Күп кешеләр көтәргә алган акчаны, тапкан акча күк күреп кайтармыйлар, биргән кешене үкендерәләр. Кешедән акчаны сорап алганчы – ялына, ялвара, алган акчаны кайтарасы чагында озаклата, каршы әйтеп рәнҗетә, тиз аласың дип, яратмаган була. Түләргә көче җитеп, акчаны китерсә дә яртысын гына китерә, шунда да, акчаның иясен табышландырам дип, бик мактана, я түли алмаса, аны үз акчасыннан коры калдыра, аны дошман итә. Я алай итмәсә, алган акчасы өчен рәхмәт урынына аны шелтәли, хөрмәт итү урынына – хурлый. Күп кеше шундый усаллыктан көтәргә дә бирми, үз акчамны югалтырмын дип курка. Син, ничек булса да, кешене кызганучан бул. Хәер сораган кешене заркытма, бир.
⛪️Биргән вәгъдәңне җиренә җиткер, әйткән сүзеңне бозма; шулай итсәң, үзеңә кирәк булган нәрсәне тапмый калмассың
СегодняСегодня
1
~1 мин