Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Бөкре

Гөлчирә Галимова. Алтынчы бүлек. Урманны яратмаган кеше бар микән соң ул дөньяда? Җәй, ул урманның иң матур чагы дип әйтсәң дә дөрес буладыр. Табигать үзенчә урманны баеткан, кура җиләге, җир җиләге, чикләвек, балан, әле бу урман байлыгының бер өлеше генә. Урманның саф һавасын әйтеп тә, аңлатып бетереп тә булмый. Бәлки Люда да шушы матурлыкка гашыйк булгандыр, йөрәге белән урманга бәйле, урманны якын күрәдер. Урманны яратмаган кеше бар микән соң ул дөньяда? Җәй, ул урманның иң матур чагы дип әйтсәң дә дөрес буладыр. Табигать үзенчә урманны баеткан, кура җиләге, җир җиләге, чикләвек, балан, әле бу урман байлыгының бер өлеше генә. Урманның саф һавасын әйтеп тә, аңлатып бетереп тә булмый. Бәлки Люда да шушы матурлыкка гашыйк булгандыр, йөрәге белән урманга бәйле, урманны якын күрәдер. Чыннан да, ничек гашыйк булмыйча була әкияттәгедәй биргән матур табигатькә.
Люда бүген башка көнгә караганда соңрак уянды. Әкрен генә урыныннан торды, юынып, үзен рәткә китереп, чәй куеп җибәрде. Озакламый ә

Гөлчирә Галимова. Алтынчы бүлек. Урманны яратмаган кеше бар микән соң ул дөньяда? Җәй, ул урманның иң матур чагы дип әйтсәң дә дөрес буладыр. Табигать үзенчә урманны баеткан, кура җиләге, җир җиләге, чикләвек, балан, әле бу урман байлыгының бер өлеше генә. Урманның саф һавасын әйтеп тә, аңлатып бетереп тә булмый. Бәлки Люда да шушы матурлыкка гашыйк булгандыр, йөрәге белән урманга бәйле, урманны якын күрәдер.

Урманны яратмаган кеше бар микән соң ул дөньяда? Җәй, ул урманның иң матур чагы дип әйтсәң дә дөрес буладыр. Табигать үзенчә урманны баеткан, кура җиләге, җир җиләге, чикләвек, балан, әле бу урман байлыгының бер өлеше генә. Урманның саф һавасын әйтеп тә, аңлатып бетереп тә булмый. Бәлки Люда да шушы матурлыкка гашыйк булгандыр, йөрәге белән урманга бәйле, урманны якын күрәдер. Чыннан да, ничек гашыйк булмыйча була әкияттәгедәй биргән матур табигатькә.
Люда бүген башка көнгә караганда соңрак уянды. Әкрен генә урыныннан торды, юынып, үзен рәткә китереп, чәй куеп җибәрде. Озакламый әтисе кайтырга тиеш, ул бүген үз эшләре белән урман карарга китте. Әйе, аның әтисе урман сакчысы, урман табибы дисәң дә дөрес булыр иде. Нәрсә генә эшләми бит ул, авыру агачларны кисә, җәнлекләрне тикшерә, хаттә яралыларны өйгә дә алып кайта. Әнә рыжик үзе ни тора. Әтисе аны урманга кире җибәрсә дә , вакыты белән ул кире кайта. Тукта, Нина Игоревна кич кунарга калды түгелме? Ул кая икән, дип Люда ишегалдына чыкты. Әйе, чыннан да ул китмәгән, йорттан ерак түгел генә үскән шомыр агачын кочаклап Нина Игоревна басып тора иде. Люда аны күрүгә, бераз көлә төшеп:
- Бүген нинди теләкләрегез бар инде Нина Игоревна? Бәлки миңа да әйтерсез, аннары бергә теләр идек.
Нина Игоревна кызга таба борылып карады, елаудан кызарынган битләрен күреп кыз янә сүз башлады:
- Сез нигә елыйсыз? Нәрсә булды?
- Шатлыктан елыйм, шатлыктан.. Кара нинди матурлык, шул матурлыкны күрү үзе бер бәхет бит ул Люда. Кара, кара, агачлар чәчәк ата, дөнья нинди матур, нинди хуш ис таралган, менә мин шуларны иснәп, матурлыкка сокланып күңелем бераз җебеп китте.- диде Нина Игоревна акланырга тырышып, гәрчә бу дөрес булмаса да.
Чәй әзерләп, көлешә-көлешә чәй эчкәндә Михаил да кайтып керде. Күңелләре күтәренке икәнен күреп:
- Бик яхшы, минем сезнең белән сөйләшер сүзем бар, аеруча синең белән кызым. Мине бүлдермичә генә тоңла әле ярыймы? Кызым син үстең инде, мине аңларсың дип уйлыйм. Мин күптән ялгыз, шуңа күрә өйләнәсем килә, әгәр мин Нина Игоревнага өйләнәм дисәм каршы булмассыңмы?
Люда бер әтисенә, бер укытучысына карап:
- Мондый үги ана турында хыялланып кына була, үзе риза булса мин бик шат булыр идем.- дип башта әтисен, аннары укытучысын кочаклап алды.
Бу чыннан да күктән төшкән бәхет иде. Михаил белән Нина озакка сузмыйча никах үткәрде. Нина ял көннәре алып Михаил янына күченеп килде. Хәзер инде Люда янында, үзе урманда йөргәндә кеше булуы Михаилны шатландырды. Укытучы белән кыз арасындагы мөнәсәбәт тә башка юнәлеш алды. Алар тагын да якынайды, хәзер инде Люда үзен борчыган нәрсәләр турында да Нина белән уртаклашты. Алар урманның матурлыгыннан сокланып, кошлар сайравын тыңлап, тиеннәр артыннан күзәтеп күп вакытны бергә үткәрде. Балалар да онытып бетермәде. Артёмның әтисе автобус йөртүче булып эшләве дә файдага булды. Ике атнага бер балаларны Люда белән вакытны бергә үткәрер өчен урманга алып барды. Әлбәттә инде укытучы яннарында булу да зур роль уйный иде. Балалар бергәләшеп уйнау гына түгел, йорт эшендә дә актив катнаштылар, яшелчәләр утыртылган түтәлләрне чүп үләненнән чистарту дисеңме, су сибү дисеңме, бар да булды, куяннар ашату аеруча кызык булды. Балаларның урманнан бер генә дә китәселәре килмәде. Кызганычка каршы бәхетле мизгелләрнең дә бетә торган гадәте бар икән. Җәй ахырына якынлашкан көннәрнең берсендә Люда үзен начар хис итә башлады. Аны тиз арада хастахәнәгә алып бардылар. Табиблар сүзе буенча авыру кинәт көчәя башлаган һәм аны туктату мөмкин түгел. Табиб әйткән сүз яшен суккан кебек була. Ничек шулай була ала? Әле кайчан гына Люда үзен яхшы хис итте бит, балалар белән урманда уйнады, көлде. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Бу хәбәргә берсенең дә ышанасы килмәде.
Инде бер атна үтте, ә Люданы һаман реанимация бүлегеннән чыгармадылар. Ике гаилә чиратлап хастахәнәдә кизү торды. Бу авыр минутларда һәрберсе үз уй- фикерләренә кереп киткән иде. Ниһаять бала үзен яхшырак хис итә дип Люданы палатага чыгардылар. Әлбәттә бу инде зур шатлык иде. Алар Люда терелә төшәр, яңадан аларны шатландырырга өйгә кайтыр дип көтте. Ләкин бу алай түгел иде, палатага чыгып, ике көн булды дигәндә, Люда янә үзен начар хис итә башлады. Ул көнне сизгән кебек алар барысы да бергә, Люда янында җыелды. Люда аларның борчулы йөзләрен күреп:
- Сез мине үлә дип уйлыйсыз инде шулаймы? Мин үлмим, мин бит фәрештә, ә фәрештәләр алар үлми. Менә минем дә канатларым чыгарга вакыт җитте ахыры Нина апа. Син бит үзең әйттең, хәтерлисеңме? Фәрештәләр канат чыгарып, күккә, чын әти - әнисе янына очалар, аннары күктән безне күзәтәләр дидең. Менә минем чират җитте, әни, Влад абый, сез тагын бер баланы бәхетле итә аласыз, минем кебек бәхетле итә аласыз, өмет, өмет сезне күптән көтә инде. Әти, Нина апа, ә сезне бүләк көтә, сез миңа энекәш алып кайтасыз. Әйе, мин беләм, мин бит фәрештә.
Люда авыр сулап күзен йомды. Соңгы тапкыр күз яшьләре аның бите буйлап агып төштеләр. Туганнары аңа карап, нәрсә әйтергә белми басып тордылар, курыктылар, әйе, күз яшьләрен кызларына күрсәтергә курыктылар. Ә Люда янә күзләрен ачып, һәрберсен күзе белән йөреп чыкты да:
- Белсәгез иде мин сезне ничек яратканымны.... рәхмәт сезгә мине яклап, мине саклап яшәгәнегез өчен. - дип, янә аларга елмайды да, мәңгегә күзен йомды. Хәзер инде берседә күз яшен тоеп тора алмады. Авыр, бик авыр булды. Һәркайсы үз кайгысына кереп бикләнде. Йөрәк ярасын , уй, хисләрен бик озак шул төзәтү. Бала югалтудан да авырырак нәрсә бар икән? Бу кичерешләр бик тирән эз калдырды.
Яңа уку елы башланганда да, Люда укыган сыйныф балалары өчен авыр югалту кичергәннеге күренеп тора иде. Сыйныф стенасында, зур хәрефләр белән "" Безнең фәрештәбез"" дип язылган сүзләр астында, Люданың фотосүрәте тора иде.
Тормыш алга таба атлады. Инде Люда үлгәнгә дә бер ел вакыт үтте. Влад белән Света әле һаман йөрәк ярасын төзәтеп бетерә алмады. Бер көнне ашап утырган вакытта Света сүз башлап:
- Влад, бәлки вакыты да ул түгелдер, тик әйтәсем килә. Люда бит безгә тагын бер бала бәхетле итә аласыз диде.
-Беләсең бит инде, син миннән бала таба алмыйсың, нигә минем йөрәгемне тагын да каты яралыйсың?
- Беләм, тик мин башка нәрсә турында әйтәм. Бәлки балалар йортыннан алырбыз?
яул бит безгә сезне өмет көтә диде. Влад утырган җиреннән сикереп торды да, Светаны кочагына алып:
- Белсәң иде бу сүзләреңне күпме көткәнне, мин җүләр әйтергә куркып йөрдем.
Шулай эшләргә сөйләшеп, эшне озакка сузмыйча алар шәһәргә юл алды. Балалар йортына барып, нинди документлар җыярга икәнен белешеп, ике атна дигәндә яңадан балалар йорты ишеген ачып керде. Балалар йорты директоры аларга нишләргә икәнен аңлатып:
- Беренче сезне балалар белән таныштырабыз. Үзегезгә ошаган баланы сез башта берничә тапкыр кунакка алып китәсез, әгәр дә арадагы мөнәсәбәтләр яхшы була икән, без документка кул куябыз.
- Без сүзебездән кире кайтмыйбыз. Бәлки бүген үк балалар белән таныша башларбыз. - диде Света уңайсызланыбрак. Директор исә ризалашып:
- Әйдәгез, балалар хәзерге вакытта уен бүлмәсендә, барысында карап күзәтеп утыра аласыз.- дип, аларны озын коридор аша бер бүлмәгә алып керде. Ишектән керүгә, берничә минут тын торгач, Влад белән Света, тәрәзә кырыенда басып торган кызга карап, бер авыздан әйткән кебек, икесе бер юлы:
- Люда.
- Директор аптырап, аларга карады да:
- Сез Надяга карап әйтәсезме, ул Люда түгел, ә Надя, Надежда.
Тәрәзә янында, Люданың кечкенә чагындагы копиясе басып тора иде, аның кебек үк янып тора торган җирән чәч, аның кебек үк зәңгәр күзле. Влад аптыравын яшермичә:
- Моның булуы мөмкин түгел. Кем ул?
- Надюша, аңа алты яшь. Әнисе роддомда ук анардан баш тарткан. Ә сез, сез кемгә ошаттыгыз?
- Безнең кызыбызга бик ошаган.- диде Света күз яшен сөртеп, стенага сөялде.Ә Влад Надя янына килеп, аны кочаклап алды да:
- Кызым, мин синең әтиең, белсәң иде без сине күпме эзләгәнне, ниһаять таптык.
Кыз аңа сынаулы карашын ташлап:
- Дөресме?
- Әйе кызым, бик күп эзләдек, бик сагындык сине, әнә әниең дә басып тора -дип Светага күрсәтүе булды, Надя кычкырып җибәрде:
- Әти, әтием, мин дә сезне бик сагындым- дип Владны кочаклады. Света түзмәде алар янына килеп, Надяның башыннан сыйпап , битләреннән, майгаеннан үпте, бөтен гәүдәсен тотып чыкты да:
- Белдем, белдем кызым, син мине калдыра алмаганыңны белдем. Мин сине бүтән беркемгә дә бирмим, кызым минем, кызыыым.- дип буыла, буыла елады. Аның күз яшеннән Надежданың күлмәкләре, битләре югешләнде. Света иренә карап:
- Менә, менә безнең өметебез, Люда әйткән өмет.. кызым минем, сүз бирәм, мин бик яхшы әни булырмын.
Директор күзеннән чыккан яшь бөртекләрен сөртеп, янында басып торган тәрбиячегә:
- Бу баланы бәхетле киләчәк көтә, ул яхшы кулларда - диде.
Влад белән Света берничә көн эчендә баланы өйгә алып кайтылар. Бүген алар Михаил белән Нина янына кунакка килделәр. Надяны күргәч аларның да аздан гына йөрәкләре туктамады. Шул хәтле ошаганлык, аларны аяктан бәреп екты дисәң дә була иде. Тәмле итеп шатланышып чәй эчеп утырган вакытта, Нина да Влад белән Светага яхшы хәбәр җиткерде, озакламый аларның гаиләсендә яңа тормыш башлана, алар бәби көтә.
- Әйе, Люда чыннан да фәрештә булгандыр, ул бит шулай буласын алдан әйтте.- диде Михаил, аннары өстәп- Без ул теләгәнчә бәхетле булырга тиеш, күз яшьләрен артта калдырып, яңа тормыш юлыннан китәргә тиеш, ул безне күзәтеп, безнең өчен шатланып торсын.
Шулай булачак та. Яңа яуган яңгыр тамчылары кайгы хәсрәтне юып алыр, яңа тормыш башланыр.

Әсәр тәмам.

Гөлчирә Галимова.