Фасил Әхмәтов көе, Рәдиф Гаташ сүзләре Бу көннәрне якты дию генә,
Алтын дию генә аз мәллә?!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Тирә-юньдә яшел яз мәллә? Бу күңелдә нинди шатлык хисе,
Каян килә җылы май нуры?!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры. Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? —
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры. Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? —
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Килде җиргә быел ике яз!