🍚🙌 Зәй районының Сәвәләй авылы Боламык бәйрәмен саклап килүче һәм узгаручы бердәнбер авыл. Әлеге йола турында Сәвәләй мәдәният йорты Ләйлә Сабаева язды📝💌 📝Керәшеннәр өчен Боламык бәйрәме — Питрау, Тройсын һәм башка дини бәйрәмнәр кебек төп бәйрәм. Боламык бәйрәменең икенче исеме — Чүк дип атала, Сәвәләйдә аны яшьләр бәйрәме диеп тә атыйлар. Сәвәләйләр Боламык бәйрәмен Тройсыннан соң уздыралар. Элек бу бәйрәмне яшьләр, якын тирә авыллардан килгән егетләр-кызлар Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр. Милли киемнәр киенеп, җырларын җырлап, яшьләр төрле уеннар уйнап күңел ачканнар, шунда танышканнар. Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/botka-peseru-ul-tuklanu-gyna-tugel-savalaida-bolamyk-bairame-uzgan