Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

«Туганайлар»да язылганның барысын да яратып укыйм

»🤗 🌿Мамадыш ягындагы Җөри килене, хәзер Казанда яшәүче 🌼Елизавета Вятскина керәшен газетасын яздырта да, укый да💖 — Үзем Үзбәкстанда туып-үсеп, шунда институт тәмамласам да, керәшен булуымны беркайчан да онытмадым. Әти-әни дә Мамадыш районының Комазан башы авылыннан иде. Шуңа да «Туганайлар» газетасын ачуга, районнар турындагы мәкаләләрне карыйм. Мамадыш районы яңалыклары бигрәк тә күңелгә ята инде, кат-кат укыйм. «Туганайлар» редакциясенең баш редакторы да безнең күрше Дүсмәт авылы кызы Юлия Губина бит. «Керәшен сүзе»ннән бирле яратып укый торган «Туганайлар» газетасыннан аерылып булмас инде, подписка игълан ителүгә язылып куярга тырышабыз. Кеше үз тамырларын белергә, онытмаска тиеш. Кызым Надежда «Бәрәкәт»кә дә йөрде, хәзер ул «Татхимпласт»та кадрлар бүлегендә эшли. Җәкәү йортындагы кичәләргә, бәйрәмнәргә килгәндә, «Туганайлар» газетасын алам. Танышларга да алып кайтып бирәм. Укысыннар, керәшеннәрнең уңганлыгын, тату һәм бердәм икәнен белсеннәр…

«Туганайлар»да язылганның барысын да яратып укыйм»🤗

🌿Мамадыш ягындагы Җөри килене, хәзер Казанда яшәүче 🌼Елизавета Вятскина керәшен газетасын яздырта да, укый да💖

— Үзем Үзбәкстанда туып-үсеп, шунда институт тәмамласам да, керәшен булуымны беркайчан да онытмадым. Әти-әни дә Мамадыш районының Комазан башы авылыннан иде. Шуңа да «Туганайлар» газетасын ачуга, районнар турындагы мәкаләләрне карыйм. Мамадыш районы яңалыклары бигрәк тә күңелгә ята инде, кат-кат укыйм. «Туганайлар» редакциясенең баш редакторы да безнең күрше Дүсмәт авылы кызы Юлия Губина бит.

«Керәшен сүзе»ннән бирле яратып укый торган «Туганайлар» газетасыннан аерылып булмас инде, подписка игълан ителүгә язылып куярга тырышабыз. Кеше үз тамырларын белергә, онытмаска тиеш. Кызым Надежда «Бәрәкәт»кә дә йөрде, хәзер ул «Татхимпласт»та кадрлар бүлегендә эшли.

Җәкәү йортындагы кичәләргә, бәйрәмнәргә килгәндә, «Туганайлар» газетасын алам. Танышларга да алып кайтып бирәм. Укысыннар, керәшеннәрнең уңганлыгын, тату һәм бердәм икәнен белсеннәр…