🌷Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов котлады. 🌷Сәвия Гаян кызы Шәрәфиева 1936 елның 10 июнендә Саба районының матур Мишәбаш авылында дөньяга килә. Әтисе Мөхәммәтгаянны бик яшьли югалтып, 40 көнлек сабый чагында әнисе җилкәсендә өч бала кала. Авыр сугыш елларында ачлык, михнәтләрне күреп үсә. Ашарга булмагач, әниләре кычытканнан, кузгалактан аш пешереп калдыра торган булган. Черек бәрәңгедән күмәч ясап, басудан арыш башларын җыеп, юкә кабыгын киптереп, аны тегермәннән чыгарып, шуннан да күмәч ясап ашаганнар. Өйләрен җылыту өчен пичкә көлтә-көлтә салам якканнар. Сәвия апа мәктәптә 5 сыйныф белем ала, аннары тавык фермасына эшкә керә. Яшь кыз чагында ул кыш буе Сабабашта урман кисүдә, Калининград өлкәсендә торф чыгаруда һәм 2 елдан артык Свердловск шәһәрендә төзелеш эшләрендә эшли. Дәвамы безнең МАХ-та.
🌷Мишәбаш авылында яшәүче Сәвия Шәрәфиева үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте
ВчераВчера
~1 мин