Байлар Сабасында яшәүчеләрне һәм кунакларны җәй башына багышланган бәйрәм кичәсенә чакырабыз! 🗓 Кайчан: 2026 елның 19 июне ⏰Вакыты: 17:00 📍Кайда: "Гаилә" паркы Саба район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен бай программа әзерләгәннәр: кычкырып уку һәм өлкәннәр өчен яңа китап белән танышу. Буыннарны берләштерә торган күңелле уеннар һәм викториналар. «Үз кулларыбыз белән иҗат итәбез» мастер-классы Балалар рәсемнәре конкурсы. Бу вакытны файдалы итеп уздыру, иҗат итү, уйнау һәм җәйне җылы компаниядә каршы алу өчен менә дигән мөмкинлек. Сезне паркта кичке ял сәгатендә көтәбез!