Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🌷🩷 Ике милләт, ике гореф-гадәт, уртак бәхет һәм мәхәббәт

Анатолий һәм Венера Макаровлар гаиләсе районыбызда күпләргә таныш. Анатолий Владимирович 2010 елдан Иштуган урта мәктәбенә җитәкчелек итә, Венера Илдус кызы әлеге мәктәптә математика фәненнән укыта. Удмурт егете белән татар кызын уртак хезмәт таныштыра. Яшь белгечләр буларак районга эшкә кайткач, укытучылар  семинарында таныша алар. Анатолий үзе төп чыгышы белән Кукмара районыннан. Гади эшчеләр гаиләсендә туып үскән. “Миңа 1 яшь тулганчы  тимер юл кичүендә яшәдек, минем туган урыным да паспортта  “Казарма 901нче чакрым” дип тора. Аннары Иштуганга күчеп килгәнбез”, дип сөйли үзе. Казан университетының география факультетын тәмамлагач, бер ел армиядә хезмәт итә һәм үз авылында эшкә кала. Иштуган мәктәбе –интернациональ мәктәп. Бүгенге көндә биредә 63 бала белем ала. Язманың дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз

🌷🩷 Ике милләт, ике гореф-гадәт, уртак бәхет һәм мәхәббәт

Анатолий һәм Венера Макаровлар гаиләсе районыбызда күпләргә таныш.

Анатолий Владимирович 2010 елдан Иштуган урта мәктәбенә җитәкчелек итә, Венера Илдус кызы әлеге мәктәптә математика фәненнән укыта.

Удмурт егете белән татар кызын уртак хезмәт таныштыра. Яшь белгечләр буларак районга эшкә кайткач, укытучылар  семинарында таныша алар.

Анатолий үзе төп чыгышы белән Кукмара районыннан. Гади эшчеләр гаиләсендә туып үскән. “Миңа 1 яшь тулганчы  тимер юл кичүендә яшәдек, минем туган урыным да паспортта  “Казарма 901нче чакрым” дип тора. Аннары Иштуганга күчеп килгәнбез”, дип сөйли үзе. Казан университетының география факультетын тәмамлагач, бер ел армиядә хезмәт итә һәм үз авылында эшкә кала. Иштуган мәктәбе –интернациональ мәктәп. Бүгенге көндә биредә 63 бала белем ала.

Язманың дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз

-2
-3
-4
-5