Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Текст татарской песни «Көзнең матурлыгы алмада»

Мәсгудә Шәмсетдинова көе, Зөлфәт сүзләре Тупырдап алма коела
Җил исеп киткән саен —
Көзнең бөтен матурлыгы
Алмададыр, мөгаен… Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән! Кабынмассың! — Яшьлеккә мең
Янгын сыенып тора —
Кошлар очып үткәнгә дә
Алма коелып тора! Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән! Таңга табан әкрен генә
Йолдызлар бетте сүнеп…
Хуш исле авыр алманы
Икәү ашадык бүлеп. Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән!

Мәсгудә Шәмсетдинова көе, Зөлфәт сүзләре

Тупырдап алма коела
Җил исеп киткән саен —
Көзнең бөтен матурлыгы
Алмададыр, мөгаен…

Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән!

Кабынмассың! — Яшьлеккә мең
Янгын сыенып тора —
Кошлар очып үткәнгә дә
Алма коелып тора!

Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән!

Таңга табан әкрен генә
Йолдызлар бетте сүнеп…
Хуш исле авыр алманы
Икәү ашадык бүлеп.

Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән!