр минутларга җан өрергә, тормыш дәвам иткәнен, өметенең исән икәнлегенә ышанырга һәм ышандырырга теләгәндәй “Дөнья барыбер матур!” диячәк.
Өч көн көттереп тә килмәгән Айгөленә Фаилнең ачуы басылган инде. Хәзер әнә үзен битәрли. Хатынына ничек ачуланганнарын, ниләр уйлап бетергәнен кабат күзаллый, юкка ачуланган бит. Киләлмәгәне өчен гафу итә, очрашырлар әле, әлегә насыйп булмаган.
Айгөл, ире янына ничек ашкынса да, кайгылы ананың берүзен калдырып китәлмәгән. Ире янында булырга тиеш өч көненең икесе Фәридә апа белән Ростовта моргта йөреп үткән. Ярый яхшы кешеләр бар дөньяда, бу тирәне биш бармагы кебек белгән таксист ярдәме белән алгы сызыкка ук, инде өмете өзелгән ире янына үзе килеп җиткән.
Тамаша тукымасына бик уңайлы гына итеп кунак күрергә килү йоласы кертелгән. Ягъни сугышчылар яудашларының ерак юлны якын итеп килгән кәләшен күрергә килә. Йоласы булмаса да килерсең, бер авыл хатыны җир читенә генәме, утлы мәхшәр ярына килеп җитсен әле. Кунак күрергә килү бер яклап яугирләр белән танышу булса, икенчедән вакыйгаларны геройларның кичерешләре аша яктырту мөмкинлеге бирә. Сугыштагы хәлләр, төгәл фактлар, яугирләрнең ниләр кичергәннәре, тере эмоцияләр белән тулыланып, фронт тормышын күз алдына китерә һәм тамашачыда көчле тәэсир калдыра. Спектакль идеясен ачу өчен моны режиссерның уңышлы алымы дияргә кирәк.
Снаряд тартмалары өстендәге гармун белән гитара сәхнә ачылганда ук үзләре бер герой булып күңелгә кергән иде. Гармун “Абзый” кулында, һәм ул иң кирәк вакытларда телгә килә: геройларның эмоциональ кичерешләрен тирәнтенрәк ачарга ярдәм итә, җыр-моңнар күңелләрендә туган җир рухы саклануын сөйли, аларга көч бирә, сагынуларын җиңеләйтә.
Аягында ярасы төзәлмәгәндер, аксабрак йөргән “Боцман”, “Абзый”, “Томан”, “Буран”, “Латыйп”, “Абу”. Алар гына түгел, утны-суны кичкән бу каһарманнарның истәлекләре аша сугыш кырында калган башка яугирләр дә җанлана, аларның батырлыклары күз алдына килеп баса.
...“Носорог” позывнойлы сугышчы ул көнне соңгы һөҗүмгә бара. Соңгы, чөнки иртәгәсен ул туган ягына кайтып китәргә тиеш. Дошман окопларына җиде-сигез метр ара калгач, артындагы иптәшләрен саклар өчен, ул пулемет утына каршы баса. Үзләре дә күпне кичергән сугышчылар аның хакында исләре китеп сөйли. Үтәли чыккан пулялардан күкрәге тишкәләнгәч тә аягүрә калган “Носорог”. “Егылмас иде әле ул, гранатасын алам дип чайкалып киткәч кенә җиргә ауды”, ди яудашлары.
“Карандаш”ны да барысы да хәтерли. Сугыш кирәк-яраклары ташыган “Урал” машинасына снаряд килеп төшкәч, “Буран”ны шартлау дулкыны читкә алып бәрә, ә иптәше “Карандаш” кабинада кала... Яхшы саклык чарасы булган маскировка челтәрләре дә ул вакытта җитәрлек булмый шул...
Алар барысы да сугышта яра алган, окопташ дустын югалткан кешеләр. Һәркайсы бүгенме, иртәгәме үзенә дә шундый язмыш янавын яхшы белә һәм ... “Носорог” кебек ахыргача аягүрә барачак.
Тетрәнеп китәсең, ни арада сугыш аларны шундыйга әйләндергән? Кунак күрергә килгәч яңарган хатирәләр, кичерешләр, вакытлыча хис-тойгыларга бирелү дә иренең кочагына сыенып утырган Айгөл өчен. Еракта калган кадерле кешеләрен искә төшерүче, тыныч тормышны хәтерләтүче, туган як җылысын, ямен алып килгән хатын аларның сагынуларын, югалту ачысын да, сугыш тәмугының авырлыкларын да күңеле аша үткәрергә тиеш. Сугышта аларның очраклы гына түгел, борын-борыннан килгән ил-йорт сакчысы, ир-егет бурычын үтәргә тиешлекләрен аңлап, кулларына корал алган кешеләр булуын үз күзләре белән күреп кайтасы һәм башкаларга тапшырасы кеше ул.
Бөек Ватан сугышы турында “барлык йортларның да капкаларын каккан, зур югалтулар салып үткән сугыш” дип яза идек. Монысы да күпләрнең, ай-һай бик күпләрнең капкасына кагылды инде. Әле кайчан гына бөтенебез дә бар дөньясына битараф булып, үз өнебездән чыкмый, үз казаныбызда кайнап кына яшәгән кебек идек. Каннарда, геннарда сакланган икән ул туган җирне, Ватанны саклау тойгысы.
Спектакльдәге геройларны уртак максат – туган җиргә җиңү белән кайту максаты берләштерсә дә, һәр кайсы үз язмышы, үз холкы белән күз алдына баса. Тыныч тормышны яклау өчен сугышка киткән, окоп тормышында да ниндидер юаныч табып яшәргә тырышкан “көчле затлар” ничек кенә кыю, куркусыз булса да, пулялар, снаряд, миналар каршында көчсез шул. Гомумән, кеше гомере болай да үтәли җилдән дә егылырга торган нәзберек үсенте сыман, ә биредә аны кыяр өчен көчләрнең ниндие генә кулланылмый. Үлем уты чәчүче коралларның яңадан яңалары эшләнә, тагын да көчлерәкләре уйлап табыла тора. Ничек кенә булса да аларны үлемнән аралыйсы, яклыйсы, кадерлисе килү теләге уяна.
Кодасы белән бергә сугышкан “Абу”га күз алдында аның үлемен дә кичерергә туры килә. Аның ачыну, тетрәнүләре җыр калыбына гына сыя алмыйча йөрәк әрнүе булып яңгырый. Гомумән, гармун тамаша дәвамында солдат сагынуларын, җирсүләрен, яшәү, бер-береңнең, дуслыкның кадерен белүләрне моң аша җиткереп, үз ролен күңелләргә үтеп керерлек итеп үти. “Кәркәле авылы көе”ндә ут астында чыныккан дуслык, бер-береңне ташламау тойгылары эчке ярсу, югалту ачысы белән кушылып яңгыраса, “Үз ягыма кайтсам” җырында сагынуларның соңгы чиге чагыла.
Спектакльдә һәр геройга ниндидер идея җиткерү бурычы йөкләнгән. Кунак күрергә килү өлешендә иң ахырдан “Историк” позывнойлы урыс кешесе белән танышабыз. Башкалар үзләре белән таныштырганда яудашларын югалту авырлыгы хакында сөйләсә, “Историк” үзе коткарып калган егетне искә төшерә һәм “Бу сугышка мин кеше үтерергә түгел, ә шушы егетне коткарыр өчен генә килгәнмен кебек тоела”, дигән нәтиҗә ясый. Моны идея ягыннан спектакльнең югары ноктасы дип кабул итәргә мөмкин һәм шуның белән бу сугыш фәлсәфәсе үзенең чишелешен тапкан кебек. Үзенең мәгънәсе, асылы белән үтереш, кыйратылышны аңлаткан сугышка капма-каршы эчтәлек – дөньяны, җирне коткару миссиясе йөкләнә.
Спектакль мәхәббәт турында да. Бу дөньядан әллә ни байлык, нигъмәтләр көтми, өмет тә итми, гап-гади җир сөенечләре белән яшәргә дип туган Фаил белән Айгөл безгә саф, ихлас мәхәббәт барлыгын исбатлый.
Бер күрешү өчен мең чакрымнарны үтеп, бер яратып кочаклашыр, күзгә-күз карашып сөйләшер өчен килгән хатын. Хатирәләре аша үзен күз алдына бастырып, кадерлесенә читтән генә дә ачулана алмаган ир. Бу ирне дә, бу хатынны да яратып туймаслык кебек. Болар телдән әйтелмәгән сөюне, тышка чыкмый, эчтә генә кайнаган хисләрен үзләре дә әле генә аңлаган кебек. Күңелләрендә телдән әйтмәгән мәхәббәтләрен кадерләп яшәгән бу икәүне кабат кавыштырасы, тыныч тормышка кайтарып, бик тә бәхетле итәсе килә. Әнә Фаил хатынын ничек кенә көткән, өметләндереп тә килеп җитәлмәгәч, тиргәгәннәре өчен әле үкенеп йөри. Айгөле, яратмаса, шушы кадәр җиргә юлга чыгар идеме дә, инде күрешер өметләре өзелгәндә, алгы сызыкка кадәр килеп керергә җөрьәт итәр идеме? Ире әйтмешли, Уфадан ерак китәлмәгән бер авыл хатыны. Бергә яшәгән еллары, ире турындагы инде бик кадерлегә әйләнгән истәлекләрен ояла-ояла гына искә төшерүе. Бу бит безнең замандагы хисләр, саф тойгылар!
Мөнир Кунафинның спектакльгә нигез итеп алынган китабын укып чыкмый торып, тамаша турында сүз йөртү дөрес булмас иде. Спектакльгә герой якташыбыз Фәнис Хөсәеновның әнисе Фәридә апаның үз исеме белән үк керүе бер дә гаҗәп түгел. Асыл ирләрнең, газиз улларның югалуы белән килешәлмичә, улы Фәниснең язмышын белсәк дә, Фәридә апаның “улымның телефонында аз гына элемтә чагылып китте, шуңа өметләнәм” диюе, могҗиза көткән күңелләргә бер очкын булып ягылды. Монысы режиссер Азат Җиһаншинның ышандырасы килүе, безнең ышанасы килү генә дә соң... Барыбер... Ананың “Яугир мәңге яшәячәк” дигән сүзләре югалтулар авырлыгын күпмегә җиңеләйтә алыр?
Фаил белән Айгөлгә ике генә сәгать күрешү насыйп булды. Сәхнәдәге геройларның үзләре өчен генә түгел, барын да йөрәге аша кичереп утырган тамашачы өчен дә бу кадерле минутларны алар “үзе бер гомер” дип әйтәчәк. Гаҗәп түгел, болар яшәү кадерен, якыннарының ярату, яратылу бәясен белә торган кешеләр. Яудагылар өчен Айгөл үзе белән туган як җылысын, өйдә аларны көтеп торган кадерле кешеләренең яратуын, бөтен Башкортстанны алып килгән. Алар өчен бу үзе бер гомер, алар туган җирдәгеләр өчен бик кадерле, аларны көтәләр. Айгөл аларның барысының күңеленә яшәүгә өмет, сөенеч, бәхет очкыны салды.
Тик хәзер аерылыр вакыт җитте, сугышчылар һөҗүмгә күтәреләчәк. Инде без аларны югары баскычта гына күрәбез, алар янә җир белән күк арасында. Тик алар бүген бәхетлерәк, Айгөл алып килгән бәхет белән канатланган, туган җирнең назын тойган һәм ни өчен кабат үлем каршына баруларын бөтен барлыклары белән аңлаган, хәрби антны сөю, тугрылык белән яңарткан кешеләр. Алар Фаилнең Айгөлгә әйтергә өлгермәгән сүзен күмәкләп хәбәр итә: “Ул сине ярата!”
Буыннар бәйләнешен искәртеп, билгеле кинофильмнардан урысча җырлар (Фаил аларны гитарада уйнап та җырлый) еш яңгырый. Шулай ук шактый еш кулланылган урыс сүзләре дә ят булып ишетелми, сәхнәдә чынбарлыкны, окоп тормышын дөресрәк чагылдырырга ярдәм итә.
Спектакльдә бүгенгенең йөрәкне өткән сорауларына ниндидер дәрәҗәдә җавап та эзләнә. Ни өчен бүген асыл ирләребезне югалтабыз? Югалтулар хакы артык зур түгелме? Кеше гомеренең кадерен бернинди дә үлчәмнәргә салып булмый бит. Шушы заманда, адәм баласының дөньяга бәхет өчен туып, яшәү дигән һәркемгә бер генә тапкыр бирелә торган олы нигъмәт, татлы шәрап кебек, соң тамчысына кадәр кинәнеп эчелергә тиеш булган шушы заманда, үзе кебек, нәкъ шуның өчен туган икенче бер җан иясе тарафыннан атап төбәлгән утлы коралдан һәлак булуы аңлата да, аклый да алмаслык олы һәлакәт бит. Спектакль гомумкешелек өчен бүген ирексездән актуаль булган сорауларны күтәрүе, шушы җәһәттән уйландыруы белән дә әһәмиятле.
Фәнзәлия Бәдертдинова.