Туганлык җепләре һәрчак нык булсын!
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Казандагы зур гастрольләре эзеннән
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Казанда җиденче тапкыр узган гастрольләре татар театрының тууына 120 тулуга багышланды. Гастрольләр Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында барды. Коллектив Казан тамашачысына алты көн дәвамында сигез спектакль күрсәтте. Шул рәвешле ике республика, ике бертуган театр арасындагы дуслык җепләре яңа аралашулар, яңа вакыйгалар һәм сәгадәтле мизгелләр белән баеды һәм тагын да ныгыды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Казанга беренче гастрольләре 1994 елда оештырылды. Шул вакыттан килгән тамашачының кайнар сөюе яисә “беренче мәхәббәте” бүген дә сүрелми һәм ул гомергә, дип ышанасы килә. Ә театр тәнкыйтьчеләренең: “Уфада югары профессиональ дәрәҗәдә эшләгән көчле татар театры туган” дигән бәясе – коллектив өчен бүген дә югалтырга һич ярамый торган югары дәрәҗә булып тора. Алдагы гастрольләр 2000, 2007, 2016, 2019, 2023 елларда узды. Аларның һәрберсе Казан тамашачысын Уфадагы татар театрының иҗаты белән таныштырды. Еш кына гаҗәпләндерде, сокландырды да. Сәхнә осталыгы белән генә түгел, репертуары белән дә. Монда әлегә кадәр бер дә куелмаган әсәрләр сәхнәгә менде, онытылган драматургларның исемнәре яңгырады. Иҗат стиле, сәхнә традицияләре белән дә аерылып торды. “Нур” үзенең күтәренке рухтагы романтик спектакльләре, музыкаль әсәрләре белән дан тота. Казанлылар бу традицияләрне һәрвакыт яратып кабул итте һәм итә. Бүген Казанның үзендә дә музыкаль спектакльләр, романтик рухтагы әсәрләр күп куела. Димәк, “Нур” театраль конъюнктураны алдан күрә белгән. Тамашачы моны хәтерли, әлбәттә.
Гастрольләр арасындагы вакыт төрлелеге репертуарга һәм башка оештыру мәсьәләләренә бәйле булса, театрның әлеге директоры Фирзәт Габидуллин тырышлыгы белән бу мәсьәләгә тулы ачыклык кертелеп, матур традиция рәвешенә җиткерелде – “Нур” театры Казанда чыгышларын ике ел саен оештырачак.
Әлегә кадәр гастрольләр Г. Камал театрының тарихи бинасында узган булса, быелгы чыгышлар беренче тапкыр аның яңа сәхнәсендә үтте. Яңа театр бинасының колачы, заманча эшләнеше һәм техник яктан җиһазландырылуы шаккатыргыч. 2025 елның июнендә “Нур” театры артистлары бу сәхнәгә беренчеләрдән булып XVII Халыкара театр фестивале кысаларындагы “Нәүруз” программасында “Туташ” спектакле белән аяк басты. Әйтерсең, гасырлар аша Сәхибҗамал туташның хыялы тормышка ашты. Аның исеме, аның “Нур”ы Казанда кайнар алкышларга күмелде.
Гастрольләр, гадәттә, колачлы, классик әсәргә нигезләнгән спектакльләр белән башлана һәм тәмамлана. “Нур” бу традицияне бозмады һәм ачылу көнендә Казан тамашачысына татар драматургы, совет классигы Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Тау” спектаклен тәкъдим итте. Казанлылар өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Беренчедән, билгеле режиссер Айдар Җәббаровның “Нур”дагы эше кызыксыну уятса, икенчедән, “Тау” 2025 елгы театр сезоны нәтиҗәләре буенча Русия милли премиясе – “Алтын битлек” фестиваль-конкурсының номинанты дип игълан ителгән әсәр. (Әйткәндәй, шушы көннәрдә “Тау” спектакле “Алтын битлек” мәртәбәле премиясенә лаек булды. Бу хакта “Кызыл таң” гәзитенең 23 июнь санында язылды).
Гастрольләрнең тәүге спектакле беренче кичтән үк тамашачы күңеленә юл салды. Аянычлы мәхәббәт тарихына корылган “Тау” әсәре үз эченә бик күп темаларны сыйдырган. Ике гашыйк язмышы аша илебезнең бөтен тарихы күз алдыннан үтә. Бүген бик актуаль булган проблемалар да читтә калмый. Иң мөһиме, спектакльнең жанры изге әманәт дип билгеләнә һәм ул тулысынча үзен аклый. Әсәрне караган һәр кешенең күңеленә ата-бабаларыбызның буыннан-буынга тапшырган изге васыяте, рухи кыйммәтләре турында тирән уйлар салына. Айдар Җәббаровның “кулы”, кую стиле һәм фәлсәфәсе белән яхшы таныш булган театр җәмәгатьчелеге “Нур”дагы “Тау” аша режиссерны яңа яктан ачты дисәк тә ялгыш булмас. Гастрольләрнең тумышы белән Башкортстанның Яңавыл районыннан булган татар шагыйре һәм драматургы Илдар Юзеевның әсәре белән ачылу да икеләтә мөһим мәгънәгә ия булды. Беренчедән, ул ике республика арасында дуслык һәм туганлыкны чагылдырса, икенче яктан, Башкортстан татарларының милли әдәбият-сәнгатьне үстерүгә керткән өлешен ассызыклый.
Икенче көнне нурлылар күптән көтелгән бүләк белән чыгыш ясады. Татар мәдәнияте дөньясында күбрәк кино сценарийлары авторы, режиссер буларак танылган Нурания Җамалиның үткән сезонда “Нур” сәхнәсендә беренче тапкыр пьесасы куелды. “Яшьлегең ишек шакыса” (режиссеры – Илдар Вәлиев) лирик комедиясе традицион гаилә кыйммәтләрен игътибар үзәгенә ала һәм күптән Уфа тамашачысының сөюен яулады. Автор премьерада коллективка рәхмәтләрен җиткереп, спектакльгә үзенең югары бәясен бирде. Шулай да Казандагы дебюты өчен иң зур дулкынланучы – автор үзе булгандыр. Тик урынсыз шикләр тамашачының алкышлары астында югалып калды. Шундый ук зур кызыксыну һәм сынауны Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт элмәге” музыкаль комедиясенә дә үтәргә туры килде. Спектакльгә билетлар бер ай элек сатылып бетү – шуның ачык дәлиле. Илгиз Зәйниев бүгенге көндә иң күп һәм еш куелган билгеле драматург. Аның әсәрләре кайсы гына театрда куелмасын, репертуарда беренче хитка әйләнә. Әйткәндәй, автор үзе “Нур”да куелган әсәрен беренче тапкыр күрде һәм канәгать калды. Тамашачы да бу спектакльне бик яратып кабул итте.
Башкортстан драматурглары гастрольләр афишасының яртысын тәшкил итте: Нәҗиб Асанбаевның “Киң урамнар тар иде” музыкаль комедиясе (режиссеры – Зиннур Сөләйманов), Рим Хәсәновның “41нең көзендә” драмасы (режиссеры – Зиннур Сөләйманов) һәм Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” спектакле (режиссеры – Илсур Казакбаев) тамашачыны төрле темаларга сөйләшергә чакырды. Беренчесе мюзикл жанрында куелып, 60нчы елларга, стилягалар чорына алып кайтты һәм үзенең яктылыгы, чагулыгы, җиңеллеге, матурлыгы белән тамаша залын әсир итте. “41нең көзендә” драмасы, чын мәгънәсендә, аларны тетрәндерде. Иң элек, әлбәттә, ул билгеле композиторның әсәре булуы белән зур кызыксыну уятты. Исеменнән күренеп торуынча, ул Бөек Ватан сугышы темасына багышлана, ләкин авторның уй-фикерләре, уйланулары ветераннарның батырлыгын яктыртуга гына кайтып калмый, ә тормышыбызның бик күп җитешсез якларын да каләм өстенә ала. Тирән фәлсәфәгә корылган диалоглар, кытыршы холыклы геройлар, Рим Хәсәновның гениаль музыкасы – бар да тамашачының йөрәгенә үтеп керде. Спектакльдән соң бик күп матур фикерләр яңгырады. Гомумән, Казан тамашачысы җитди, тирән фәлсәфәле спектакльләр карарга, уйланырга, анда корылган табышмакларны чишәргә ярата. Шундый театраль образлар, сәхнә метафоралары, үзенә генә хас куелыш стиле белән аерылып торган һәм “Нур” театрының репертуарында заманча яңгыраш алган Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” спектакле Казанда аеруча зур уңышка иреште. Бүгенге татар театры сәнгатендә иң көчле спектакльләрнең берсе дигән фикер яңгырады журналистлар тарафыннан.
Гастроль афишасы көчле спектакльләргә бай булды. Бүгенге Русия драматургиясе дә урын алды анда. Сүз Василий Товстоноговның “Кар” спектакле (режиссеры – Гүзәл Абушахманова) турында. Четерекле теманы күтәреп чыккан һәм Уфа тамашачысында каршылыклы фикерләр тудырган бу спектакль Казанда үз тамашачысын тапты. Беренче бүлек тәмамлангач, тамаша залындагы тынлык хәйран калдырды. Беркем беренче булып залдан чыгып китәргә, спектакль вакыйгаларыннан аерылып, реаль тормышка кайтырга базнат итмәде. Ахырда да бу хәл кабатланды. Сер түгел, мондый фәлсәфи әсәрләрдән соң артистлар өчен иң кадерлесе – залдагы тынлык. Тулышып ташкан, йөрәкләргә сыймаган тынлык. “Кар” коллективка нәкъ шундый кадерле мизгелләрне бүләк итте. Әйткәндәй, үткән елның ноябрь аенда бу спектакль белән театр беренче тапкыр чит илгә, Белоруссиягә “Чиксез театр” фестиваленә барды һәм анда да бик уңышлы чыгыш ясады.
Сүзебез афишаның йөзек кашы саналган, безнең өчен бик кадерле булган “Туташ” спектакленә килеп җитте. “Туташ”ны Казан күптән көтте. Гастрольләрнең генә түгел, гомумән татар театры, татар мәдәнияте дөньясында вакыйга булып яңгыраган бу әсәр бөтен татар җәмәгатьчелегенең игътибарын яулады. Г. Камал театрында легендар шәхесебез Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган спектакль ике тапкыр куелды. Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” пьесасы буенча. “Нур” театрының спектакле исә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романы һәм пьесасы буенча сәхнәләштерелде. Аны куючы режиссер Азат Җиһаншин әйтүенчә, бу әсәр Сәхибҗамал турында гына түгел, гомумән, бөтен сәнгать кешеләренең язмышы турында. Беренче карашка, матур тормыш – кайнар алкышлар, халык сөюе, ә аның бәясе ачы һәм аянычлы. Туктаусыз көрәш, йокысыз төннәр, нәтиҗәдә – ялгызлык, бетмәс әрнүләр. Сәхибҗамал да беренче артистка исеме алуына, халкы һәм милләте өчен бихисап эшләр башкаруына карамастан, бик аянычлы һәм фаҗигале тормыш юлы үтә. Тирән психологизмга корылган бу спектакль йолдыз турында түгел, ә кеше турында, күңел турында. Һәм ул таләпчән Казан тамашачысының сынавын лаеклы үтте. Казан “Туташ”ны кайнар алкышларга күмде. Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаның күңелендә “Сәйяр” труппасыннан, Казаннан аерылып киткәннән бирле, яңадан башкалага кайту хыялы яши. Үз труппасы, үз “Нур”ы белән, әлбәттә. Вакытында моның өчен ул күпме генә тырышлык салмасын, аны тормышка ашыру мөмкин булмый. Төрле сәбәпләргә бәйле. Гражданнар сугышы елларында ул Казанга киткән җиреннән үз труппасыннан аерылып, юллары өзелеп, “аклар” камалышында кала. Гасырдан артык вакыт үткәч кенә, ул сөекле Казанына әйләнеп кайта. Үз “Нур”ы белән. Аның исеме, аның рухы кайта. Шул ук көнне спектакль алдыннан коллектив Татар зиратында беренче татар актрисасының каберенә чәчәкләр салып, аның якты рухы алдында баш иде.
Гастрольләр символик рәвештә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” спектакле белән тәмамланды. Алдан әйтеп үтүемчә, бу көнне “Нур” театры коллективын һәм тамашачыларны рәсми чаралар көтә иде. Шул исәптән, бик күп матур бүләкләүләр. Тантананы рәсми рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров ачты һәм коллективны уңышлы гастрольләре белән котлады. Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов “Нур” театры артистларына һәм хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән артистлар Эльвира Бигалиева, Илгизә Муллабаева, Лилия Таҗетдинова, Илшат Салаватов, Айдар Хөснетдинов бүләкләнде. Ведомствоның Мактау грамоталары белән Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Айрат Фатыйхов, әдәби драматургия бүлеге җитәкчесе – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Заһидуллина, театрның сату һәм тамашачыны оештыру бүлеге баш администраторы Гөлнара Габбасова бүләкләнде.
Театрның әйдәп баручы артистлары Татарстаннның югары исемнәренә лаек булды. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының баш режиссеры Азат Җиһаншинга Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем тапшырылды. Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме белән бүләкләнде.
Театрның директоры Фирзәт Габидуллин Галиәсгар Камал театры коллективына һәм аның художество җитәкчесе Илгиз Зәйниевка Башкортстанның мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов исеменнән гастрольләрне югары дәрәҗәдә оештырган, теләктәшлек, һәм ярдәм өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Ә тамашачыларга иң олы йөрәк хисләрен, тамаша залларын тутырып көн дә спектакльләргә йөргәннәре, “Нур” театрының чыгышларын һәрвакыт яратып, сагынып көтеп алганнары һәм иҗатына югары бәя биргәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Казан тамашачысының зәвыгы, кунакчыллыгы безнең гастрольләребезне онытылмаслык итте! Тугандаш республикаларда яшәп, иҗат итеп, туганлык җепләрен ныгытучы театр коллективларына алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын!
Гөлнур ЗАҺИДУЛЛИНА.