Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Бөкре

Гөлчирә Галимова. Беренче бүлек. Тормыш, язмыш сукмаклары, яшәеш, гомер агышлары, үткәннәр һәм киләчәк. Һәр тормыш юлы аерым языла, үткәннәр, киләчәк һәркемгә аерым бирелә. Язмышыңа ниләр язылганын алдан да белеп булмый. Күзеңне ачып йокыдан торуга яңа көн башлана, кояш нурлары үзенең җылысы белән дөньяны яшәртә, иркәли һәм ниһаятъ караңгы төн җитә. Тормыш, язмыш сукмаклары, яшәеш, гомер агышлары, үткәннәр һәм киләчәк. Һәр тормыш юлы аерым языла, үткәннәр, киләчәк һәркемгә аерым бирелә. Язмышыңа ниләр язылганын алдан да белеп булмый. Күзеңне ачып йокыдан торуга яңа көн башлана, кояш нурлары үзенең җылысы белән дөньяны яшәртә, иркәли һәм ниһаятъ караңгы төн җитә. Тормыш юлында да нәкь менә шулай, төрлесе була, вакыты белән үзеңне бәхетле хис итә генә башлыйсың, караңгы төн җиткән сыман, күңелеңне төшерерлек нәрсә булса да килеп чыга. Тормыш сукмаклары да бик күпкә аерыла, үткәннәрне искә аласың гына, киләчәк турында уйлый башлыйсың, нәрсә көтә сине? Бу сорауга күпләрнең җавапны ишетәсе

Гөлчирә Галимова. Беренче бүлек. Тормыш, язмыш сукмаклары, яшәеш, гомер агышлары, үткәннәр һәм киләчәк. Һәр тормыш юлы аерым языла, үткәннәр, киләчәк һәркемгә аерым бирелә. Язмышыңа ниләр язылганын алдан да белеп булмый. Күзеңне ачып йокыдан торуга яңа көн башлана, кояш нурлары үзенең җылысы белән дөньяны яшәртә, иркәли һәм ниһаятъ караңгы төн җитә.

Тормыш, язмыш сукмаклары, яшәеш, гомер агышлары, үткәннәр һәм киләчәк. Һәр тормыш юлы аерым языла, үткәннәр, киләчәк һәркемгә аерым бирелә. Язмышыңа ниләр язылганын алдан да белеп булмый. Күзеңне ачып йокыдан торуга яңа көн башлана, кояш нурлары үзенең җылысы белән дөньяны яшәртә, иркәли һәм ниһаятъ караңгы төн җитә. Тормыш юлында да нәкь менә шулай, төрлесе була, вакыты белән үзеңне бәхетле хис итә генә башлыйсың, караңгы төн җиткән сыман, күңелеңне төшерерлек нәрсә булса да килеп чыга. Тормыш сукмаклары да бик күпкә аерыла, үткәннәрне искә аласың гына, киләчәк турында уйлый башлыйсың, нәрсә көтә сине? Бу сорауга күпләрнең җавапны ишетәсе киләдер, тик алда ниләр көтәсен беркем дә белми. Үткәннәргә килгәндә, төрле кеше уйланырлык, кире кайтарырга теләгән нәрсәләр бар дияр, ә менә кайберәүләрнең үткәннәрне искә дә аласы килмичә, үткәннәр искә төшкәндә кычкырып елыйсылары киләдер. Кемнеңдер мин бәхетле дип бөтен дөньяга кычкырасы килсә, кемдер бу минутларда нигә мин тудым икән дип әрлегеннән , йөрәк ярасына түзә алмыйча елап утыруы да бик ихтимал. Кеше язмышы һәркемгә үзенчәлекле итеп бирелгән кебек, сынауларын да Алланың рәхмәте төрле кешегә төрлесен бирә. Шулар арасында Люда язмышы да бар. Аның язмышы нәкъ менә әкияттәге кебек, бары тик бер аерма белән, бу чынбарлык һәм бу чынбарлыктан беркая да китеп , качып та, алга таба омтылыш та, үзгәрешләр дә көтелми һәм бернишли да алмыйсың сыман. Ләкин бу шулай микән соң? Бу сорауга беркемдә җавап бирә алмыйдыр.
Әйдәгез бергәләп язмыш биргән юлдан бергә үтеп карыйк әле, әкиятме, чынбарлыкмы, уйдырмамы, ә бәлки тормыш язган язмыш сукмагымы? Бергә укып, хәбәрләшеп алыйк әле.
Язмышының һәр көненә, һәр мизгеленә шатланырга тырышса да, кызның йөрәге яралы. Үзен белгәннән, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлаганнан бирле Люда кайгысын, үзенең нәни йөрәге яралы икәнен яшерергә өйрәнә.
Кояш нурлары инде күптән җиргә төшкән. Ә менә Люда, песи баласы кебек борынын мендәргә терәгән һәм мышнап йоклап ята. Әтисенең трактор кабызган тавышына кыз уянып китә. Тәмле итеп киерелеп алгач, караватыннан торып утыра да, идәндә йоклап яткан төлке баласына:
— Рыжик, рыжик, син дә йоклыйсыңмы? Әйдә тор тизрәк, әти күптән безне көтә- дип, бер мизгел эчендә идәнгә төшеп, төлке баласын кулына алып, әтисе янына чабып чыга. Трактор тирәли йөргән Михаил кызын күрүгә:
— Уяндыңмы кишерем минем, әәәй, тагын төлке баласын күтәргән, төшер җиргә, төшер.
— Ә нигә? Аның аягы авырта бит әти, ашыйсы да киләдер. Әтиии, ә ул нәрсә ашар?
Кызының аптырап торганын күргән Михаил:
— Җиргә төшермәсәң сине ашый.
— Әти аннары, аягы тезәлгәч ул бездә каламы?
— Юк кызым, ул урман хайваны, аның урыны анда, ул кешеләр белән яши алмый.
— Минем кебекме?- дип ычкындырганын сизми дә калды Люда.
Бу вакытта аның әнисе әйткән сүзләре әле дә колагында яңгыраган кебек тоелды: "" Син кешеләр белән яши алмыйсың."
Михаилның йөрәге кысып куйды, ул кызыннан яшьләнә башлаган күзләрен яшерә төшеп:
— Нигә алай дисең инде кызым, мин кеше түгелме?
— Тик әни миңа шулай диде бит, шуңа күрә мин урманда яшим бит, монда кешеләр юк, ә син минем әтием.
— Юк кызым, син дөрес аңламагансың әниеңне, без бит бергә яшәмибез, әниең башка кешегә кияүгә чыкты, шулай була олы кешеләрнең, бер берсен яратмый башлыйлар, ә син миндә кунакта. Менә җәй бетәр, сентябрь ае башланыр, ә сиңа мәктәпкә әле бернидә алмадык. Кызым әле әниең янына яшәргә күчкәч сагынырсың урманны, тик тиз генә килә алмассың минем яныма.
— Әти ә әни мине алып китәрме?
Люда нәни куллары белән әтисенең яңагыннан аккан яшь бөртекләрен сөртеп:
— Ә син нигә елыйсың әти?
— Еламыйм кызым, бая битемне юган идем, су тамчылары гына калгандыр. Ярый, әйдә, әйдә мин сезне ашатам, төлке баласы алайса сине чыннан да ашап бетерәчәк.
Люда теләр- теләмәс кенә әтисенә иярде. Чыннан да әнисе ярата микән аны? Үз үзен белә, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башлаганнан бирле әнисеннән бер яхшы сүз ишеткәне юк бит аның.. Бу нәрсә? Әллә кыз ялгышамы? Балалар бакчасына йөргән вакыттагы вакыйга шалт итеп аның нәни башында бөтерелеп йөри башлады.
Балалар бакчасына йөри башлаган гына иде әле Люда.. Нәни чагында аны әтисенең әнисе караган иде, кызганычка каршы каты авырып китеп үлеп китте. Әнисенең кыз белән шөгелләнергә вакыты юк дип уйлады кыз, Бу чыннан да шулай иде, әтисеннән , әнисенең әнисе, әбиләренә яшәргә килүгә, озак та үтмәде, әнисе кызны тиз арада балалар бакчасына урнаштырды. Берничә көн эчендә Люда балалар белән уртак телне тиз тапты һәм берничәсе белән дуслашып киткән кебек тә булды. Ничек дуслашмыйсын, ут кебек янып торган җирән чәчле, зәп- зәңгәр күзле кыз искиткеч матур кыз бала иде, алай гына да түгел, биш яшендә генә булса да, ул күп сөйли, ягымлы һәм бик акыллы кыз булып чыкты. Ләкин бу бары тик аның уенда булган. Бер көн, аның йөрәгенә тезәлә алмаслык яра салган көн, ул бу көннең һәр минутын, һәр мизгелне инде кайчаннан бирле кабат, кабат кичерә. Чыкмый, ничек кенә теләсә дә аның уеннан чыкмый ул көн.
Кояшлы матур җәй көне булды бу хәл. Кояшта балкып торган, озын, җирән чәчле кыз балалар белән мәш килеп уйнап йөри. Чыр-чу килеп уйнап йөргән балалар кисәктән генә яңгыраган бала тавышына тынып калдылар. Беркем дә нәрсә булганын аңламый, комлыкта кычкырып елап утырган Люданы күреп аптырап карап тора бирделәр. Шул вакыт алар янына тәрбиячеләре Елена Николаевна килеп, Люданың өстенә сибелгән комны кага башлады да: - Йә, нәрсә булды? Егылдыңмы?
— Юк, ул..ул..
Люда битеннән аккан күз яшьләрен сөртә, сөртә:
- Ул сукты миңа, каты сукты, авыртаааа....- дип тагын да каты еларга тотынды.
- Ярар, елама, уйнаганда була ул.- гына дип, тәрбияче янында басып торган балаларга карады да:
-Йә нәрсә карыйсыз, шулай ярыймы? Ә сезгә суксалар? Ярар дим бит, уйнаганда була, ә хәзер ашарга керәбез, өсләрегезне кагыгыз, тагын ком гына җитмәгән иде коридор буйлап себереп йөрергә. Ә син, әйдә мин сиңа күлмәгенне салып кагарга булышам..- дип Люданың күлмәген салдыра башлады да:
- Уф, ник кенә әниең чәчләреңне бердә җыймый соң? Озын куе чәчләрең арасыннан күлмәгеннең төймәсен дә ычкындырып булмый.- дип зарлана, зарлана кызның күлмәген салдыруы булды, яннарында басып торган балалар каты кычкырып көлә башладылар. Һәрберсе бармакларын Людага таба төбәгәннәр, үзләре кычкыралар, көләләр.. Бары Люда гына нишләргә белми күзләрен томалап елый иде. Балалар тагын да каты көләргә тотынды, алай гына да түгел, алар инде кычкыра ук башлады:
- Бөкере..бөкере..карагыз ул бөкере...ул убырлы карчык кызы...
Әйе, чыннан да, матур күлмәк белән озын, куе җирән чәч аның аркасындагы аз гына чыгып торган бөкерене каплый иде.
Аптырап калган Елена Николавна кызның күлмәген тиз генә кигезде дә, башка балаларга карап:
- Нәрсә көләсез? Бернинди дә көләрлек нәрсә юк, Люданың аркасына зур сыткы чыккан, салкын тидергән, ә сез аны җәллисе урынга көләсез, оят түгелме сезгә? - дип, тиз генә Люданы шәфкать туташы янына алып китте. Нәрсә булганын аңлатып:
- Кемдер уенчык керәге белән аның бө...- сүзен әйтеп бетермичә, башка сүзгә күчереп, тәрбияче янә сүзен башлап- Аркасына суккан, яхшы ук сугылган, хәттә эзе калган.- Әнисен чакырырга кирәк, эшенә шалтыратыгыз, бөк..- тагын сүзне сүз уртасында туктатып- Бу шешенә зыян тимәгән микәк? Аны хастахәнәгә алып барырга кирәк.
-Әйе, сез караган арада мин аны чакырам.- дип тәрбияче чыгып та китте. Светлана озак көттермәде. Балалар бакчасына килеп, шәфкать туташы белән нидер сөйләшеп Люда үзе белән алып та китте. Балалар бакчасында итагатьле булып сөйләшсә дә, өйгә кайткач.- Син матур гына уйный алмыйсыңмы әллә? Нишләргә синең белән? Син кешеләр белән яши алмыйсың, син син кеше түгел, син җәза, ни өчендер миңа бирелгән җәза, күрә алмыйм сине..- дип, Люданың берялгызын өйдә калдырып чыгып китте.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.