Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🌙Саба районы Төбәк авылында кыз балалар арасында Корьән бәйгесе үтте

Бәйгене оештыруда 1880 елларда шушы авылда указлы мулла булып торган Мөхәммәтшәфыйк Әлмөхәммәтов оныкчыгы Лилия Хәсәнова, Төбәк авылы мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Дәүлиев башлап йөрде. Бәйгегә килгән балаларны Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова тәбрикләп, мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде, хәерле эшкә кушылуларына рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. Илсур хәзрәт үтемле вәгазь укыды. Кызлар изге китапны укудагы осталыгын күрсәткәч, урыннар билгеләнде. 5-10 яшькәчә балалар арасында беренче урын - Мәдинә Газизовага, икенче урын - Нәргизә Дәүлиевага, өченче урын- Нәргизә Хөснетдиновага бирелде. 11 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар арасында беренче урын Гөлинә Хөснетдиновага, икенче урын - Энҗе Шәвәлиевага, өченче урын - Сәйдә Галиәхмәтовага бирелде. Җиңүчеләргә диплом, истәлекле бүләкләр һәм катнашучыларга күчтәнәчләр тапшырылды. Тулырак безнең МАХта укыгыз 👈🏼

🌙Саба районы Төбәк авылында кыз балалар арасында Корьән бәйгесе үтте.

Бәйгене оештыруда 1880 елларда шушы авылда указлы мулла булып торган Мөхәммәтшәфыйк Әлмөхәммәтов оныкчыгы Лилия Хәсәнова, Төбәк авылы мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Дәүлиев башлап йөрде.

Бәйгегә килгән балаларны Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова тәбрикләп, мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде, хәерле эшкә кушылуларына рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. Илсур хәзрәт үтемле вәгазь укыды.

Кызлар изге китапны укудагы осталыгын күрсәткәч, урыннар билгеләнде. 5-10 яшькәчә балалар арасында беренче урын - Мәдинә Газизовага, икенче урын - Нәргизә Дәүлиевага, өченче урын- Нәргизә Хөснетдиновага бирелде. 11 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар арасында беренче урын Гөлинә Хөснетдиновага, икенче урын - Энҗе Шәвәлиевага, өченче урын - Сәйдә Галиәхмәтовага бирелде. Җиңүчеләргә диплом, истәлекле бүләкләр һәм катнашучыларга күчтәнәчләр тапшырылды.

Тулырак безнең МАХта укыгыз 👈🏼

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8