Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

13 чемоданга сыйган музей

Ул – мәктәп музее, ләкин үзенчәлекле форматтагы, бер урында гына тормаучы, укучылар, хәтта балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре өчен дә тарихны хәрәкәткә китерүче – “Чемоданнардагы музей”.
Мәктәп директоры Миләүшә Сәхәветдинова билгеләвенчә, күчмә музей булдыру идеясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән көннәрдә туган. Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Наилә Назарова һәм педагог-китапханәче Тәнзилә Данькова җитәкчелегендә “Беренчеләр хәрәкәте”нең актив әгъзалары ел дәвамында зур эш башкарган. Эзләнүләр чормаларда яткан чемоданнарны барлаудан башланган. Авылның өлкән яшьтәге кешеләре мәктәп коллективының матур башлангычын хуплап, яшьлек хатирәләрен саклаган иске чемоданнарын һич кызганмый музейга тапшырган. Уртак көч белән алар тиз арада реставрацияләнгән. Шул ук вакытта команда төрле тематик экзпозицияләрне җыю эшенә дә тотынган. – Проект кысаларында күргәзмәне ачу тантанасын узган елның апрелендә үткәрдек. Ул чакта экспозицияләр биш чемоданга сыйган иде. Бүген исә безнең күчмә
Оглавление
    13 чемоданга сыйган музей
13 чемоданга сыйган музей

13 чемоданга сыйган музей

Дүртөйле районының Мәскәү урта мәктәбендә тарих хәрәкәткә килгән гаҗәеп урын бар.

Ул – мәктәп музее, ләкин үзенчәлекле форматтагы, бер урында гына тормаучы, укучылар, хәтта балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре өчен дә тарихны хәрәкәткә китерүче – “Чемоданнардагы музей”.

Мәктәп директоры Миләүшә Сәхәветдинова билгеләвенчә, күчмә музей булдыру идеясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгән көннәрдә туган. Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Наилә Назарова һәм педагог-китапханәче Тәнзилә Данькова җитәкчелегендә “Беренчеләр хәрәкәте”нең актив әгъзалары ел дәвамында зур эш башкарган.

Эзләнүләр чормаларда яткан чемоданнарны барлаудан башланган. Авылның өлкән яшьтәге кешеләре мәктәп коллективының матур башлангычын хуплап, яшьлек хатирәләрен саклаган иске чемоданнарын һич кызганмый музейга тапшырган. Уртак көч белән алар тиз арада реставрацияләнгән. Шул ук вакытта команда төрле тематик экзпозицияләрне җыю эшенә дә тотынган.

– Проект кысаларында күргәзмәне ачу тантанасын узган елның апрелендә үткәрдек. Ул чакта экспозицияләр биш чемоданга сыйган иде. Бүген исә безнең күчмә музей тематик яктан тагы да тулыланды, баеды. Әйтик, борынгыдан алып, XVIII гасырга кадәр чорны үз эченә алган көнкүреш әйберләре, Бөек Ватан сугышы, совет чоры экспонатлары, октябрят-пионер-комсомол оешмаларының эшен чагылдыручы атрибутлар, шулай ук СВОга багышланган бүлекләр бар. Ил тынычлыгын алгы сызыкта яклаучы егетләребез дә махсус хәрби операция зонасыннан алып кайтып, музейга шлемофон, берцылар, “Баха” позывнойлы яугирнең шлемын, шәхси документлар, фотолар тапшырды. Күрүегезчә, бездә бер чемоданга сыйган “Үлемсез полк” экспозициясе дә бар. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовик авылдашларыбызның кечерәйтелгән фотоларыннан тора. Хәзер инде чемоданнар саны унөчкә җитте. Ләкин бу чик түгел, чөнки тарихка битараф булмаучы авылдашларыбыз, якташларыбыз ярдәме белән алар тулылана бара, – ди Тәнзилә Шамил кызы.

Шунысы үзенчәлекле, коллектив күчмә музей белән кайларда гына булмаган. Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән “Батырлык дәресе”ендә, Дүртөйледә, Уфада узган күргәзмәләрдә. Хәтта мәртәбәле конкурс-фестивальләрдә югары бәя алырга да өлгергәннәр. “Чемоданнарда музей” проекты белән мәскәүлеләр “Экcпозиция” төбәк конкурсында, “Җиңү тәрәзәләре”, “Ватан” Бөтенрусия конкурсларында беренче урын яулап, мәктәпнең генә түгел, тоташ районның данын арттырган.

– “Чемодан-музей” мобиль булуы белән бикотышлы, экспонатлар бер урынга гына берекмәгән. Музей теләсә кайсы сыйныфка, балалар бакчасына, хәтта мәктәптән читкә дә “чыга” ала. Экскурсияне бинада да, ачык мәйданчыкта да үткәрергә мөмкин. Янә дә балалар экспонатларга үз куллары белән кагыла ала, сораулар бирә. Бу проект – укучыларга патриотик тәрбия бирүдә, Ватан белән горурлану, тарих белән кызыксыну тәрбияләүдә нәтиҗәле алым. Наилә Солтан кызы белән Тәнзилә Шамил кызы музей эшен күңел биреп, тырышып башкара һәм, иң мөһиме, укучыларны да үзләре артыннан ияртә, – ди коллективы белән горурланып, Миләүшә Рафаил кызы.
Унөч чемоданга сыйган музей... Бу – экспонатлар коллекциясе генә түгел, хәтерне саклаучы, ата-бабаларыбызның, бүген алгы сызыкта көрәшүче ир-егетләребезнең батырлыгын данлаучы, тыныч тормышның кыйммәтен аңларга өйрәтүче патриотик тәрбия үзәге дә.

Динар Кәлимуллин фотосы.