Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

👑«Кряшен чибяре-2026»👑 финалистлары арасында сораштыру уздырдык

«Матурлык» төшенчәсе асылын алар ничек аңлый?🥰 18 июльдә 🌿Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2025» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының 💫«Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар. Быел конкурсның финалында республиканың 6 төбәгеннән – Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Тукай районнарыннан – 10 кыз катнашачак👸🏾 ✨Алиса Сабаева: Матурлык ул – эчкерсезлек. ✨Полина Григорьева: Матурлык ул – тышкы кыяфәт кенә түгел, күңел яктылыгы. Ул әбиләр чиккә бистәрләрдәге бизәкләр, күңел чисталыгы, тыйнаклык. Чын матурлык рухи байлыкта чагыла. ✨Аделина Архипова: Матурлык ул – Кешенең төс-битендә генә түгел, ә эчке дөньясында да чагыла торган сыйфат. Ул — яхшылык, ихласлык һәм башкаларны илһамландыру сәләтедер. ✨Ирина Тимофеева: Матурлык ул – халкының ыру аша тапшырылган хәтере, киң күңеллелеге һәм яшәүне яратуы. ✨София Самойлова: Матурлык – күңел көзгесе. Чын матурлык тышта түгел, ә күңелдә: изгелектә, мәрхәмәтлелектә һәм кешелелектә. ✨Ана

👑«Кряшен чибяре-2026»👑 финалистлары арасында сораштыру уздырдык. «Матурлык» төшенчәсе асылын алар ничек аңлый?🥰

18 июльдә 🌿Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2025» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының 💫«Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар. Быел конкурсның финалында республиканың 6 төбәгеннән – Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Тукай районнарыннан – 10 кыз катнашачак👸🏾

✨Алиса Сабаева: Матурлык ул – эчкерсезлек.

✨Полина Григорьева: Матурлык ул – тышкы кыяфәт кенә түгел, күңел яктылыгы. Ул әбиләр чиккә бистәрләрдәге бизәкләр, күңел чисталыгы, тыйнаклык. Чын матурлык рухи байлыкта чагыла.

✨Аделина Архипова: Матурлык ул – Кешенең төс-битендә генә түгел, ә эчке дөньясында да чагыла торган сыйфат. Ул — яхшылык, ихласлык һәм башкаларны илһамландыру сәләтедер.

✨Ирина Тимофеева: Матурлык ул – халкының ыру аша тапшырылган хәтере, киң күңеллелеге һәм яшәүне яратуы.

✨София Самойлова: Матурлык – күңел көзгесе. Чын матурлык тышта түгел, ә күңелдә: изгелектә, мәрхәмәтлелектә һәм кешелелектә.

✨Анастасия Шумитова: Матурлык – үз халкыңны ярату, аның тарихын белү һәм бу байлыкны башкаларга да күрсәтү.

✨Дарья Дементьева: Матурлык – тышкы матурлык кына түгел, ә эчке гармония, ихласлылык, әйләнә-тирәдә һәм кешеләрдә гүзәллекне күрә белү. Эш-гамәлләребез матур, игелекле булырга тиеш.

✨Ангелина Мухина: Матурлык – кешенең күңелендә, аның яхшылыгында, шәфкатьлелегендә, игелекле эшләрендә, кешеләргә ярдәм итүендә, сабыр була белүендә.

✨Ангелина Солганова: Матурлык ул – күңел яктысы.

✨Альбина Михайлова: Матурлык – чисталык, пөхтәлек тышкы матурлык булса, эчке матурлык — үз-үзеңә ышаныч, эчкерсез елмаю, уйларың изгелектә булу.

Безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз, тиздән финалистларның һәркайсы белән сезне якыннанрак таныштыра башларбыз☺️

📸Фото: Эльмира Шрыкова

-2
-3
-4
-5