Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Дружный”да һәрчак күңелле!”

Хозур табигать кочагы, кошлар сайравы, саф һава... Шау-шулы шәһәрдән унике чакрым гына ераклыкта, Уфа районының Михайловка авылы янында урнашкан “Дружный” балаларны сәламәтләндерү лагере капкасын ачып керүгә үк күңелне рәхәт тынычлык биләп ала. Балаларның шат тавышлары килгән якка – спорт мәйданчыгына таба атлыйбыз. Шау-гөр килгән кызлар һәм малайларга якынлашкан саен медальләр чыңлавын, ихлас сөенү, алкышлау тавышларын ныграк ишетәбез. Бүген биредә “ГТО фестивале”н ябу, нормативларны уңышлы үтәгән балаларны бүләкләү тантанасы икән.
Без килгәндә “Дружный” балаларны сәламәтләндерү лагеренда “Геройлар вакыты” дип исемләнгән беренче смена тәмамланырга санаулы гына көннәр калган иде. Каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү өчен бирегә башкаладан гына түгел, бөтен республикадан 128 бала җыелган.
– Безнең лагерь – зур тарихлы. Ул 1972 елда хезмәт пионер лагере буларак ишекләрен ачкан. Совет чоры елларында шәһәр мохитендә үскән балалар биредә ял итеп кенә калмый, иҗтимагый-файдалы
Оглавление
    “Дружный”да һәрчак күңелле!”
“Дружный”да һәрчак күңелле!”

“Дружный”да һәрчак күңелле!”

Уфа районының Михайловка авылында урнашкан балаларны сәламәтләндерү лагеренда җиденче ел рәттән ял итүчеләр дә бар

Хозур табигать кочагы, кошлар сайравы, саф һава... Шау-шулы шәһәрдән унике чакрым гына ераклыкта, Уфа районының Михайловка авылы янында урнашкан “Дружный” балаларны сәламәтләндерү лагере капкасын ачып керүгә үк күңелне рәхәт тынычлык биләп ала. Балаларның шат тавышлары килгән якка – спорт мәйданчыгына таба атлыйбыз. Шау-гөр килгән кызлар һәм малайларга якынлашкан саен медальләр чыңлавын, ихлас сөенү, алкышлау тавышларын ныграк ишетәбез. Бүген биредә “ГТО фестивале”н ябу, нормативларны уңышлы үтәгән балаларны бүләкләү тантанасы икән.

Без килгәндә “Дружный” балаларны сәламәтләндерү лагеренда “Геройлар вакыты” дип исемләнгән беренче смена тәмамланырга санаулы гына көннәр калган иде. Каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү өчен бирегә башкаладан гына түгел, бөтен республикадан 128 бала җыелган.
– Безнең лагерь – зур тарихлы. Ул 1972 елда хезмәт пионер лагере буларак ишекләрен ачкан. Совет чоры елларында шәһәр мохитендә үскән балалар биредә ял итеп кенә калмый, иҗтимагый-файдалы хезмәткә дә җәлеп ителгән. Хәзер исә без балаларга актив, иҗади һәм сәламәт ял оештыру үзәге буларак эшлибез. Агымдагы елда бездә өч сменада 400гә якын бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытып, яңа уку елына көч туплаячак, – ди лагерь җитәкчесе Елена Сафина.
Иң элек шунысын әйтик, биш гектар мәйданда урнашкан “Дружный” лагеренда барлык шартлар да бар. 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар отрядларга бүленеп, чиста һәм уңайлы бүлмәләрдә яши. Санитар-гигиена таләпләренә җавап бирүче юыну урыннары, душ, хәтта кер юу өчен дә уңайлыклар булдырылган. Ял итүчеләрне спортка җәлеп итү өчен дә зур тырышлык салганнар. Спорт уеннары өчен резина өслекле, заманча җиһазлар куелган зур мәйданчык әллә каян үзенә җәлеп итә. Балаларны көненә биш тапкыр тукландыру оештырылган. Менюга кайнар ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр һәм сутлар да керә. Сер итеп әйтик: иң тәмле камыр ашлары – “Дружный”да! Аны биредә көненә ике тапкыр пешереп, балаларны сыйлыйлар.

Әти-әниләргә ял итүче сабыйлары өчен борчыласы юк, медицина һәм махсус сак хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсенә күз-колак булып, сәламәтлек һәм тәртип сагында тора. Кыскасы, балалар караулы, тамаклары тук, телефонда да утырмыйлар, урамда трай тибеп тә йөрмиләр. “Дружный”да күңелле лагерь тормышы “кайнап” тора. Көннең һәр сәгате һәм минуты бүленгән. Кызлар һәм малайлар фән, медиа, спорт, театр һәм IT буенча төрле юнәлешләрне үзләштерә, остаханәләрдә катнаша, үзләрен сәхнәдә сынап карый. Йоклау, ашау, зарядка ясау, җыештыру, төрле чараларда катнашу, уеннар, дискотека өчен махсус вакыт билгеләнгән. Вожатыйлар – педагоглар, практика үтүче студентлар балаларның һәр көнен мәгънәле һәм истә калырлык итү өчен зур эш башкара. Алар һәр баланың кызыксынуын, сәләтен исәпкә алып, конкурслар, иҗади бәйгеләр, спорт ярышлары оештыра. Шунысы игътибарга лаек, лагерьда биш һәм аннан да күбрәк ел хезмәт тәҗрибәсе булган кызлар һәм егетләр командасы эшли. Әйтик, өлкән вожатый Дарья Чабина нәкъ шундыйлардан.
– “Дружный” лагерена беренче тапкыр Казан инновацион университетында укыган чакта, 2022 елда килдем. Ниятем бер генә смена эшләп карау иде. Ләкин тату коллектив, балалар белән эшләү мине әсир итте. Без элекке вожатыйлар белән дә, ә алар 30лап кеше, тыгыз элемтәдә. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм кулы сузабыз, чаралар үткәрергә булышабыз, киңәшләр бирәбез, – ди Дарья.

Әйткәндәй, күпчелек вожатыйлар заманында үзләре дә шушы лагерьда ял иткәннәр. Өлкән вожатый ярдәмчесе Анастасия Булатова мәктәп эскәмиясеннән үк биредә, вожатый буларак дүртенче ел эшли. Ә физик тәрбия буенча инструктор Денис Байназаров беренче тапкыр монда 1989 елда “отработка” үтә. 1995 елдан ул яшь белгеч сыйфатында әлеге лагерьга эшкә килә һәм бүген дә биредә алыштыргысыз инструктор. Денис Радцил улы лагерь тормышына бик күп яңалыклар керткән тәҗрибәле остаз. Әйтик, “Дружный”дагы “ГТО фестивале” – аның шәхси проекты.

– Бу фестиваль яшь буынны спортка, актив тормышка җәлеп итү максатыннан булдырылды. Без лагерьда яшь категориясенә туры килгән күнегүләрне дөрес итеп эшләргә өйрәтәбез, кагыйдәләрне аңлатабыз. Нормативларны уңышлы үтәгән балаларны гына түгел, барлык катнашучыларны бүләклибез. Бу бик яхшы дәртләндерү чарасы, бездә чирканчык алган кызлар һәм малайлар соңыннан ГТОның чын медален бик җиңел ала, – ди ул.
Педагог спорт уеннарын аралаштырып, комбинацияләнгән ярышлар да оештыра һәм балалар аларда дәррәү катнаша.
Ә ял итүчеләр үзләре нинди фикердә соң? Кояшта медальләре елкылдаган кызлар һәм малайлар белән тиз генә әңгәмә корабыз. Кәефләреннән үк күренеп тора: өйләренә таралышырга һич кенә дә исәпләре юк! 21 көн эчендә лагерь тормышын, вожатыйларын шулкадәр яратып, үз итеп өлгергәннәр, хәтта вакытның узганын сизми дә калганнар. Мария Рудакова, Рената Шәйхрахманова, Адриана Черкасова – башкала кызлары. Алар инде башлангыч сыйныфлардан алып, ел саен шушы лагерьда ял итә.

– Мин монда җиденче ел киләм. Төрле лагерьларда ял иткәнем булды, әмма “Дружный” – Башкортстандагы иң шәп балалар лагере дияр идем! – ди Рената. Аңа отрядтагы кызлар һәм егетләр дә кушыла.
– Монда искиткеч яхшы вожатыйлар!
– Дуслык, бердәмлек хисе көчле!
– Тәмле итеп ашаталар!

Кызлар һәм егетләр һәркайсы күңелендәгесен әйтеп калырга ашыкты. Әйткәндәй, лагерьда без яшь дусларыбызны – Уфаның 84нче Татар гимназиясендә укучы апалы-энеле Дилбәр һәм Данияр Фазлетдиновларны очраттык. Алар икесе дә биредә беренче тапкыр ял итә.

– Безгә лагерьда бик ошый, – ди Дилбәр. – Һәр көнне ниндидер яңалык көтә: квест-уеннар, иҗади остаханәләр, бәйгеләр, махсус кунаклар белән очрашулар. Лагерьда күп яңа дуслар таптым. Алар белән аралашырга, киләсе елда да монда очрашырга сүз куештык.
Дөреслек балалар телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Бу урында “Дружный”да тәртип, дисциплина ягы да югары дәрәҗәдә куелуын билгелик. Шулай булмый ни, лагерь җитәкчесе Елена Сафина озак еллар балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булып эшләгән, отставкадагы подполковник. Хезмәттәшләре билгеләвенчә, аларның җитәкчеләре үсмерләргә карата сизгер, мәрхәмәтле, вакытында кирәкле сүзләр таба белә.

– Чыннан да, балалар безнең лагерьны бик ошата, смена тәмамланган көнне вожатыйларын кочаклап елау­чыларны күреп, үзебезнең дә күңелләр тула. Беренче сменада инде ял иткән кайбер балалар, алдан язылып куеп, икенче-өченче сменага да кала. Баштагы мәлдә әти-әниләрен сагынып, боегып торучы балалар да берничә көндә ачылып китә, яңа дуслар таба, иркен аралаша, һәр чарада актив катнаша. Бу, әлбәттә, балалар өчен бөтен күңелләрен биреп, онытылып ял итәрлек шартлар тудыручы коллективыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Безнең лагерьда ял иткән көннәре балалар күңелендә якты хатирә булып саклансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, – ди Елена Мөхәммәт кызы.
Җәйге каникулны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү һәр бала өчен бик мөһим. Саф һавада ял итеп, сәламәтлеген ныгытып мәктәпкә барган укучылар әллә каян күренеп тора. “Дружный” лагеренда ял итүчеләр дә кабатланмас матур көннәрне бик озак онытмас әле!

Динар Кәлимуллин фотосы.