💬«Шушы вакыт эчендә бер гаиләгә әйләндек. Волонтерлар төркеменең туктап торганы да юк», – дип яза үмерлеләр. 🌿Менделеевск районының Монай авылында олылар гына түнел, балалар да хәрбиләргә ярдәм итәләр. Алар коры аш ясап, кечкенә пакетларга тутырганнар. Барлыгы 585 аш порциясе һәм 156 рагу ясаганнар🙌 🌿Сәйтәк авылында да балалар олылар белән бергәләп алар маскировка челтәрләре үрәләр. 💬«Кемдер челтәрләрне беренче тапкыр үрә, ә кемнеңдер бармаклары инде ияләнеп беткән. Авырмы, җиңелме, беркем дә кайтып китми, чөнки һәр үрелгән тасма – ул кемнеңдер тормышы», – дип яза волонтерлар.