🌸 Гатауллина Рәкыйбә Кәшиф кызы 1936 нчы елның 12 нче июнендә Саба районы Мәртен авылында 2 нче бала булып дөньяга килә.Туган авылында 7 класс белем ала. Мәктәпне тәмамлагач апасы белән фермада сыер сава, төрле эшләр башкара. 🌸1961 нче елдан Сабаның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасында тегүче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Намуслы хезмәте өчен 1986 нчы елда Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре исеменә, 1991 нче елда хезмәт ветераны медаленә ия була. 🌸 1959 нчы елда Саба егете Нигаматулла белән тормыш корып 2 ул һәм 1 кыз үстерәләр. Гатауллиннар 56 ел матур гаилә булып яшиләр. Кызганыч, 2016 нчы елда Нигаматулла абый бакыйлыкка күчә. 🌸 Бүгенге көндә Рәкыйбә Кәшиф кызы булганына шөкер итеп, кызы Миләүшә, кияве Рифат тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә. Балалары, кияү-киленнәре, 9 оныгы, 10 оныкчыгы өчен сөенеп, аларга хәер-догасын кылып яши.
🌸 Байлар Сабасында яшәүче Гатауллина Рәкыйбә Кәшиф кызына 90 яшь тулды
2 дня назад2 дня назад
1
~1 мин