Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар

! Сезне чын күңелдән татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй белән тәбрик итәм! Сабантуй – халкыбызның бай тарихын, милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап килгән олы бәйрәм. Ул туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәр­бияли, хезмәт кешесенә хөрмәт уята, икмәк кадерен белергә өйрәтә. Елдагыча, быел да без әлеге бәйрәмне матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы алабыз. Районыбызның һәр тармагында да уңышлар бар, күп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында атлыйбыз. Бу – районыбыз халкының тырышлыгы, бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә һәркайсыгызга намуслы хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Кайсы гына тармакны алма – терлекчелек, игенчелек, мәдәният яки сәнәгать булсын – һәркайсында республика күләмендә алдынгы урыннарны билибез. Сабантуй белән башланган ма­­тур җәй һәр йортка шатлык, иминлек һәм бәрәкәт алып кил­­сен. Тулырак МАХ-та.

Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар!

Сезне чын күңелдән татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй белән тәбрик итәм!

Сабантуй – халкыбызның бай тарихын, милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап килгән олы бәйрәм. Ул туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәр­бияли, хезмәт кешесенә хөрмәт уята, икмәк кадерен белергә өйрәтә.

Елдагыча, быел да без әлеге бәйрәмне матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы алабыз. Районыбызның һәр тармагында да уңышлар бар, күп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында атлыйбыз. Бу – районыбыз халкының тырышлыгы, бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә һәркайсыгызга намуслы хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Кайсы гына тармакны алма – терлекчелек, игенчелек, мәдәният яки сәнәгать булсын – һәркайсында республика күләмендә алдынгы урыннарны билибез.

Сабантуй белән башланган ма­­тур җәй һәр йортка шатлык, иминлек һәм бәрәкәт алып кил­­сен.

Тулырак МАХ-та.