Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Карендәшләр 🇷🇺«Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылды

😍🙌 Әлеге Бөтенроссия акциясендә теләгән һәр кеше катнашты. Акция офлайн да, ВКонтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узды📱 👗Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләре үзенчәлеген, йола-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бу көнне урамнарда бәйрәм атмосферасы тудыру мөмкинлеге бирә. Катнашучылар 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарындагы фотоларын урнаштырды, милли киемнән бәйрәмгә чыктылар. Алар арасында карендәшләребез дә бар иде. 🌿Менделеевск районының Сәйтәк авылындагы карендәшләр Менделеевскида узган Дуслык парадында катнашкан. Анда карендәшләребез милли киемнәрдән чыкканнар. 🌿Тукай районының Борды авылындагы керәшеннәр дә Бөтенроссия «Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылган. Элгәреге керәшен киемнәреннән фотога төшеп, аны социаль челтәрдә урнаштырганнар. 🌿Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Фадеевлар гаиләсе дә керәшен кие

Карендәшләр 🇷🇺«Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылды😍🙌

Әлеге Бөтенроссия акциясендә теләгән һәр кеше катнашты. Акция офлайн да, ВКонтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узды📱

👗Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләре үзенчәлеген, йола-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бу көнне урамнарда бәйрәм атмосферасы тудыру мөмкинлеге бирә. Катнашучылар 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарындагы фотоларын урнаштырды, милли киемнән бәйрәмгә чыктылар. Алар арасында карендәшләребез дә бар иде.

🌿Менделеевск районының Сәйтәк авылындагы карендәшләр Менделеевскида узган Дуслык парадында катнашкан. Анда карендәшләребез милли киемнәрдән чыкканнар.

🌿Тукай районының Борды авылындагы керәшеннәр дә Бөтенроссия «Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылган. Элгәреге керәшен киемнәреннән фотога төшеп, аны социаль челтәрдә урнаштырганнар.

🌿Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Фадеевлар гаиләсе дә керәшен киеменнән төшкән фотоны #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән интернетка куйганнар.

Керәшен Сәрдәсеннән Рәкыя Никитина үзенең кызы Альбина, кияве Валерий һәм оныклары Ксения, Анатолий – барысы да акциядә бердәм катнашканнар.

🌿Теләче районының Субаш авылындагы карендәшләребез дә акциядә онлайн катнашып, матур фотоларын урнаштырганнар.

🌿Сарман районының Түбән Чыршылы авылында яшәүче керәшен түиләре дә «Россия көненә — милли киемнән» акциясенә кушылганнар.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8