🏘Быел планда 4 торак комплексы төзелү тора. Шуларның икесе Байлар Сабасы бистәсендә, тагын икесе Шәмәрдән авылында урнашачак. Барысы бергә 65 йорт сафка басыр дип көтелә: район үзәгендә - 40 йорт, Шәмәрдәндә 25 йорт төзеләчәк. 🏡Проект авыл халкы өчен уңайлы тору шартлары булдыруга һәм территориянең кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. 🏡Беренче чиратта күп балалы гаиләләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гражданнар яңа йортларга күчә алачак. 🏠Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыкларында әзерлек эшләре бара. Барлык дүрт комплексты төзүне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
🏘Саба районыннда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында тораклар төзелеше башланды
3 июня3 июн
~1 мин