Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Әтнә районы эпиграфик истәлекләре

Борынгы кабер ташларын тарихи чыганак буларак файдалану зур әһәмияткә ия, чөнки алар ярдәмендә бик күп мәгълүмат алырга мөмкин: авылның барлыкка килү вакытын, анда элек кемнәр яшәгән, нинди титулларга ия булганнар, нинди атаклы шәхесләр чыккан, халыкның белеме, мәдәнияте һәм рухи үсеше ни дәрәҗәдә булган һ.б. Иң күп ташъязма истәлекләр Казан арты төбәгендә сакланган. Мәсәлән, үзебезнең эпиграфик эзләнүләребез нәтиҗәсендә, бер Арча районында гына 1288 борынгы кабер ташы табылган иде. Әтнә районының борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгәнгә, андагы татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен берничә ел элек без фәнни экспедициягә чыккан идек. Шул рәвешле, XV гасырдан алып 1939 елга хәтле вафат булучы кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен эзләп табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Барлыгы 48 ав

Борынгы кабер ташларын тарихи чыганак буларак файдалану зур әһәмияткә ия, чөнки алар ярдәмендә бик күп мәгълүмат алырга мөмкин: авылның барлыкка килү вакытын, анда элек кемнәр яшәгән, нинди титулларга ия булганнар, нинди атаклы шәхесләр чыккан, халыкның белеме, мәдәнияте һәм рухи үсеше ни дәрәҗәдә булган һ.б.

Иң күп ташъязма истәлекләр Казан арты төбәгендә сакланган. Мәсәлән, үзебезнең эпиграфик эзләнүләребез нәтиҗәсендә, бер Арча районында гына 1288 борынгы кабер ташы табылган иде. Әтнә районының борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгәнгә, андагы татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен берничә ел элек без фәнни экспедициягә чыккан идек. Шул рәвешле, XV гасырдан алып 1939 елга хәтле вафат булучы кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен эзләп табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Барлыгы 48 авыл (юкка чыккан­нарын да кертеп) зиратында 1567 борынгы кабер ташы табылды. Бу бер район өчен гаять зур сан, чөнки Татарстанның башка район­нарында күпкә кимрәк ташбилге табылды.

Әтнә районы борынгы эпитафияләре­нең берникадәр өлешен кайбер галимнәр инде өйрәнергә өлгергәннәр һәм алар, нигездә, XIII–XVIII гасыр ташъязмаларына гына зур игътибар биреп, күбесен фәнни әйләнешкә кертеп җибәргәннәр. ХХ гасыр урталарында төрле галимнәр Казан арты төбәгендә археологик истәлек­ләр эзләгән һәм шул исәптән борынгы кабер ташларына да игътибар иткәннәр. Табылган материаллар нигезендә археологик карта­лар, альбомнар төзелгән. Атаклы галимнәребез Г. Рәхим, Һ. Йосыпов, М. Әхмәтҗанов Әтнә төбәге авылларында байтак борынгы кабер ташларын өйрән­гәннәр. 2015-2016 елларда Р. Мәрданов һәм И. Һадиев эпиграфик максатта Әтнә районындагы бөтен ташъязма истәлекләрне тикшерергә тырышканнар, әмма алар барлыгы 1477 ташбилге генә таба алганнар. Димәк, калган 90 таш, шул исәптән Казан ханлыгына караган кайбер кыйммәтле ядкәрләр аларның игътибарыннан читтә калган.

Иң күп ташъязма истәлеккә без Олы Әтнә авылында тап булдык (ике зиратында барлыгы 200 таш). Икенче урында Олы Мәңгәр саласы: 85 ташбилге табылды. Иске Өҗем авылында 82 (шул исәптән икесе авыл басуында) эпиграфик истәлек сакланып калганлыгын ачыкладык, димәк, әлеге сала ташлар саны буенча икенче урында саналырга хаклы. Югары Бәрәскә авылы хәзерге вакытта Түбән Бәрәскә сос­тавына кереп, атамасын югалткан, шул сә­бәпле, әгәр дә аларны бергә кушып санасак (Югары Бәрәскәдә – 47, Түбән Бәрәскәнең ике зиратында – 47 таш), барлыгы 92 бо­рынгы кабер ташы сакланган булып чыга. Яңа Өҗем, Кышлау, Мамыш, Олы Бәрәзә, Күлле-Киме, Күңгәр, Күәм, Иске Йогып авылларында да шактый күп ташъязма истәлек табылды.

Түбәндәге сылтама аша Арча районында табылган ташъязма истәлекләр турындагы китап белән таныша аласыз:

админ.татаровед.рф/uploads/libraries/original/13a66b01895deb79ff6623e98da84aa979bd7f1d.pdf?1775566930