Гөлчирә Галимова. Ниһаять караңгы көздән соң яңадан якты кыш килде. Төне буе буранлатып яуган кар бөтен җирне агарткан, җир өстенә ак шәлен япкан. Әле һаман да ак энҗе бөртекләре җил белән ярышып уйнап йөриләр. Айсылу шул энҗе бөртекләренә карап, аларга сокланып барып кешегә килеп бәрелгәнен сизми дә калды.— Аяк астыгызга карап йөрегез инде, урыны белән тайгак бит, ә егылсагыз? Олы яшькә таба барасыз ә уегыз әллә кая, гарип булып калсагыз кем карый, ай, яй.— диде аңа, шактый гына олы яшьтәге хатын авызын да ачырга ирек бирмичә.
Ниһаять караңгы көздән соң яңадан якты кыш килде. Төне буе буранлатып яуган кар бөтен җирне агарткан, җир өстенә ак шәлен япкан. Әле һаман да ак энҗе бөртекләре җил белән ярышып уйнап йөриләр. Айсылу шул энҗе бөртекләренә карап, аларга сокланып барып кешегә килеп бәрелгәнен сизми дә калды.
— Аяк астыгызга карап йөрегез инде, урыны белән тайгак бит, ә егылсагыз? Олы яшькә таба барасыз ә уегыз әллә кая, гарип булып калсагыз кем карый, ай, яй.— диде аңа, шактый гына олы яшьтәге хатын авызын да ачырга ирек бирмичә.
— Гафу итегез инде, чыннан да бүген әллә нишләдем, бигрәк матур бит. Мин берәр җирегезне авырттырдыммы?
— Юк, ләкин карап йөрегез, егылып башыгыз бәрелеп, яисә аягыгызны сындырсагыз, минемчә бераз уйланырга кирәк . Әнә нинди кисәк кенә суытты, җитмәсә кар ява, ә кар астыннан бозлавык күренми.
— Әйе шул, рәхмәт сезгә, тагын бер кат гафу итегез. - дип Айсылу тизрәк китү ягын карады.
Юк, аңа хәзер ничектә авырып ятырга ярамый. Аңа да бер бер хәл булса ирен кем карар?
Үз уйларына бирелеп Айсылу хастахәнәгә ашыкты. Өс киемен салып ире яткан палатага килеп җитте. Палата ишегеннән керүгә аңа, ире Мәхмүт, кешеләр бар дип тә тормыйча :
— Син кая гына йөрисең соң? Ике туган апаң ерак тормый бит, иртәрәк килсәң булмыймы? — дип ,аты, юлы белән сүгенеп тагын хатынын сүгә башлады. Шунда палатада яткан ирләрнең берсе:
— Махмут ты достал уже, сколько можно а ? Жене твоей памятник можно поставить, а ты всё ворчишь.
— Дөрес әйтә Валера, хатының операциядән соң көне төне саклады, ял да итмәде, ә син гел сүгәсең аны,, аңламыйм нәрсә өчен? Бу халәткә син үзең барып җиткән бит, табиб та телләп әйтте, тагын эчәсең икән үләсең диде. Дөрестән дә синең хатыныңа памятник куярлык бит, син эчәсең, гаеплисең, аннан көләсең ә ул сине карый.
Алтмыш тирәсендәге ир ат әкрен генә урыныннан торып ишеккә таба атлады да, кисәктән туктап:
— Мондый хатынның кадерен белеп яшәргә кирәк, кадерен белеп. Ул булмаса нишләрсең син? Менә миңа бик авыр, эээх Шәмсиям исән булса кулымда гына күтәреп йөрер идем әле, ә синеке исән, бераз башыңны эшләтергә вакыт.— дип, кулында калган ике бармагы белән битендәге күз яшен сөртеп алды.
— Үзем белермен үз хатыным белән ничек сөйләшергә. Ә син нәрсә? Нәрсә акаеп торасың? Бар табибтан сора мине кайчан чыгара, тизрәк авылга кайтасы иде, туйдым монда ятып, бар, бар, озак торма.
Айсылу берсүзсез иренең сүзен тыңлап палатадан чыгып китте. Чыннан да табиб белән сөйләшеп ире янына килде :
— Сине иртәгә чыгарам диде, бераз авылда да лечения алсын, мин дарулар, уколлар язам обезательно мин кушканны эшләрсез диде.
— Аллага шөкер туйдым, син алайса кайт, иртәгә иртән килеп җит, кем алып кайтыр безне алдан сөйләшеп куй.
— Ренат улың эштә була, кияүгә яисә абыеңа хәбәр биреп карармын.
— Ярый, бар кайт ничё монда ирләр янында утырырга авыз ерып.
Айсылу янә берсүз дәшми чыгып китте.
Урамда әле һаман кар ява. Айсылу автобус тукталышына килеп басты, кибетләрдә йөреп оныкларына бераз күчтәнәч алырга иде исәбе.
Үз йортың, гомер иткән җиреңнән дә якын нәрсә бар микән? Тормыш сукмагында ниләр генә булмасын, чыннан да гомер иткән җирдә ничектер җиңелерәк.
Менә Айсылу да өйгә кайткач үзен җиңелрәк итеп хис итте. Өс киемен алыштырып чәй куеп җибәрде дә сарайга чыкты. Бәхетенә кызы Фирая үз гаиләсе белән авылда яши, әнисе өйдә югында ире белән бергә аларның да терлекләрен караганнар. Икенче көнне Айсылу кияве белән ирен хастахәнәдән алып кайтты.Чәйләр эчеп алгач Айсылу кибеткә барып киләм дип җыена башлады гына, ире аңа:
— Миңа бер пиво да ал әле.
— Син нишлисең? Нинди пиво? Табиб нәрсә әйткәнне оныттыңмы?
— Ал дигән сиңа, әйтер алар, ә минем йөрәк яна.
— Алмыйм, бу эчүең аркасында болай да күрмәгәнне күрсәттең инде, әнә телевизорыңны кабыз, футболыңны кара.
— Син............ җиттеме? Ал дигән сиңа, берне эчкәннән бернидә булмый.
-— Юк дидем мин дә,..... җитәрлек эчтең, хәзер үзеңне карарга вакыт. Бәлки хәзер түзсәң аннары да эчмәссең, миңа ниһаять булыша башларсың.
— Ник мин булышмадыммы? Син генә эшлисеңме?
— Ә нәрсә, дөрес түгелме? Җәй көнен исеңә төшер әле, дуңгызларны ашат әле вакытым җитми, апара чиләктә дигәч нәрсә булды?
— Нәрсә булды?
— Башта дуңгызлар кайсы абзарда дип кердең, ә аннары, аннары- Айсылу кычкырып көлеп җибәрде дә:
— Мин бит сиңа хряк чокыр казырга ярата, ишекне ачкач, эчкә үткәнче каран дигән идем. Ә син, син карап тормыйча эчкә үтеп, хряк казыган чокырга төшкән идең. Өйгә килеп кергәндә бөтен киемен апара иде. Айсылу көлә, көлә киенеп:
— Ә син нишләдем дисең, кызганычка каршы нәрсә эшләгәннәреңне санарга да куркам, аз, бик аз шууууул.
Төрлек асрамасаң балалар укытырга акча кирәк дип асрадым дуңгызныда, сатып акча эшлим дип....
— Кит, кит бар, нигә минем белән яшисең?
— Беренчедән көтәм, әйе, үзгәрерсең дип көтәм, аннары нинди булса да ир дип уйлыйм, икенчедән балаларга ата кирәк, нинди булса да ата кирәк дип йөрим. Дөресен әйткәндә үз кулларым белән бөтен эшне эшләгәч йортны ташлап китәргә да кызганыч. Син моны аңлый алырсың дип уйламыйм.
Айсылу иренә карап торды да чыгып китте. Күзеннән чыккан яшь бөртекләре бит буйлап агып төште. Ә дөрестән дә нигә дип ул Мәхмүт белән аерылышмады? Нәрсә көтте ул? Әйе, нигә ул исерек белән үзеңне түбәнсетеп яшисең дип әйтергә генә җиңел. Бу сорауга да мең төрле җавап табып була. Ләкин Айсылуның гына хәзер җавап эзлисе килмәде. Улы өйләнде, кызы кияүгә чыкты, шатландырып, аның йөрәгенә җылы өстәп өч оныгы дөньяга аваз салды. Ул хәзер балалар һәм оныклар өчен яши башлады. Авырлыкларга түзәргә өйрәнгән хатын өчен дөньялар яктырып киткән кебек булды. Ире эчсә дә күңелен күтәрергә оныклары бар иде. Тормыш дигәне генә гел Айсылуны сыный бирде.
Вакыт үтте, яңа ел бәйрәмнәрен билгеләп үтсәләр дә Мәхмүт әле һаман бәйрәм итеп йөрде. Айсылуның күз яшьләре белән елап ялынуы да, сүгүләре дә аны туктата алмады. Әлбәттә инде бу юкка булмады, көннәрнең берсендә исерек килеш егылып билен авырттырып, ире инвалидлар коляскасында утырып йөрергә калды. Болай да авыр эштә, фермада сыер савып кайткан Айсылуга ирен дә карау өстәлде. Вакыты белән хәлдән таеп, эшләрен бетереп, караватка чишенми дә яткан көннәре артканнан арта барды. Ләкин Айсылу бирешмәде, җиң сызганып эшли бирде, кешегә йөрәгендә нәрсә булганын күрсәтмәде, күңелендә буран булсада, тышка чыгармады, гел елмаеп йөрде.
Менә әкренләп кар эреп җиргә янә ямле яз килде. Айсылу түтәлләр ясап кишерен , суганын утыртты, бераз һава суласын дип , Мәхмүтнең ай ваена карамый, аны да бакчага алып чыкты. Үз эшләренә бирелеп чәчәкләр утыркан вакытта ире дәшкәнен ишетми дә иде. Әйе, чәчәкләр белән бакчасын бизәргә ярата иде ул, шуңа да бәлки уйланып яшьлектә китеп барган иде шул.
Яшеллеккә күмелгән кыр юлы аша мотоцикл оча. Мәхмүт тизлекне арттырганнан арттыра бара, ә Айсылу ике кулын өскә күтәреп:
— Мин очаааааам, мин күкләргә күтәреләәәәәм, ооооооохоооо охооооо.
— Сылуым минем нишлисең син? Тотын миңа, егыласың бит.
— Юк, минем очасым килә.
— Сылуым кыланма инде, үтенәм тотын миңа, тыңламасаң мин туктыйм.
— Ярар, ярар, нәрсә була иде инде.
Айсылу үпкәләгән кыяфәт чыгарып:
— Шундый яхшы иде ә син....
Мәхмүт мотоциклны туктатып:
- Ә егылсак, берәр җирең авыртса? Мин нишли идем әйт? Мин синсез яши алмыйм Сылуым минем, яши алмыйм. Мин сине гомерем буе кулымда күтәреп йөрергә әзер.....
Янында гына шалт иткән тавышка Айсылу яшьлек юлларыннан кире кайтырга мәҗбүр булды . Янына гына төшкән такта кисәген күреп ул аптырап:
— Мәхмүт син җүләрләнә башладыңмы? Нигә дип такта кисәген миңа ыргытысың? Ә башыма тисә?
— Ничә тапкыр дәштем, җавап бирсәң ярамый идеме? Нәрсә дип хыялланып утырасың анда ә ? Нәрсә, әллә башка ир турында хыялланасыңмы......
— Дөрестән дә башыңа киткән синең, нинди ир? Минем башка иргә вакытым бармы? Нигә Алланың рәхмәте телеңне алмады икән, һич югы нахакка рәнҗетмәс идең. Ә бит яшь чагыңда күтәреп йөртергә сүз биргән идең.
— Минем ашыйсым килә, әйдә өйгә керәбез.
Айсылуның йөрәге сикерә башлады, нидер сизенгән кебек күкрәгеннән тизрәк чыгасы килде. Ләкин Айсылу үз үзен кулга алып ирен өйгә алып керде. Аш бүлмәсенә кереп ашын җылытты, өстәлгә каймагын, ипи, тәмлеләрен куеп:
— Әйдә кил, ашарга әзер.
Мәхмүт аш бүлмәсенә инвалид коляскасын тәгәрәтеп керде дә, өстәл янына якынаеп:
— Нәрсә мине эт дәшкән кебек чакырасың? Сине акылга өйрәтергә хәлем юк дип уйлыйсыңмы?
— Тагын нәрсә булды инде? Гомерем буе синең кубызыңа биедем, сүз дәшмәдем, һич югы хәзер акылга утыр инде Мәхмүт , үтенәм, җитәр инде.
— Аш сал, ..... минем кубызыма биедең имеш, син балаларың кубызына биедең, мин ....
— Әйтеп бетер, нигә туктадың?
Мәхмүт дәшми генә аш ашый башлады, Айсылу аның каршысына утырып, тәлинкәдәге ашын кашыгы белән бутады да бутады, нигәдер бугазыннан аш үтмәде аның. Йөрәге чәнчеп, чәнчеп алды, аркасыннан пычак белән кадыйлар төсле тоелды аңа. Айсылу вакыты белән күзләрен йомып алды, өстәл яныннан торып китәсе килде.
Мәхмүт аңа карап, карап алды да:
— Нервамда уйнап утырма, хыялларың әллә кая алып китә, ашый да алмыйсың, нәрсә генә уйлыйсыңдыр.
— Миңа бернидә кирәкми Мәхмүт, миңа тынычлык кирәк. .... Менә уйлыйм, мин дөньяга кара күзлек аша караганмын ахыры, хәзер күзем ачылды.
— И нәрсә күрдең инде?
— Үземне, ничек яшәвемне, яшьлегем, гомеремне әрәм иткәнемне. Беләсеңме, мин сине бөтенләй дә белмәгәнмен икән бит. Вакыты белән синең турында әллә ниләр ишетә идем, ышанмадым. Кешеләр көнләшеп сине яманлый дип уйлый идем, ә сүзләр дөрес булган. Син моны өйләнеп вакыт үткәч күрсәтә дә башладың. Мин түздем, башта балаларга әти кирәк дип түздем, аннары кеше алдында оят ирсез калсам дидем, аннары кода, кодагыйлар алдында оят дип дәшмәдем. Ә хәзер, хәзер син гарип, нәрсә әйтсәң дә тормыш иткән ирем. Син бернидә аңламадың, мин үземә, йөрәк түренә барысын да җыеп бардым, дөресен әйткәндә син аңларга теләмәдең. Минем йөрәгем хәзер шартлар дәрәҗәгә җитте, ә син гел мине рәнҗетүдән туктамыйсың.
— Димәк синеңчә барысына да мин гаепле? Ә мин тотмыйм, дуй бар, ...... ә миңа җиңелме.....
Тәрәзә төбендә торган радиодан җыр агыла башлаганы ишетелде.
Сииин, Аллам биргән гомер,
Сииин, гомер биргән яшьлек,
Сииин, минем тормышыма
Язмыш биргән бәхет,
Язмыш биргән бәхет.
Сииин, йөрәгемә биргән өмет,
Сииин, шул өметнең бер чаткысы.
Сииин, шул чаткының миңа биргән
Әллә ялгыш, әллә бер яктысы.
Әллә ялгыш, әллә бер яктысы.
Айсылуның күкрәгендә нәрсәлер өзелгән кебек булды, хәле китте. Ул урынынн әкрен генә торып:
— Миңа эшкә барырга кирәк, әйдә ашасаң караватыңа яткырып калдырам.
— Караватыңаааа?? Менә бит, чыга....
Айсылу дәшми генә аш бүлмәсеннән чыгарга теләп ишеккә таба атлады , шулчак Мәхмүт кисәктән генә, бөтен көче белән Айсылуга сугып җибәрде дә:
— Күрсәтәм мин сиңа караватыңа.....
Ләкин ул бернидә күрсәтә алмады, Айсылу ишек читенә бәрелеп идәнгә егылды. Мәхмүт ачу белән өстәл өстендә торган чәйнекне күтәреп алды да Айсылу өстенә бәрде. Кайнар су аның тәне буйлап идәнгә агып төште, ә Айсылу яткан җиреннән кузгалмады да. Мәхмүт ниһаять нәрсә булганын аңлап,, тиз ,тиз кесәсеннән телефонын алып кызына шалтырата, шалтырата хатынының кулыннан тотарга теләде, барып чыкмады, ул инвалид коляскасы белән бергә Айсылу өстенә ауды.
Дәрес барган вакытта шалтыратмаган әтисенең кисәктән генә шалтыратуы Фираяны шикләнергә мәҗбүр итте , ул куркып кына:
— Әйе, нәрсә булды әти?
— Әниең, әниең , аш бүлмәсеннән чыкканда әллә нишләде, башы әйләнеп егылды, җитмәсә чәйнек.... кайнар чәйнек өстенә төште, кызым мин нишләргә дә белмим, үзем дә егылдым аңа булышам дип, үтенәм тиз кил, аягым да коляска астында калды, нишләргә дә белмим.— дип Мәхмүт елый башлады.
Фираяның кулыннан телефоны төшеп китте, ул:
— Әнииии, әнием.
Парта артында утыручы балалар аптырап китте. Шунда малайларның берсе:
— Фирая апаның әнисенә нәрсәдер булган, директор абыйга әйтергә кирәк, ә сез , кем булса да апаны өйгә хәтле озатыгыз.
Фирая үз үзен кулга алып тизрәк шәфкать туташына шалтыратты. Бәхетенә әтиләренең йортлары мәктәптән берничә генә минутлык юл иде. Өйгә кергәч күргән кичереш аны аяксыз калдырды.
Ишек янында идәндә, башы кан эчендә әнисе ята, әтисе әнисенең кулын тотып үкси, үкси елый, ә аяклары өстендә инвалид коляскасы. Фирая өнсез калды, алга да, артка таба да атлый алмый басып тора бирде. Фирая шалтыраткач ашыгып килеп җиткән шәфкать туташы :
— Фирая үтим әле.
Шәфкать туташы тиз генә Айсылуның сулышын тикшерә башлады. Фирая айнып китеп:
— Саймә апа, әәәниии...
Фирая идәнгә, әнисенең баш очына утырды да:
— Ул, ул исәнме? Ашыгыч ярдәм чакырдыңмы?
— Ашыкма Фирая, тавышланма ... син миңа комачаулыйсың.
Фирая бер әнисенә, бер әтисенә карады, әтисе әнисенең кулын тотып елый бирде.
Берничә минут үткәч шәфкать туташы :
— Бик кызганыч Фирая, мин берни белән дә булыша алмыйм, әниең үлгән. Гафу итегез ..
— Әнииииии.
Фирая ачыргаланып кычкырып җибәрде .Аның кычкыруыннан Мәхмүт калтырап куйды, ул нәрсә булганын аңлап:
— Юююююк, юк, юк, моның булуы мөмкин түгел .
— Кызганычка каршы бу шулай Мәхмүт абый.
Айсылуны бөтен авыл халкы җыелып күмде. Эчкерсез, гел кешелекле була белгән хатынны соңгы юлга озатуы да бик авыр иде. Айсылуның йөрәге авыртып, кисәктән генә егылып, башы бәрелүдән үлде дип карар чыгардылар. Әйе, бу бер яктан чыннан да шулай иде, ул үзенең соңгы сүзләрен дә иренә йөрәк әрнүе аша әйткән иде Мәхмүт төртеп җибәрмәгән булса да ул ишектән ерак китә алмый иде. Кем белә, бәлки ишек читенә бәрелмәсә бәлки алып та калыр иделәр, ләкин моны хәзер беркемдә белә алмый. Мәхмүткә бары тик үз гаебен эченә җыеп яшәргә генә кала, нишләгәнен аңлармы, юкмы, гомеренең соңгы көненә хәтле үкенерме монысы да сер булып калачак. Яшәү дәверендә хаталар да китә, ялгышларсыз яшәп булмый, бары вакытында хаталарны аңлап төзәтергә өлгерергә кирәк.
Хаталана, барда хаталана
Язмышларны булмый үзгәртеп,
Тик ашык син, бары соңга калма
Хаталырны була төзәтеп.
Әсәр тәмам.
Гөлчирә Галимова.