Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Бүген туйлар көне! Датасы матур шул – 26.06.26

💋 Районыбыз ЗАГСында бүген бер-бер артлы никахларны законлы теркәүнең 5 тантанасы булып узды. Мондый күренешнең инде соңгы елларда булганы юк. Беренче бәхетле пар 11.00 сәгатьтә язылышып, кенәгәләрен кулларына тотып, җитәкләшеп чыгып китте. Базарлы Матак авылы яшьләре ­– Никита Федонин белән Айсылу Гарифуллина иде ул. Никита Алексеевич махсус хәрби операциядә катнаша. 2024 елдан бирле Ватан сагындагы егет 2 атналык кыска ялы вакытында сөйгәне һәм үзе өчен шундый зур бүләк ясарга кылган карарын тормышка ашырды. Сагынып көтәр кешесе янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуын һәм бик бәхетле пар булып яшәүләрен теләп калабыз. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.

Бүген туйлар көне! Датасы матур шул – 26.06.26💋

Районыбыз ЗАГСында бүген бер-бер артлы никахларны законлы теркәүнең 5 тантанасы булып узды. Мондый күренешнең инде соңгы елларда булганы юк.

Беренче бәхетле пар 11.00 сәгатьтә язылышып, кенәгәләрен кулларына тотып, җитәкләшеп чыгып китте. Базарлы Матак авылы яшьләре ­– Никита Федонин белән Айсылу Гарифуллина иде ул.

Никита Алексеевич махсус хәрби операциядә катнаша. 2024 елдан бирле Ватан сагындагы егет 2 атналык кыска ялы вакытында сөйгәне һәм үзе өчен шундый зур бүләк ясарга кылган карарын тормышка ашырды. Сагынып көтәр кешесе янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуын һәм бик бәхетле пар булып яшәүләрен теләп калабыз.

| 📰Новости Алькеевского района📸

MAX-канал - подпишитесь.

Вконтакте - подпишитесь.

Сайт - посмотреть.