Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🌼🌿Олы Кибәче авыл җирлегендә Сабантуй гөрләп узды

🌼🌿Олы Кибәче авыл җирлегендә Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм балаларның Сабантуй мизгелләрен чагылдырган биюдән башланып китте. 🌸"Сәрбиназ" ансамбле Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкарды. 🚜 Быелгы чәчү кампаниясенең кыр батырлары бүләкләнде. Җитәкчеләр бәйрәмдәге халыкны тәбрикләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. 🎤Сабантуйны алып баручы Таһир Гайнуллин уеннарны күңелле итеп оештырды. Җырчылар Сөмбел Билалова, Илназ Гарипов, Гөлназ Муллахметова, Лилия һәм Илнар Гайнуллиннар матур җырлары белән чыгыш ясадылар. 💪 Сабантуйның кульминацион ярышы булган татарча көрәштә Төбәк авылы егете Мөхәммәд Исмәгыйлов абсолют батыр калды. 🌿Барлык уеннарда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә авыл халкыннан җыелган бирнәләр, спонсорлар ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды.

🌼🌿Олы Кибәче авыл җирлегендә Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм балаларның Сабантуй мизгелләрен чагылдырган биюдән башланып китте.

🌸"Сәрбиназ" ансамбле Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкарды.

🚜 Быелгы чәчү кампаниясенең кыр батырлары бүләкләнде. Җитәкчеләр бәйрәмдәге халыкны тәбрикләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

🎤Сабантуйны алып баручы Таһир Гайнуллин уеннарны күңелле итеп оештырды. Җырчылар Сөмбел Билалова, Илназ Гарипов, Гөлназ Муллахметова, Лилия һәм Илнар Гайнуллиннар матур җырлары белән чыгыш ясадылар.

💪 Сабантуйның кульминацион ярышы булган татарча көрәштә Төбәк авылы егете Мөхәммәд Исмәгыйлов абсолют батыр калды.

🌿Барлык уеннарда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә авыл халкыннан җыелган бирнәләр, спонсорлар ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды.