Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🌿Менделеевскиның 🏡Сәйтәк авылында киң күңелле авылдашлар берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм

күрсәтергә тырыша. Окоп шәмнәре ясыйлар, тәм-томнар пешерәләр, токмач та кисәләр, кием-салым, яшелчә, җиләк-җимеш тә җибәрәләр💚 Шушы көннәрдә тагын бер игелекле эшне дәвам итәргә булганнар – мәдәният йортына җыелып, маскировка челтәрләре🪢 үрә башлаганнар. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигәндәй, аның яше һәм вакыты да юк. Маскировка челтәрләре үрү өчен өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем килә ала🙏🏼 💬«Бүген һава торышы салкын һәм күңелсез яңгыр. Ләкин безне җылытырлык нәрсәләр бар. Эшлибез – фронт өчен чираттагы саклану челтәрен бәйлибез. Һәр төен, һәр җеп – бу кемнеңдер исән-калу мөмкинлеге», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

🌿Менделеевскиның 🏡Сәйтәк авылында киң күңелле авылдашлар берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Окоп шәмнәре ясыйлар, тәм-томнар пешерәләр, токмач та кисәләр, кием-салым, яшелчә, җиләк-җимеш тә җибәрәләр💚

Шушы көннәрдә тагын бер игелекле эшне дәвам итәргә булганнар – мәдәният йортына җыелып, маскировка челтәрләре🪢 үрә башлаганнар.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигәндәй, аның яше һәм вакыты да юк. Маскировка челтәрләре үрү өчен өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем килә ала🙏🏼

💬«Бүген һава торышы салкын һәм күңелсез яңгыр. Ләкин безне җылытырлык нәрсәләр бар. Эшлибез – фронт өчен чираттагы саклану челтәрен бәйлибез. Һәр төен, һәр җеп – бу кемнеңдер исән-калу мөмкинлеге», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.