**1 нче бүлек. Балачак белән хушлашу**
— Рөстәм, кая җыенасың? Һич булмаса өчпочмак ал, кадерлем! — диде әнисе кухнядан , гадәттәгечә, яңа пешкән икмәк исе кебек, җылы тавышы белән.
Рөстәм алгы бүлмәдәге көзгедән карап күлмәк якасын төзәтте. Унҗиде яшь —көзгедәге чагылышың я бик җитди, я гадәттәгечә булып күренгән вакыт. Ул авыр гына сулады да, курткасын киде.
— Әни, мин әйттем бит инде, без малайлар белән ашадык, — диде ул, тавышын артык кырыс чыгармыйча. — Мине шулай кайгыртма инде, зур бит инде.
Әнисе, кулларын сөлгегә сөртеп, кухнядан чыкты. Аның күзләрендә мәңгелек әни борчуы укыла иде: баласы ач түгелме, туңмаганмы, кич бик соңга калмасмы. Аның өчен ул яшел чирәмдә йөгереп йөргән шук малай иде.
— Зур, зур… — башын селкеде ул, ләкин елмаеп куйды. — Барыбер башлык ал. Кич белән салкын.
Рөстәм аны җилкәләреннән йомша кына тотарга тырышып битеннән үпте.
— «Хәзер мин барысын да беләм, балачак ишеген ябачакмын», — дип, пышылдап кына кабатлады ул, соңгы көннәрдә башында әйләнгән юлларны. — Борчылма, — дип өстәде кычкырып ук.
Ул ишек алдына чыкты да, салкын көзге һаваны тирән сулады. Капка артында мотор гүли һәм аның дуслары Рамил белән Илшат көтә иде. Алар бергә үскән, бер мәктәптә укыган, балалык көннәрен бүлешкән, ә хәзер инде өлкән тормышны да бүлешәләр. Рөстәм өчен алар туганнар кебек, чит кешеләр түгел иде, соңгы көннәрдә ишеткән җырдагыча.
— Озак? — дип кычкырды Рамил, иске «алтылы» тәрәзәсеннән башын чыгарып. Бу машина аларның уртак горурлыгы һәм баш авыртуы иде.
— Әни инде, гел аша, аша ди,— дип кулын селтәде Рөстәм, арткы утыргычка утырып. — Машина ничек?
— Кичә генә аңа резина алдык, борчылма, — дип елмайды Илшат, руль артына утырып. — Хәзер яңгыр да, пычрак та куркыныч түгел.
Машина күз күрмәс караңгылыкка фараларын яктыртып кузгалды. Алар таныш урамнар, утлар янган өйләр яныннан үттеләр. Җәй көне монда бөтенләй икенче иде. Ул чакта алар бөтен компания белән урманга җиләк-җимешкә йөриләр, аннан соң елга буенда шашлык кыздыралар, эсседән качып саф суда коеналар иде. Ул чакта вакыт куе бал кебек акрын акса, хәзер исә ул чабып китте.
Рөстәм тәрәзәдән карап барды. Менә мәктәп ишегалды күренде, менә элек тәм-том алган кибет. Болар барысы да артта калды — тиз йөрүче поезд тәрәзәсеннән күренгән пейзаж кебек.
— Бүген клубта җыен, — диде Рамил, артына борылып. — Кызлар көтә. Дискотека бик шәп булачак, диләр.
— Көтсеннәр, — тыныч кына җавап бирде Рөстәм. — Без соңга калмабыз.
Ул эчендә ышаныч үсә башлаганын сизде. Рөстәм өчен алар чын дуслар :бергә машина төзәтә, проблемаларны чишә, бергә көлә.
Күк шәмәхә төскә керде. Менә кояш баю сәгате җитте. Артта калган авыл утлары кечерәя барды, алда район үзәге утлары чакыра иде.
Рөстәм иминлек каешын төзәтте, үзе әти-әнисе, туган йорты турында уйланды. Әйе, анда Рөстәмне һәрвакыт көтәләр , аның өчен борчылалар , әмма бүген кич белән ул икенче юлны ача иде. Үз сүзләре һәм эшләре өчен үзе җавап бирә торган юлны. Анда ул инде фәкать бала яки мәктәп укучысы түгел, ә дуслары, планнары һәм үз тормышы булган ир-ат.
— Газуй, Илшат, — диде Рөстәм. — Бу битне ябабыз. Алда дискотека, көлү, күңел ачу һәм иреклек.
**2 нче бүлек. Без сайлый торган юллар**
Машина трассага чыкты. Фаралар, горизонтка кадәр сузылган чиксез ак тасма кебек юл сызыкларын эләктереп ала барды. Магнитоладагы музыка ишетелмәс булды. Ул урынын мотор тавышына һәм сүздән дә көчлерәк булган уйларга бирде.
Илшат янында утырган Рамил тәрәзәгә карады. Караңгы кыр күк белән кушылган, тик ерак авылларның ялгыз утлары гына еракта җемелди иде.
— Беләсезме, — дип кинәт тыныч кына әйтте Рамил, тынлыкны бозып. — Бу юлга карап утырам да уйлыйм: бәхет эзләп ерак юлга китәсең ди. Ә кайда соң ул бәхет? Юлның ахырындамы, әллә юлның үзендәме?
Илшат рульне борып, тирән чокырны урап үтте.
— Безнең юлларны мисалга алсаң, бәхет киртәләр белән, — дип көлде ул. — Менә күтәреләсең, төшәсең. Шулай гомер буе. Тормыш юлын шулай үтәсең, бүтәнчә килеп чыкмый.
Рөстәм алга иелеп, алгы утыргыч аркасына таянды. Бу минутта аның йөзе гадәттәгедән җитдирәк булды.
— Нинди генә каршылык булмасын, — диде ул акрын гына, — мин түзәргә әзер. Без бит авыртудан курыккан балалар түгел инде.
— Тормыш, язмыш, бәхет, кайгы… — дип сузды Рамил, үз кулларына карап.
— Бар да буталган. Берсен генә сайлап булмый. Безнең эштә дә шулай: машина йөри, аннары сүнеп кала. Кызлар башта яратам диләр, аннары юктан талаша башлыйлар.
— Ә карагыз әле, — Рөстәм күккә башын күтәрде. — Без бит үк астында яшибез, ай-кояш яктыртып тора. Иң мөһиме — яктылык булсын. Рульне кая борасы күренсен.
Илшат ризалашып башын селкеде һәм передачаны күчерде.
— Юллар-юллар… Кайсын гына сайласаң да, һәркемең үзенеке. Кемдер шәһәргә китә, кемдер җир сөрергә кала. Һәркемнең үз хыялы.
— Ә без бергәме? — дип сорады Рамил, Рөстәмгә борылып.
Рөстәм дустына карап елмайды.
— Бергә. Чөнки берүзеңә үтү авыррак. Без бит машина төзәткәндә дә бергә, барын да тигез бүлешәбез. Язмыш безне сынаса — җилкәне җилкәгә куеп, нык торып каршы алырбыз.
— Алайса газую, — диде Илшат, тизлекне арттырып. — Клуб инде якын. Анда да тормыш кайный. Үзе бер рәхәтлек.
— Тормышта каршылыклар булса да, — пышылдап кына әйтте Рөстәм, утыргычка таянып һәм болыт арасыннан күренгән йолдызларга карап. — Без җиңәргә әзер.
Машина төнге караңгы трасса буенча, балачак куркуларын артта калдырып, ышанычлы барды.Алда билгесез борылышлар, күтәрелүләр һәм төшүләр көтә иде, ләкин салон эчендә тынычлык хөкем сөрде. Алар белә : юл нинди генә булмасын, алар аны бергә үтәрләр. Тик аларның уртак кояшы - дуслык кына баш өстендә яктыртып торсын .
**3 нче бүлек. Танцполдагы йолдызлар**
Машина район Мәдәният йортының ишеге янына туктады. Ачык ишекләрдән музыка һәм көлү тавышы чыгып, төнге урамга кушыла. Тирә-юньдә егетләр йөри, кызлар пышылдашып, килүче машиналарга карап тора иде.
— Килеп җиттек, — диде Илшат, моторны сүндереп. — Менә ул, вәгъдә ителгән җир.
Рөстәм машинадан төште дә тирә-якка күз салды. Тирә-юньдә кызлар күп иде. Алар көлә, күлмәкләрен, шарфларын төзәтә, фонарь яктысында чыннан да йолдызларга охшыйларуйлап. Ул соңгы көннәрдә ишеткән җырдагыча.
«Кызлар-кызлар, йолдызлардай, балкыйсыз да, балкыйсыз».
Алар өчәүләп, иңне иңгә терәп ишеккә таба атлады. Рамил алдан барып, терсәге белән юл ачты. Илшат якасын төзәтте, Рөстәм бераз артта калды. Аның күзе йөзләрдә йөзә, ләкин берсендә дә туктый алмады.
— Нәрсә, абый, — дип күз кысты Рамил, артына борылып. — «Мине кем бәхетле итәр, мин кайсыгызны бәхетле итим» бу сүзләрне хәтерлисеңме?
— Хәтерлим, — тыныч кына җавап бирде Рөстәм. — Тик сүзләр күп, ә йөрәк дәшми.
Алар эчкә керде. Зал төсле утлар һәм музыка белән тулы иде, идән селкенә. Кызлар урамдагыдан да күбрәк. Матур, бизәнгән, төрле. «Матурлар да, чибәрләр дә».
Рөстәм залның читендәге баганага таянды. Дуслары шунда ук клуб эчендә таралды. Илшат барда таныш егетләрне күреп алды, Рамил исә сәхнә янындагы кызлар төркеменә баш селкеде. Ә Рөстәм аптырап калды.
«Кайсыгызга сүз кушыйм... Кайсыгызга мин ошыйм?» — башында әйләнә иде.
Аңа алар барысы да ерак йолдызлар кебек ирешмәс күренде. Һәркайсы үз яктылыгы белән балкый, һәркайсы серле.
— Рөстәм! — дип чакырды Илшат, ике стакан газлы су күтәреп килеп. — Нәрсә каттың? Стена саныйсыңмы?
— Болай гына... — Рөстәм стаканны алды. — Бүген алар күп.
— Матурлармы? — Илшат бию мәйданына башын ишарәләде.
— Бик матур. Йолдызлар кебек.
— Алайса барып таныш. Нәрсә көтәсең? Иртәгә китәрсең, бәлки башка күрешмәссез дә.
Рөстәм бер йотым эчте. Салкын сыеклык хәл кертте, ләкин кайнар йөрәкне суытмады.
— Белмим, Илшат.Миңа бит бер кичкә генә түгел, гомерлеккә. Минем бәхетле буласым килә
Илшат дустына җитди, өлкәннәрчә карады.
— Аңлыйм. Ләкин бәхет үзе килми. Аны эзләргә кирәк. Бу йолдызлар арасында бәлки синең язмышың бардыр. Бәлки ул хәзер менә шунда тора, — ул сәхнә читендә ялгыз басып торган зәңгәр күлмәкле кызга ишарәләде.
Рөстәм дә шул якка карады. Аларның күз карашлары бер мизгелгә очрашты. Рөстәмнең йөрәк тибеше бер мизгелгә тукталган кебек булды.
— Бәлки шулайдыр, — диде ул, стаканны тәрәзә төбенә куеп.
— Без Рамил белән монда булырбыз. Бар. Кич әле башлана гына.
Рөстәм елмайды. Ул күлмәген төзәтте, тирән сулыш алды һәм алга адым ясады. Алда утлар һәм яшьләр тулы бию мәйданы иде. Алда билгесезлек. Ләкин курку китте. Фәкать могҗиза гына көтәсе калды.
— Кайсыгызга мин ошыйм? — дип музыка астында пышылдап кына әйтте ул, билгесезлеккә елмаеп. — Белербез.
**4 нче бүлек. Йолдызлы күк астында танышу**
Рөстәм бер адым, аннан икенчесен ясады. Зәңгәр күлмәкле кыз Илшат күрсәткән урында тора иде.
— Сәлам, — диде ул, тавышын калтыратмаска тырышып. — Сине биергә чакырып буламы?
Ул елмайды һәм бу елмаю аның йөзен залдагы һәр лампадан да яктырак балкытты.
— Сәлам. Мин Әминә.
— Рөстәм булам, - Әминәнең кулын җиңел генә тотып. — Мин авылдан, моннан ерак түгел.
Алар бию мәйданына чыкты. Рөстәм өчен хәзер фәкать ул гына бар иде.
— Бүген син бик матур күренәсең, — диде ул. — Йолдыз кебек.
Әминә оялды.
— Рәхмәт. Күлмәгем яңа, бары шул гына. Ә син... син дә начар түгел. Авыл егете өчен бик горур күренәсең.
— Без шәһәрдән калышмаска тырышабыз. Гәрчә җан авылныкы булса да.
— Мин дә үземнең туган җиремне яратам. Мин монда, район үзәгендә яшим. Быел җәй мәктәпне тәмамладым. Казанга китәргә хыялландым. Ләкин булып чыкмады.
— Ник? — дип сорады Рөстәм.
— Баллар җитмәде. Бераз җитмәде. Башта бик кайгырдым ,әлбәттә. Аннары әлегә монда калырга кирәктер дип уйладым.
Рөстәм Әминәнең хис-кичерешләрен бик яхшы аңлады.
— Мин әле үз юлымны тапмадым. Ләкин кайсы якка барасын беләм.
— Кая?
— Казанга китәм. Миңа унсигез тулгач. Ноябрьдә туган көнем.
Әминә аңа кызыксынып карады.
— Димәк, без икебез дә Казан турында хыялланабыз.
Музыка тукталды . Диджей клуб ябыла дип игълан итте.
— Тәмам, — тыныч кына әйтте Әминә.
Алар бергә чыкты. Рөстәм телефонын алды.
— Номерыңны әйт.
Әминә әйтүгә Рөстәм шалтыратты. Кызның кесәсендә телефон җырлады.
— Хәзер синдә дә минем номер бар.
— Шалтыратырсыңмы?
— Әлбәттә.
— Көтәм.
Алар ишек алдына чыкты. Дуслары машина янында көтә иде.
— Абый, вакыт, — дип кычкырды Илшат. — Иртәгә иртә торырга кирәк.
Рөстәм Әминәгә борылды.
— Хуш, Әминә. Кич күңелле үтте.
— Хуш, Рөстәм. Уңышлар сиңа.
— Ну что, гашыйк булдыңмы? — дип күз кысты Рамил, Рөстәм утыргач.
— Белмим. Ләкин номеры бар.
— Эш кузгалды, — канәгатьләнү хисе белән әйтте Илшат.
Машина авылга юнәлде. Рөстәм телефонында «Әминә» контактын карады.
— Беләсезме, мин чыннан да Казанга барырга телим.
— Без синең белән. Син кайда — без дә шунда.
**5 нче бүлек. Эш һәм өмет**
Транспорт цехында эш иртүк башлана иде. Рөстәм әтисе янына шунда бара.
— Бүген үзең сынап кара, — диде әтисе иске грузовикка ишарәләп.
Рөстәм кабинага менде, двигательне кабызды. Машина йомшак кына кузгалды.
— Менә шулай. Тормышта да шулай: кинәт тартып җибәрсәң — сүнеп калырсың. Ә җайлап эшләсәң — еракка барырсың.
Рөстәм елмайды. Ул дуслары белән булган кичке әңгәмәне исенә төшерде. Бу сөйләшүләр бер сызыкта кисешәләр кебек.
Көн шулай эш белән үтте. Куллар май һәм тузан белән капланды, ләкин Рөстәм моны сизми иде. Бер минутка ялгыз калса, уйлары Әминәгә кайта да кала.
Төшке аш вакытында ул телефонын алды һәм шалтыратты.
— Алло?
— Сәлам, Әминә. Бу мин — Рөстәм.
— Сәлам. Мин син соңрак шалтыратырсың дип уйладым.
— Мин дә шулай уйладым, ләкин түзә алмадым.
Шул көннән башлап һәр кич Рөстәм Әминәгә шалтырата торган булды. Алар эш, балачак, хыяллар турында сөйләште.
Ял көннәрендә ул тагын клубка бара , тик хәзер инде күп йөзләр арасыннан беркемне дә эзләми. Кем янына барганын ачык белә.
Әминә аны, гадәттәгечә, залның сул ягында, я шул ук матур зәңгәр күлмәгендә, я башка күлмәктә, көтеп тора иде.
- Килдеңме,- дип сорый Әминә.
- Килдем,- дип җавап бирә Рөстәм.
Алар бергә бииләр, сөйләшәләр, һава суларга чыгып керәләр. Клубта тавыш, көшү, кемдер таныша, кемдер аерылыша, а Рөстәм һәм Әминә өчен вакыт башкача үтте. Бергә булган һәр минутны алар кадерләделәр.
Бер көнне Әминә ишек янында туктап:
- Син үзгәрдең,- диде.
- Аңламадым.
- Үз юлын тапкан кеше кебек, үз-үзеңдә ышаныч арткан кебек.
- Олыгаямдыр - елмайды Рөстәм. - Аннары, элек кая китәсе мөһим түгел иде, хәзер максат бар.
- Нинди?
- Тормыш төзергә.
Әминә елмайды. Шул вакыт музыка яңгырады һәм клуб утлары аларның йөзләрен яктыртты.
Рөстәм үзенең акрын гына үзгәрүен, үсүен сизде. Эш, сөйләшүләр, очрашулар аша.
**6 нче бүлек. Ноябрь**
Ноябрь сиздермичә килеп җитте. Башта табигатьтәге үзгәрешләр күренде: беренче кар, беренче салкыннар, көннең кыскаруы. Аннары Рөстәм тынгысыз уйлар дулкыны астында калды. Әйе, тиздән унсигез яше җитә. Димәк, Казанга китү көне дә якынлаша.
Траснпорт цехында эшләр үз җае белән барды. Рөстәмнең сәләтләре артты, машина ремонтлау җиңел бирелә башлады. Әтисе бер көнне:
- Карале, кулларың чын осталарныкы кебек түгелме соң?- дип мактады.
- Өйрәнәм әкренләп.
- Өйрәнәсең, иң мөһиме туктама,- ягымлы гына әйтте әтисе.
Рөстәм өчен бу сүзләр бик тирән мәгънә белдере. Иң мөһиме туктамаска.
Кич белән, гадәттәгечә, Әминәгә шалтыратты.
- ...Минем тиздән туган көн...
- Хәтерлим. Син чыннан китәсеңме?
- Әйе. Шәһәрдә мөмкинчелекләр күбрәк, акча да.
- Аңлыйм.
Рөстәм Әминәнең тавышында сагыш чаткысы сизеп алды.
- Мин югалмам, Әминә. Кайтып йөрермен.
- Тик шулай да, бар да үзгәрәчәк.
- Начар якка түгел бит.
Әминә Рөстәмнең күзләренә карады. Ул аның чәчләреннән сыйпап куйды:
- Клубта очрашырбыз әле, киткәнче.
Цехта Рөстәмнең туган көне турында белгәч, Илшат шаяртып кына:
- Я, Рөстәм, әзерләнесеңме?
- Нәрсәгә?
- Унсигез яшь - уен түгел, хәзер син үз тормышыңны үзең хәл итә аласың.- дип күзен кысты Илшат.
- Һәм җаваплы да булырга.
- Ул болай да бик җаваплы инде,- өстәде Рамил.- Күрдеңме коробканы ничек җыйды? Мин якын да килмәс идем.
- Бу бары синең ялкаулыгың аркасында,- дәвам итте Рөстәм.
Дуслар көлешеп куйдылар. Соңыннан Рамил җитдиләнеп:
- Син китәсеңме Казанга?
- Әйе, тиздән.
- Яңа тормыш башлыйсың.- диде Ильшат.
- Сөйләшкән идек бит, һәркемең үз юлы.
- Әйе, тик безне дә онытма.
- Иң якын дусларнымы? Юк ла!
Туган көн иртәсе аяз һәм салкынча иде. Рөстәмнең әнисе күптән торып кухняда маташа иде. Өй тәмле исләр белән тулган.
- Унсигез... Бөтенләй зур булдың,- дидиде ул күз яшен сөртеп.
- Башлама инде, әни.
Шулай да Рөстәмгә бу сүзләр ошады.
Әтисе дә кулын кысып:
- Хәзер тормышың җаваплылык үз өстеңдә, тик онытма, өең монда.
- Онытмам.
Аннары туганнары килеп котлап киттеләр, ләкин Рөстәм клубтагы очрашуны көтте.
Дуслары белән килеп җиткәндә, бию мәйданында музыка бар көченә уйный иде. Әминә бу юлы зәңгәр күлмәген кимәгән. Кузләре дә уйчан, моңсу күренде.
— Туган көнең белән , — диде ул елмаеп.
— Рәхмәт, килгәнең өчен.
Алар бию мәйданына чыкты.
— Әминә, ә син ни уйладың Казанга китү турында.
— Мин дә китәр идем, ләкин бераз соңрак.
— Димәк, безнең юллар аерыла, - диде Рөстәм моңсу гына.
— Вакытлыча гына,— төзәтте Әминә .
**7 нче бүлек. Казан**
Казанга юл бүтәнчә иде. Рөстәм ялгызы гына, дусларсыз бара. Һәм аның өчен бу юл озынрак, катлаулырак тоелды. Тәрәзәдән агачлар, авыллар, заправкалар күренеп бардылар, ләкин Рөстәмнең күңелендә алар бернинди хис-тойгы уятмады.
Янында әнисе кучтәнәчләре, киемнәре белән сумкасы. Кесәсендә вакыты белән дерелтәп алган телефон. Әминә яза.
Менә беренче күпкатлы йортлар, Рөстәм дулкынланды. Автобус туктады. Вокзалда тавыш, халык. Шулчак аңа кемдер дәште. Абыйсы Адель икән. Ул Рөстәмнән бераз олырак, чын шәһәр кешесе кебек сизелде.
- Ничек килеп җиттең?
- Ярыйсы гына.
Адель артка бер адым ясады һәм Рөстәмне күз йөртеп чыкты.
— Подрос. Инде малай түгел.
- Шулай туры килде инде,- шаяртты Рөстәм.
- Пока миндә торырсың, шартлар "ах" итәрлек түгел, ләкин үземнеке.
Адель аны Дәрвишләрдәге иске «хрущевка»га алып китте. Бу күпкатлы йорт монда инде күп еллар торган һәм шулхәтле торыр кебек. Подъезда купкан буяу, шыгырдый торган ишек, баскыч площадкасына хас үзенә күрә бер ис.
Баскычтан менгәндә Адель:
- Өйрәнә тор, монда ярты халык шулай яши.- дип искәртте.
Фатир зур түгел иде. Ике бүлмә, кухня, иске диван, тәрәзә янында өстәл һәм инде ике- өч буын караган иске телевизор.
Икенче көнне үк Рөстәм машина рәтләү цехына эшкә китте.
— Учиться будешь сначала. Башта ярдәмче.
Яңа тормыш башланды. Иртән — эш, һәм бу инде әтигә булышу гына түгел. Бу - смена, үз вазифаңны үтәү, җаваплылык. Машиналар төрле: иске "Жигулидан" өр-яңа иномаркаларга кадәр. Башта Рөстәм бары ачкыч биреп торды, соңыннан үзе дә копот астына керә башлады. Адель гел янында булды, киңәшләр бирде:
- Ашыкма, шәһәрдә ялгышлар кыйммәткә тошәчәк.
Кич кайткач алар чәй артында я әңгәмә коралар, я арыганлыктан тын гына утыралар.
- Я ничек Казан?,- дип сорады Адель.
- Авыр... шулай да миңа ошый.
- Була торган хәл,- елмайды АделКабель,- Шәһәр башта баса, аннары җибәрә, аннары тикшерә.
- Тикшерә?
- Әйе, на прочность.
- Мин үтәчәкмен,- көлемсерәде Рөстәм.
Үзе генә калган вакытта, ул тәрәзә янында, балаларның туп типкәнен карап, телефонытелефоны ала иде.
- Ничек хәлләрең Әминә?
- Яхшы, тик сагынам.
— Казан ничек? — сораша иде Әминә .
— Зур, шаулы. Ләкин кызык.
Беркөнне кич белән Рөстәм ишегалдында туктап, күккә карады. Йолдызлар күренми иде — шәһәр утлары яшерә.
Ул елмайды. Ул өйдән еракта , ләкин ялгыз түгел.
**8 нче бүлек. Статус чикләре**
Казанда кыш озакка сузылды. Шәһәр тузаны белән соры төскә кергән кар юл буйлап пычрак өемнәр булып ята иде, ә җил эш курткасы аша да үтеп керә . Автосервиста көннәр үз тәртибе белән үтә: май, бензин, ачкычлар чыңлавы. Рөстәм үзен инде яңа кеше итеп тоймый иде. Аның куллары үз эшен белә, күзләре беренче караштан кайда, нәрсә төзәтәсе икәнне күреп ала.Адель аны сирәк мактый, ләкин карашы белән: «Яхшы эшлисең», — дип күрсәтә иде.
Ләкин Рөстәм никадәр осталыкка ия булса да, ниндидер күренмәс стена сизә башлады.
Беркөнне иртән бокска караңгы внедорожник килеп керде. Машина конвейердан төшкән кебек балкып тора, тонировка салонны яшерә, мотор тыныч һәм куркыныч итеп гүли иде. Машинадан кыйммәтле пальто һәм күн перчатка кигән ир-ат төште. Ул Адель каршында ук торса да, кулларын чүпрәк белән сөртеп торган Рөстәмгә кимсетүле караш ташлады.
— Эй, егет, — диде ул исәнләшмичә. — Тәгәрмәчләрдә басымны тикшер һәм миңа кофе алып кил.
Рөстәм катып калды. Кулындагы чүпрәк кинәт авыр булып тоелды. Ул официант түгел, механик бит. Ләкин клиентның шундый боерык белән эндәшүе Рөстәмне бер мизгелгә аптырашта калдырды.
— Без монда машиналар төзәтәбез, — тыныч кына әйтте Адель. — Кофе юк, ә басымны тикшерербез.
Ир-ат йөзен сытып, ямьсез тавыш ишеткәндәй :
— Чыраеңны сытма, егет. Мин клиент. Ә син кем? — ул Рөстәмгә карап көлде. — Эшеңне эшлә, мин үз хокукларымны беләм.
Ул ачкычларны верстак өстенә, хезмәтчеләр өстәленә ыргыткандай ташлады да, телефонга карап, почмакка китеп утырды.
Рөстәм тыныч кына манометрны алды. Куллары калтырый иде, тик салкыннан түгел, авыр үпкә хисеннән. Ул тәгәрмәч янына утырды, басымны тикшерде һәм аркасында теге ваемсыз кешенең карашын сизде. Бу җансыз карашта фәкать статус кына күренә иде.
Башында кинәт соңгы көннәрдә ишеткән җыр сүзләре әйләнде һәм хәзер алар йөрәккә авыр таш булып утырды: «Мир чужой, он злой такой… Ненавидят нас порой». Бу сүзләр нәкъ менә шушы мизгел турында язылган сыман иде. Дәрвишләрдәге гараж, кардагы пычрак һәм кыйммәтле перчатка кигән бу кеше турында.
Рөстәм эшен тәмамлады да торды.
— Әзер, — диде ул, тыныч кына, эчендә ризасызлык булса да.
Ир-ат башын да какмыйча, ачкычларны алырга дип кулын сузды. Рөстәм аларны өстәлгә куйды.
Клиент киткәч, Адель Рөстәм янына килде, җилкәсенә сукты.
— Оныт. Андыйлар Казанда буа буарлык.
— Ник? — дип сорады Рөстәм, бетондагы тәгәрмәч эзләренә карап. — Ник алар безне буш урынга саныйлар ? Без бит эшлибез. Намус белән.
— Чөнки алар өчен кеше — буш капчык, — диде Адель, тәмәке кабызып. — Ә без алар өчен — функция. Тротуар чистартучы, официант, механик… «Видят в нас столицы франты», — дип, кинәт әче генә көлеп кабатлады ул. — Син шәһәрдә җиңелрәк дип уйладыңмы? Монда көрәш бүтән. Билге өчен түгел, хөрмәт өчен.
Рөстәм станокка таянды. Башында уйлар кайный иде. «Им не нужны мы с тобой… Лишь работать мы должны». Аңа бу шәһәр аны үзенә яраклы итеп үзгәртеп, хокуксыз, уңайлы винтикка әверелдерергә тели сыман тоелды.
Ләкин эчендә йөрәкне яндыра торган башка хис күтәрелде.
— Адель, — диде Рөстәм тыныч кына әйтергә тырышып. — Ә без кем?
— Без? — абыйсы төтенне капка ягына өрде. — Без бу шәһәрне кулларыбызда тотучылар. Бездән башка аларның машиналары туктап калыр, кыскасы, бездән башка тормыш итеп булмый.
— Димәк, без кирәкбез, — диде Рөстәм.
— Әле ничек тә. Только алар моны онытканнар.
Кич белән фатирга кайтанда, Рөстәм акрын атлады. Казан утлары салкын яктырта иде. Тирә-юньдә кешеләр экраннарга карап ашыга, бер-берсенә карамый иде. «Люди часто улыбаясь, лгут бесстыдно притворяясь». Аңа клубтагы, шәһәрдәге йөзләр искә төште.Бу йөзләрдә күпме ялган да, күпме эчкерсезлек?
Ул телефонын алды. Экранда, клуб янында сиздермичә генә төшергән, Әминә фотосы . Ул көлә һәм бу көлүдә ялган юк иде.
Рөстәм номерын җыйды.
— Сәлам, — диде ул, ул трубканы алгач.
— Сәлам, — Әминәнең тавышы язгы кояш кебек җылы иде. — Көн ничек үтте?
— Төрлечә, — җавап бирде Рөстәм. — Бер мизгелдә барын да ташлыйсы килде.
— Ник?
— Үземне чит, артык итеп тойдым.
— Син? — Әминә йомшак кына көлде. — Рөстәм, синең эш белгән кулларың, кайнар йөрәгең бар. Мин белгән кешеләрдән, син иң кирәклесе.
Аның сүзләре эчендә камертон кебек яңгырады. «Но останемся с тобой Родины детьми родной». Кайда яшәвең мөһим түгел — авылдамы, башкалаладамы. Иң мөһиме күңелең чиста булсын.
— Беләсеңме, — диде Рөстәм, подъезд янында туктап. — Алар өстән карыйсылары килсә, карасыннар. Мин үземнең бәямне беләм.
— Мин синең белән горурланам, - диде Әминә .
Рөстәм башын күтәрде. Күпкатлы йортлар өстеннән ай күренә иде. Шәһәр яктылыгыннан йолдызлар күренмәсә дә, ул белә : алар бар. Аның өе кебек. Дуслары кебек. Киләчәге кебек.
Ул фатирга күтәрелде. Адель инде йоклый иде. Рөстәм чәй ясады, тәрәзә янына утырды һәм үз кулларына карады. Тырналган, майлы, сөялле. Бу ир-ат куллары иде. Эшче куллары. Һәм беркемнең дә аны бу куллары өчен оялтырга хокукы юк иде.
— Без әле күрсәтербез, — диде ул тынлыкка пышылдап. — Кемнең кем икәнен.
Тәрәзә артындагы шәһәр үзенең явыз һәм чит тормышын дәвам итә. Ләкин Рөстәмне бу тормыш борчымый, чөнки аның күңеле яктылык белән тулы.Кыйммәтле машиналар да, югары карашлар да сүндереп бетерә алмас яктылык.
**9 нче бүлек. Төньяк җиле**
Парковая урамындагы фатирда кич гадәттәгечә түгел иде. Гадәттә бу вакытта Адель белән Рөстәм арып, тынып ашый яки телевизордан иске фильмнар карый . Бүген Адель нигәдер нервлы.Ул һәрвакыт сәгатькә карап ала, өстәлдәге кичке ашка дип әзерләнгән ризыкларны төзәтеп куя.
— Кемне көтәбез? — дип сорады Рөстәм, чәй салып.
— Дус килә, — кыскача җавап бирде Адель, тавышында Рөстәм сирәк ишеткән җылылык бар иде. — Бергә хезмәт иттек, погран войска.Җирнең иң читендә.
Ишек кыңгыравы яңгырады. Адель, икенче звонокны көтмичә, ачарга китте.
Ишек төбендә нык, киң җилкәле, йөзе җил һәм салкынга күнеккән ир-ат басып тора иде. Күзләре якты, үткен, елмаюы сирәк, ләкин ихлас.
— Адель! — дип бас тавыш белән әйтте кунак, һәм алар еллар түгел, бер көн күрешмәгәндәй кочаклаштылар.
— Леша! Варенников! — Адель аның аркасына сукты. — Кер, үт. Шулкадәр тиз килерсең дип уйламаган идем.
Кунак бүлмәгә үтте, авыр курткасын салды. Аның астында гадәти свитер, ләкин буй-сыны хәрби икәнен күрсәтә иде.
— Бу Рөстәм, минем энем, — таныштырды Адель. — Минем ярдәмчем.
— Алексей, — ир-ат Рөстәмгә кулын сузды һәм нык кына кысып исәнләште.— Синең турыда ишеттем. Адель мактый. Куллары алтын, ди.
— Әлегә өйрәнәм, — тыйнак кына җавап бирде Рөстәм.
— Өйрәнергә бервакыт та соң түгел, — диде Алексей, өстәл артына утырып. — Иң мөһиме — кулларың кайда кирәк булуын белү.
Кичке аш сөйләшүләр белән үтте. Башта армияне искә төшерделәр. Чик, билгә кадәр кар, дозордагы төннәр, салкын сөяккә кадәр үтә сыман. Алексей белән Адель Төньякның иң читендә хезмәт иткән. Ул андагы тормышны башка планетадагы кебек сөйләде.
— Анда үтә салкын, — диде Алексей, икмәк өзеп. — Салкыннар - техника да туңа торган. Ләкин андагы кешеләр чын. Анда бу… чүп-чар юк. — Ул тәрәзә ягына башын ишарәләде. — Шәһәрдә барысын акча һәм машиналар белән үлчиләр. Ә анда? Анда тормыш һәм эш белән.
Рөстәмне бу әңгәмә борчуга салды. Ул кичәге көнне искә төшерде. Караңгы внедорожник. Ыргытылган ачкычлар. Кимсетүле караш. «Видят в нас столицы франты…»
— Мин анда калдым, — дәвам итте Алексей. — Башта ФСБ чик сакчыларында контракт төзедем. Аннары гражданлыкта үземне таба алам дип аңладым. Хәзер газ чыгаруда ярдәм итәм. Техника күп, ә осталар берничә генә. Яхшы механик анда бик кадерле. Түләү шуңа туры килә.
Адель, уйларына батып, кашыкны стаканда әйләндерде.
— Нәрсә, кире кайтасы килмиме?
— Кайвакыт килә, —килеште Алексей. — Ләкин монда… — ул бүлмәгә күз салды. — Монда тыгыз. Һава юк, мөмкинлекләр мәгънәсендә. Син монда иске «таз»ларда казынасың, клиентлар шат һәм канәгать булсын гына. Ә анда син кирәк. Анда син — белгеч. Анда синең атаң кем икәненә карап түгел, ә барлык эш туктаганда нәрсә эшли алуыңа карап хөрмәт итәләр.
Алексей Рөстәмгә борылды.
— Сиңа ничә яшь?
— Унсигез.
— Иң уңай вакыт. — Алексей Адельгә карады. — Тыңла, абый. Син бу мастерскаяңны ташла. Минем белән кит. Вахтадан башларбыз, аннан контракт тәкъдим итәрмен. Яки шунда ук фирмага урнашырбыз. Яхшы күтәрелербез. Монда бер елда тапканны анда ярты елда табып була.
Адель башын селкеде.
— Минем монда эшем бар, Леша. Мастерская. Кешеләр. Барын ташлап булмый.
— Эш эш, ә тормыш бер генә, — каршы килде Алексей. — Ләкин мин фәкать сине генә чакырмыйм. — Ул Рөстәмгә карады. — Егетне монда нәрсә көтә? Байларга май алыштыру, ә алар сине хезмәтче итеп күрсеннәр? Синең күзләрең яна, ләкин монда аны сүндерерләр. Ә анда… Анда төньяк җиле утны фәкать кабызып кына җибәрә.
Рөстәм күзләрен төшерде. Стакандагы чәй суына башлаган иде.
Башында инде гадәткә әверелгән уйлар яңгырады. «Нас пытались подчинить… Но останемся с тобой». Ләкин «без» кем? Монда, Казанда, ул кешеләр арасында үзен ялгыз итеп тоя иде. Әмина еракта. Дуслары авылда. Ә монда… монда ул фәкать функция иде.
— Анда чыннан да кешеләрне кадерлиләрме? - җитди сорады Рөстәм.
— Анда нәтиҗәне кадерлиләр, — ныклы итеп әйтте Алексей. — Син төзәттең икән — син герой. Юк икән — хатаны эзлә. Ләкин бер кем дә синең пропискаңа карамас. Анда барысы да күченеп килгән. Анда барысы да — чит ил кешеләре. «Ты приезжий чужой странник», — дип көлде Алексей, егетнең уйларын сизгәндәй. — Ләкин анда чит ил кешесе — кимсетү түгел. Анда барысы бер-берсен тотып тора. Чөнки салкынга каршы берүзең торып булмый.
Адель Рөстәмгә карады. Ул барын аңлый, соңгы атналарда энесенең ни кичергәнен белә иде.
—Рөстәм, син үзең кара,— диде Адель. — Мин китә алмыйм. Ә син… син ирекле.
Кичке әңгәмә бик соң тәмамланды. Алексей танышларына кунарга китте, иртәгә киләм дип вәгъдә итте. Абый-эне икәү калды.
Адель балконда тәмәке кабызды. Рөстәм аның артыннан чыкты. Аста караңгы утлар белән яктырып торган шәһәр.
— Китәсеңме? — дип сорады Адель, борылмыйча.
— Белмим, —ихлас җавап бирде Рөстәм. — Акча… Бу мөһим. Әминәгә ярдәм итәсем килә. Өй салырга. Ләкин ерак шул.
— Анда тормыш бүтән, — диде Адель. —Кырыс, ләкин гадел. Монда син үзеңне артык итеп тоясың. Анда кирәк булырсың.
— Ә мастерская?
— Мастерская беркая да китмәс. Кирәк булса — кайтырсың. Ир-ат яхшыракны эзләргә тиеш. Фәкать кесә өчен түгел. Җан өчен.
Рөстәм утырган урындык аркасына таянды. Тәрәзә артында салкын һәм каты җил исә иде. Ул кинәт Төньякны күз алдына китерде. Чиксез ак тигезлек, поляр төн, төзәтергә кирәк булган зур машиналар. Анда кыйммәтле пальто кигән бай франтлар юк. Анда фәкать кешеләр һәм табигать көче генә.
— «Им не нужны мы с тобой… Лишь работать мы должны», — пышылдап әйтте Рөстәм. — Монда шулай. Монда без клиентларга ярарга тырышабыз.
— Ә анда?
— Ә анда без тормыш өчен эшлибез, — Адель уен дәвам итте.
Рөстәм телефонын алды. Экранда Әминәдән хәбәр: «Көн ничек үтте?».
Ул җавап язып башлады, аннан сызып ташлады. Нәрсә язырга? «Төньяктан дус килде, еракка китәргә тәкъдим итә»?
Ул гади генә язып җибәрде: « Бүген мөһим вакыйга булды. Киләчәк турында күп уйладым».
«Безнең турыдамы?» — дип шунда ук килде.
«Безнеңтурыда да», — җавап бирде ул.
Эчендә көрәш кайный иде. Казан Әминәгә якынрак, ләкин монда Рөстәм үзен «чит ил кешесе» итеп тойды.Уренгой ерак, ләкин анда, Алексей сүзләре буенча, өстән карап тормыйлар. Анда хезмәтне хөрмәт итәләр.
— Мин уйлармын, — диде Рөстәм кычкырып, төнгә, караңгы күккә мөрәҗәгать итеп, анда йолдызлар тагын күренми иде.
— Уйла, — хуплады Адель. — Ләкин озак сузма. Төньяк кешеләрне көтми. Анда син яки суык.
Рөстәм бүлмәгә керде. Өстәлдә йоклар алдыннан чистарткан инструментлар ята иде. Гаечный ачкычлар, отверткалар, чүпрәкләр. Ул салкын металлдан кулы белән үтте.
«Родины детьми родной»… Ватан фәкать туган җир генә түгел. Ул — син кирәк булган, хезмәтеңне хөрмәт иткән, кешеләр белән күзләренә карап сөйләшә алган урын.
Ул йокларга ятты, ләкин озак йоклый алмады. Стена артында Дәрвишләр тына иде. Кайдадыр Казан үзәгендә кыйммәтле машиналар йөри, үзләрен тормыш хуҗалары дип санаган кешеләр яши. Ә ул гади фатирда ятып үз язмышын хәл итә иде.
Алда яңа юл күренә. М7 трассасының асфальты түгел, Төньякның бозлы колеясе.
«Газуй, Ильшат», — ул элекке дусның тавышын искә төшерде.
Хәзер руль аның кулында һәм карта үзгәрә иде.
"Иртәгә " күп нәрсәне хәл итәргә тиеш, ләкин хәзер үк Рөстәм сизә : үзгәреш җиле көньяктан да, туган авылдан да түгел. Ул Төньяктан исә. Һәм бу җил үз ягына чакыра .
**10 нче бүлек. Мәчет янындагы сөйләшү**
Алексей белән сөйләшкәннән соң икенче көнне Рөстәм иртә уянды. Фатирда тынлык. Адель әле йоклый, кичәге сөйләшүләрдән арыган. Рөстәм кухняга чыкты, каты чәй ясады һәм телефонын алды. Контактларда берничә мөһим номер гына бар иде, ләкин хәзер кирәк булганы исемлектә беренче булып яктыра.
Ул чакыруны басты. Иртә тынлыгында гудоклар тавышы артык көчле тоелды.
— Алло? —диде Әминә йокымсыраган тавыш белән.
— Сәлам, — диде Рөстәм. — Бу мин.
— Рөстәм? — ул шунда ук уянды. — Нәрсә булды? Син шулкадәр иртә шалтыратасың.
— Юк, барысы да яхшы, — ул сүзләрне сайлап, азрак туктады. — Тик… мин синең белән сөйләшергә тиеш.
— Берәр хәл булдымы? — тавышында борчу пәйда булды.
— Юк, барысы да яхшы, ләкин миңа килергә кирәк. Сиңа. Район үзәгенә.
— Кил, — ул шунда ук ризалашты. — Мин көтәрмен. Без бит шалтырашырга килешкән идек, ләкин син очрашырга телисең икән… Димәк, мөһим.
— Мөһим, — раслады Рөстәм. — Мин тиздән килермен.
Ул трубканы куйды һәм тәрәзәгә карады. Казан соры төтен эчендә уяна иде. Кар пычрак һәм авыр, ул бордюр буйлап ята. Монда тормыш кайный, ләкин ниндидер өзек, нервлы. Әминә яшәгән җирдә бүтәнчә. Анда вакыт тирән елга кебек тыныч ага.
Бер атна, бөркет очкан кебек, тиз үтте. Сервиста эш туктамады, клиентлар килә һәм китә иде, ләкин Рөстәмнең уйлары район үзәгендә. Ул Төньяк турында карар кабул иткәнче, барысын да Әминәгә әйтергә тиеш иде.
Җомга кич белән Рөстәм район үзәге автовокзалыннан чыкты. Монда һава чистарак, салкынрак, шәһәрдәгедәй ачы түгел иде. Даими гүләүче магистральләрнең басымлы шау-шуы юк. Кар ак, чиста.. Рөстәм тирән сулады. Монда өй исе килә иде.
Ул Әминәгә язып җибәрде: «Мин кайттым».
«Мәчет янындагы кафе янында көтәм», — дип җавап килде.
Бу аларның урыны иде. Чөнки монда алар намаздан соң еш күрешәләр, гәрчә матурлыгы белән башка урыннардан аерылып тормаса да.
Әминә инде кафе тәрәзәсе янында утыра иде. Рөстәм кергәч, ул торды. Өстендә җылы пальто һәм аның әнисе яратканча бәйләнгән яулык.
Ул клубтагы кичтәгедән өлкәнрәк күренә иде. Тормыш аны да үзгәрткән.
— Сәлам, — диде ул, кочаклап. Әминәнең борчылганы сизелде.
— Сәлам, — Рөстәм аңа утырырга ярдәм итте, үзе курткасын салды. —Заказ ясадыңмы ?
— Чәй. Сиңа да?
— Әйе.
Алар официант заказ алып килгәнче тынып утырдылар. Чокырдан пар күтәрелеп, йөзләренә җылы өрде.
— Йә, сөйләшәбезме? — ниһаять сорады Әминә, аның күзләренә туры карап. —Эштә проблемалармы? Адель нәрсәдер әйттеме?
— Юк, — Рөстәм башын селкеде. — Эш белән барысы да яхшы. Хәтта бик яхшы. Ләкин башка бер вариант барлыкка килде.
Ул аңа Алексей турында, Уренгой турында, төньяк өстәмәләре, механикларны кадерләүләре, Казанда биш елда тапканыңны анда бер елда табу мөмкинлеге турында сөйләде. Ул тыныч, ышандырырлык итеп сөйләде, әйтерсең лә инде карар кабул иткән.
— Мин барырга телим, Әминә,— тәмамлады ул. — Бер елга. Бәлки бер ел ярымга.
Әминә аны бүлдермичә тыңлады. Аның бармаклары чокыр кырыен сыйпый иде.
— Ник? — тыныч кына сорады ул.
— Безнең өчен, — диде Рөстәм. — Сервистан фәкать эшче булып кайтырга түгел. Акча белән кайтырга. Өйләнешергә. Әти-әниләрдән оялмаслык итеп. Безнең үз өебез булсын өчен, хрущевкадагы аренда фатиры түгел.
Ул өмет белән аңа карап торды. Ул аның аңлавын, корбанының бәяләвен көтә иде. Ир-ат гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Ир-ат нигез салырга тиеш.
Ләкин Әминәнең күзләрендә шатлык түгел, шик күләгәсе күренде.
— Рөстәм, —ул авыр гына сулады. — Мин уйладым… Мин без бергә булырбыз дип уйладым.
— Без бергә булырбыз. Соңрак.
— Соңрак —ул кайчан? — ул башын күтәрде. — Бер елдан? Ике елдан? Син беләсеңме, мин университетка керергә телим? Казанга. Мин документлар тапшырырга әзерләнәм. Җәйдә инде.
— Керерсең, — дип башын какты ул. — Мин акча җибәрермен. Укуга, тормышка.
— Миңа акча түгел, миңа син кирәк, — аның тавышы калтырады. — Мин син Казанда калырсың дип уйладым. Сиңа Адель янында эш бар бит. Без университет янында фатир арендалый алыр идек. Мин укыр идем, син эшләр идең. Кичләрен бергә… Кешеләр кебек.
Рөстәм күзләрен төшерде. Ул моны һич уйламады. Аның өчен мәхәббәт — җаваплылыкта. Хатынны әзер өйгә алып кайтуда. Аның өчен мәхәббәт — якынлыкта. Һәр көн бергә булуда.
— Анда, Төньякта, авыр, — диде ул. — Ләкин бу шанс. Монда, Казанда, мин күпләрдән берсе генә, ә анда мин туй, машина, барысына да акча җыя алам.
— Әгәр мин көтә алмасам? — тыныч кына сорады ул.
Рөстәм катты. Бу сорау авыр таш булып һавада асылынып калды.
— Син бит минем белән горурланам дип әйткән идең, — искә төшерде ул.
— Горурланам, — тиз җавап бирде ул. — Ләкин мин синең белән ерактан горурланасым килми. Мин сине янымда гел күрергә телим. Мин биттормышны бергә төзербез дип хыялландым, ә син поляр түгәрәк артына китәм дисең.
Ул тәрәзәгә борылды. Тәрәзә артында караңгы төшә, мәчет янындагы фонарьлар кабына иде.
— Мин сине тыя алмыйм, Рөстәм, — диде ул, борылмыйча. — Син ир-ат. Син үзең хәл итәргә тиеш. Ләкин мин бүтәнне хыялландым. Мин без Казанда булырбыз дип уйладым. Мин укырга керермен, син янәшәдә булырсың. Ә хәзер… син миңа билгесез вакыт көтәргә тәкъдим итәсең. Акчага өметләнеп.
Рөстәм эчендә авырткан нәрсә кысыла башлаганын сизде. Ул яхшырак эшләргә теләде. Ул барысын да акыллы, ирләрчә эшләргә теләде. Ләкин ни өчен аңа хәзер, бу җылы кафеда, аны югалта сыман тоела?
— Мин барысын да дөрес эшләргә телим, — диде ул тыныч кына. — Гадәтләр буенча. Никах, өй…
— Гадәтләр — яхшы, — бүлдерде ул. — Ләкин тормыш — ул хәзер. Бер елдан түгел.
Ул аңа борылды. Күзләре дымлы, ләкин карашы үткен иде.
— Уйла, Рөстәм. Мин сиңа «барма» дип әйтә алмыйм. Бу синең тормышың. Ләкин мин дә көтәм дип вәгъдә итмим. Минем дә хыялларым бар. Кияүгә чыгу турында гына түгел.
Алар кафедан тынып чыктылар. Мәчет ишекләре янында тынлык иде. Кар аяк астында шыгырдый.
— Мин сине озатып куям, — диде Рөстәм.
— Кирәкми, — ул йомшак кына баш тартты. — Мин үзем генә калырга телим.
— Әминә…
— Карар кабул иткәч шалтырат, — ул артка адым ясады. — Ләкин бел… бу ерак ара тәннәрне генә түгел, җаннарны да аерырга мөмкин.
Ул борылмыйча китте. Аның фигурасы өйгә алып баручы урамның караңгылыгында эреп китте. Рөстәм мәчет янында басып калды. Җил көчәйде, куртка астыннан үтеп керде. Ул төндә балкып торган гөмбәзгә карады.
Башында тагын җыр юллары яңгырады, хәзер алар билге кебек тоела иде: «Дороги-дороги, и из них какую ни выбери, везде путь счастья свой».
Хәзер Рөстәм каршында ике юл, берсе төньяк, акча, байлык, икенчесе Казан һәм мәхәббәт? Әгәр алар кисешмәсә?
Ул телефонын алды. Адельгә шалтыраттты, Төньякка барырга риза икәнен әйтергә теләде. Ләкин бармагы экран өстендә туктап калды.
Ул Әминәнең күзләрен искә төшерде. Беренче кичтә гашыйк булган түгел, ә өлкән. Көтүдән арыган күзләр.
Рөстәм телефонын кесәсенә салды һәм автовокзалга акрын китте. Кире рейс иртән генә иде. Аңа кайда да булса йокларга кирәк, ләкин борчу аның бөтен тәнен урап алды.
Ә район үзәге йоклый. Мәчет хәрәкәтсез , ул өмет итеп сораучыларның догаларына һәм икеләнә-икеләнә кабул итүчеләрнең карарларына шаһит булып тора.
Рөстәм аңлый иде: бер атна элек кабул иткән карар хәзер бәя таләп итә. Һәм бу бәя артык югары иде.
Төньяк көч һәм акча белән чакыра, ә Казан битарафлык белән туңдыра иде. Әминә өмет белән җылыта, ләкин үзе янында булуны таләп итә.
Ул тукталыш янында автобус расписаниесенә карады. Казан — район үзәге. Район үзәге — Казан.
Ә киләчәктә? Уренгой — Казан? Бу инде автобус түгел. Бу чемоданлы тормыш.
— Ни эшләргә икән, — дип пышылдады ул караңгылыкка.
Җавап итеп фәкать җил тавышы гына иде. Төньяк җиле аны алга чакыра, туган җир җиле җиңеннән тота.
Рөстәм курткасын нык төймәләде. Карар кабул ителмәгән. Фәкать төн һәм нәрсәгәдер ябышып алга атлау гына кала.
**11 нче бүлек. Туган бусага**
Район үзәге автовокзалы бушады. Казанга соңгы рейс бер сәгать элек киткән иде, ләкин Рөстәм аңа утырмады. Мәчет янында Әминә белән сөйләшкәннән соң аңа шәһәрдә, хәтта бу тыныч район үзәгендә дә аңа тыгыз булып тоелды.
Рөстәм шуны аңлады, хәзер аңа кичекмәстән аны берсүзсез аңлардай җиргә барырга кирәк.
Ул телефонын алды, Ильшат контактын тапты. Гудоклар озак барды.
— Алло? — дусның тавышы йокылы иде, телевизор тавышы ишетелә.
— Ильшат, бу мин. Рөстәм.
— Рөстәм? — йокымсырау кул белән алынгандай юкка чыкты. — Син кайда югалдың? Без сине Казанда урнашкандыр дип уйладык.
— Мин район үзәгендә, — диде Рөстәм, курткага ныграк төренеп. — Алып китә аласыңмы? Авылга кадәр.
— Хәзерме? — Ильшат бер секундка гына тукталды. — Әлбәттә. Ярты сәгатьтән булырмын, көт.
Рөстәм телефонын кесәсенә салды. Җил тагын көчәйде, асфальттагы эзләрне күмде. Ул вокзал коймасы буенча йөрде, Әминәнең сүзләрен искә төшерде. «Ерак ара тәннәрне генә түгел, җаннарны да аерырга мөмкин». Ул моны теләми иде. Ул киресен исбатларга теләде. Тик исбатлау өчен сүзләр генә җитми.
Урамның ахырында таныш сары фаралар яктырды. «Алтылы». Теге вакытны дискотекага чапкан, үзләренә өлкән тормышка юл ачкан машина. Машина килеп туктады, салкын һавадан мотор төчкереп куйды.
— Утыр, туңгансыңдыр, — Ильшат пассажир утыргычының ишеген ачты. Салонда Рөстәм үзенә аеруча таныш бензин, иске обивка исен тоеп алды.
— Рәхмәт, абый, — Рөстәм утыргычка чумды, кулларын ышкыды.
— Нәрсә булды? — Ильшат пичне көчлерәк кабызды, ул яраланган җанвар кебек авыр гүли иде. — Син бит Казанга китергә тиеш идең.
— Фикерне үзгәрттем, — кыскача җавап бирде Рөстәм. — Өйгә кайтып килергә кирәк.
Ильшат башын селкеде дә, тизлекне күчерде.
— Гадәти эш. Иң мөһиме — исәнлек.
Авыл юлы һәр борылышка кадәр таныш иде. Фаралар юл читендәге агачларны яктыртты, аларның кара силуэтлары сакчылар кебек иде. Ильшат юл буе төрле авыл хәлләрен сөйләде.
— Рамил өйләнде, күз алдына китерәсеңме? — дип көлде Ильшат. — Клубта кызыл күлмәктәге кызга.
— Чынмы? — гаҗәпләнде Рөстәм. — Тиз бит.
— Любовь -морковь, — дип хихылдады дусты. — Ә Сәлимне хәтерлисеңме, трактористны? Вахтага китте. Эш хакын күтәргәннәр, диләр, хәзер яңа өй түбәсен яба.
Рөстәм тынып тыңлый бирде. Һәр хәбәр йөрәккә утыра иде. Кемдер өйләнгән, кемдер киткән. Тормыш туктап тормаган.
— Ә син ничек? — дип сорады Ильшат, алар авылның таныш урамнарына кергәч. — Казанда барысы да яхшымы?
— Эш әйбәт кенә бара, — җавап бирде Рөстәм. — Ләкин… вариант барлыкка килде. Төньякка. Уренгойга.
Ильшат аңа карамыйча, фәкать рульне ныграк кысты.
— Җитди?
— Әйе. Анда акча бүтән. Бер елда анда өйгә акча җыярга мөмкин.
— Ә Әминә? — тыныч кына сорады Ильшат.
Рөстәм авыр сулап куйды.
— Менә шуның өчен шик тә. Ул минем монда булуымны тели. Мин акча эшләп җиренә җиткереп эшлисем килә . Өй, туй, әти-әниләрдән оялмаслык булсын.
— Аңлыйм, — Ильшат таныш койма янында тормозга басты. Рөстәмның өе элеккечә тора, бер тәрәзәдә ут яна. — Ир-ат баш белән уйларга тиеш. Ләкин йөрәк… аның да тавышы бар.
— Беләм, — диде Рөстәм, ишекне ачып. — Килгәнең өчен рәхмәт.
— Без бит дуслар, — Ильшат аның җилкәсенә сукты. — Кер. Кирәк булса — мин монда гына.
Капка гадәттәгечә шыгырдады. Рөстәм ишекне шакыды, гәрчә үзе керә алса да.
— Кем анда? — әнисенең эчтән тавышы ишетелде.
— Бу мин, әни, — диде ул.
Ишек ачылды. Әнисе алъяпкыч япкан, кулында чүмеч тотып тора иде. Улын күреп, ул бер мәлгә катып калды, аннары кулындагы чүмечен да куймыйча, аңа ташланды.
— Рөстәм? Улым? Син кайдан? Без сине шәһәрдә дип уйладык…
— Кайттым, — ул аны кочаклады, кайнар аш һәм җылы өй исе тойды. — Ике-өч көнгә.
— Үт, үт, — дип мәш килде ул. — Туңгансыңдыр, кер тизрәк.
Әтисе бүлмәдән соңрак чыкты, өй күлмәгендә.
— Сәлам, көтелмәгән кунак. Әйдә, уз.
Кичке аш мулдан әзерләнгән . Өстәлдә өчпочмаклар башны әйләндерерлек ис чыгарып тора. Әнисе даими рәвештә аш сала, әйтерсең лә ул тагын югалыр дип курка.
— Эш ничек? — дип сорады әтисе, икмәк өзеп. — Абый үпкәләтмиме?
— Юк, Адель булышты, өйрәтте. Эш күп.
— Ә ни өчен кайттың соң? — әтисе аның күзләренә туры карап сорады. Ул һәрвакыт сизгер кеше булды.
Рөстәм кашыкны төшерде.
— Өйләнергә телим, — диде ул тыныч кына.
Әнисе кулын күкрәгенә куеп ах итте. Әтисе чокырны акрын гына куярга тырышты.
— Җитди эш.- дип чәен йотып куйды.
— Әйе. Кыз Әминә исемле. Район үзәгеннән.
— Яхшымы?
— Яхшы, — дип башын какты Рөстәм. — Акыллы. Ләкин…Мин барысын да безнең мөселман гадәтләре буенча эшләргә телим. Башта сорарга барам, аннары никах, туй. Мин сезгә йөк булырга теләмим. Үзем өй салырга телим. Ул үз өенә килсен, аренда фатирына түгел.
Рөстәмнең җилкәсеннән авыр таш төшкәндәй булды.
— Шуңа күрә Төньякка китәргә уйлыйм. Анда яхшы түлиләр. Бер-ике ел эшләп, акча белән кайтырмын.
Әнисе агарды.
— Төньякка? — аның тавышы калтырады. — Шулкадәр еракка? Анда салкын, тундра… Улым, акчаны монда да табып була.
— Монда озак, әни, — йомшак кына әйтте Рөстәм. — Ә минем биш ел көтәсем килми.
Ул алъяпкыч кырыен йомарлый-йомарлый карашын аска төшерде.Әни өчен улының һәр китүе югалту белән тиң иде.
Әтисе тынып калды, улына бәяләп карады. Аның карашында борчу түгел, бәяләү иде.
— Дөрес уйлыйсың, — ниһаять әйтте ул. — Ир-ат таяныч булырга тиеш. Өй салырга карар иткәнсең икән — нык бул. Хатынны алырга карар иткәнсең икән — аны якларга һәм тәэмин итәргә әзер бул.
— Ләкин ерак бит, — дип елап җибәрде әнисе.
Әтисе аның кулын үз кулы белән каплады.
— Мәхәббәт километрлар белән үлчәнми. Әгәр чын булса — ара аны фәкать ныгытыр. Әгәр аерылыштан сүнсә — димәк, язмыш түгел. Хәзер түзсен, соңыннан ярлылыкта яшәгәнче яхшырак.
Ул Рөстәмгә борылды.
— Үзең карар ит. Ләкин исеңдә тот: өең монда. Тамырларың монда. Кош кайда гына очмасын, оясын хәтерли.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Әтинең сүзләре авыр, ләкин ышанычлы иде. Рөстәм ризалашты.
— Рәхмәт, әти.
Почмакта, иске комод өстендә радио эшли иде. Ул һәрвакыт тыныч кына, фон өчен кабызыла. Һәм кинәт, сүзләр арасындагы паузада диктор җырны игълан итте. Һәм музыка агып китте. Кайгылы, озын, һәркемгә таныш.
«Материнское сердце тебя не предаст,
И врагу твоему никогда не отдаст…»
Җырчы тавышы кухняны тутырды. Әнисе тыңлап тынып калды. Җырның сүзләре аның курку хисләренә, җан авыртуына туры килә иде.
«Материнское сердце тебя любит всегда,
И святую любовь пронесет сквозь года»
Рөстәм әнисенә карады. Ул алъяпкыч почмагы белән күз яшен сөртте. Бу сүзләр аның турында иде. Ул кайда гына булмасын — Казандамы, Уренгойдамы, җирнең читендәме — монда аны көтәләр. Монда аны акча яки уңыш өчен түгел, фәкать бар булуы өчен яраталар.
— Әни, — диде ул тыныч кына. — Мин кайтырмын.
— Беләм, — ул күз яше аша елмайды. — Мин һәрвакыт көтәрмен.
Җыр тәрәзә артындагы җил тавышы белән үрелеп яңгырый иде. Рөстәм өстәл артында, әтисе һәм әнисе арасында утырганда, эчендә карарның кристаллаша башлаганын сизде. Мәчет янында һәм район үзәге автовокзалында аны интектергән шикләр чигенә иде.
Әминәнең дә үз юлын табасы килгәнен ул аңлый иде.Төньякның кырыслыгы да, әтисенең хәер фатихасы, радиода яңгыраган җырның сүзләре дә хак икәнен белә иде.
Ул китәр. Мәхәббәттән качып түгел, ә киресенчә, аны ышыклар өчен.
— Иртәгә имамга барам, — диде ул кинәт. — Киңәшләшермен. Китәр алдыннан.
Әтисенә бу фикер ошады.
— Дөрес. Эшне Аллаһ Тәгалә белән башла.
Туган өйдә төн тыныч иде. Рөстәм үзенең иске караватында ята, әнисе бала чагында урап йоклата торган юрган астында. Стена артында әти-әнисе тыныч кына сөйләшә иде. Ул күзләрен йомды.
Алда Төньяк. Алда аерылышу. Ләкин хәзер, бу тынлыкта, ул көч сизә иде. Нәсел көчен. Өй көчен.
«Дороги-дороги… — ул дуслар җырындагы сүзләрне искә төшерде. — И из них какую ни выбери, везде путь счастья свой».
Ул үз юлын сайлый. Авыр, әмма үзе тәүәккәлләгән юл.
Һәм хыянәт итмәслек ана йөрәге бу юлда аның компасы иде.
**12 нче бүлек. Имам киңәше**
Авыл иртәсе аяз һәм салкын булды. Кояш әле җылытмаса да, рәхәт иде. Рөстәм иртә уянды, иртәнге намаздан да элек. Кичә әти-әнисе белән булган сөйләшү аның шикләренә нокта куймады. Әтисе, дөрес, ирләрчә сөйләде, ләкин йөрәкне бүтән нәрсә борчый иде — Әминәнеңтавышы, шик тулы күзләре.
Ул , әти-әнисен уятмас өчен тавышсыз гына киенде һәм урамга чыкты.
Аяклары аны тукталышка да, Ильшат өенә дә түгел, ә авыл мәчетенә алып барды. Бинаның ак стеналары таң алды караңгылыгында йомшак балкый иде. Манара күккә сузыла, әйтерсең лә шау-шу һәм шикләр булмаган урынга юл күрсәтә. Эчтә тынлык иде. Келәм, иске агач һәм сизелер-сизелмәс тынычлык исе килә иде. Имам Илдус хәзрәт — өлкән яшьтәге, йөзе якты һәм чал сакаллы ир-ат — инде залда иде. Ул, бала чагыннан бирле әтисе белән намазга йөргән ,Рөстәмне шунда ук танып алды.
— Әссәламү галәйкүм, Рөстәм, — имам сәламләп кулын ишарәләде.
— Вә галәйкүм әссәлам, Илдус хәзрәт, — җавап бирде егет һәм аяк киемен салды. — Киңәш сорарга мөмкинме? Вакыт бармы?
— Киңәш кирәк булган кеше өчен вакыт һәрвакыт табыла, — елмайды имам, аны тәрәзә янындагы эскәмиягә утырырга чакырып. — Нәрсә җаныңны борчый?
Рөстәм барысын да турыдан-туры сөйләде. Казандагы эш ,Төньяктан килгән дусның тәкъдиме, Әминә турында. Никах, өй салырга теләве һәм аның хәзер янәшәдә булырга теләве турында.
— Мин буталдым, хәзрәт, — тәмамлап әйтте ул. — Әтием «кит, акча җый, таяныч бул» ди. Әминә«янәшәдә бул, мәхәббәт стеналардан да мөһимрәк» ди. Ничек дөрес? Хакыйкать кайда?
Имам дикъкать белән тыңлады, бүлдермичә,кайвакыт башын игәләде. Аның бармаклары тәсбих әйләндерә, тыныч ритм тудыра иде.
— Син иң яхшы юлны табырга телисең, — ниһаять әйтте ул. — Бу үзе үк яхшы. Димәк, йөрәгең исән. Ләкин тыңла, улым. Беренче чиратта — Аллаһка тиешлесен бирергә кирәк. Бар булганың өчен рәхмәт әйтергә.
Рөстәм күзләрен күтәрде.
— Рәхмәт әйтергәме?
— Әйе. Синең сәламәтлегең бар — эшли аласың. Эшең бар — кулларың сине ашата. Әти-әниең бар —алар сине һәрвакыт көтәләр. Мәхәббәтең бар — синең белән булырга теләгән кыз. Бу байлык түгелме? Күп кешеләр моның берсен дә гомер буе күрми. Шөкер (рәхмәт) бәрәкәт ишекләрен ача. Әгәр хәзер бар булганыңны кадерләсәң, Аллаһ сиңа тагын өсти.
Рөстәм уйланып калды. Ул үзендә *юк* нәрсәгә — зур өйгә, зур акчага — шулкадәр омтылган иде ки, үзендә *бар* булганны күрергә оныткан.
— Икенчесе, — дәвам итте имам, тавышы йомшаграк булды, әйтерсең лә ул йөрәк кылларына кагыла иде. — Бу җирдә үк җәннәтне ничек табуны искә төшер. Әтиеңнең әти-әнисенә кара. Алар ничек яшәде?
Рөстәм шунда ук аларның йөзләрен күз алдына китерде. Әтисе чал, тыныч. Әнисе мәш килә, ләкин һәрвакыт елмая.
— Алар Аллаһны яраттылар һәм динне кадерләделәр, — диде имам. — Шатлыкта да, кайгыда да бергә булдылар. Мәхәббәтләрен еллар аша үткәрделәр, вак-төяккә сарыф итмәделәр. Бер-берсенә һәрвакыт йомшак булдылар. Каты түгел, таләпчән түгел. Ата-аналарын хөрмәт иттеләр, туган-тумачаларын олыладылар. Кунакларны якты йөз белән кабул иттеләр, бай булмасалар да, мул өстәл әзерлиләр иде.Шулай гомере буе кулга-кул тотышып яшәделәр. Менә шунда җәннәт, Рөстәм. Төньяк вәгъдә иткән күп акчаларда, ымсындырган Казан фатирында түгел. Җәннәт — мөнәсәбәтләрдә.
Илдус хәзрәт егетнең җилкәсенә кулын куйды.
— Әгәр китсәң, күп километрлар аша аңа йомшак була алырсыңмы? Ул сине аңлый алырмы? Әгәр калсаң, аны матди яктан тәэмин итә алырсыңмы, язмышка зарланмыйча? Акча килә һәм китә. Ә гаилә — бу әмәнәт (Аллаһ ышанычы). Аны сакла. Аякларың астында нык җир булса, рәшә артыннан кума.
Имамның сүзләре җанга җылы су кебек тула иде. Рөстәм тынып утырды, һәр әйтелгәнне аңлап. Ул әтисен искә төшерде. Ул беркайчан да әнисенә кычкырмады. Беркайчан да озакка еракка китмәде. Алар фәкать бергә иде. Һәм аларның өендә һәрвакыт яктылык хөкем сөрде, хәтта лампочка томанлы булса да.
— Рәхмәт, хәзрәт, — тыныч кына әйтте Рөстәм, торып. — Сез миңа иң мөһим әйберләрне күрергә ярдәм иттегез.
— Иминлек белән бар, — дип башын иде имам. — Һәм исеңдә тот: нинди юлны сайласаң да, иң мөһиме — иң якын кешеләреңне югалтма.
Рөстәм мәчеттән чыкты. Кояш инде күтәрелгән, урамда шулкадәр якты, күз камашырлык. Һава иртәнгегә караганда тагын да чистарак тоелды. Ул тирән сулады.
Кесәсендә телефон зыңгылады. Әминәдән хәбәр: «Хәерле иртә. Син ничек?»
Рөстәм экранга карады. Элек ул «эш белән җавап бирергә кирәк» дип уйлар иде. Хәзер ул «сүз белән җавап бирергә, йөрәген җылытырга кирәк» дип уйлады.
Ул номерын җыйды.
— Сәлам, — диде ул, ул трубканы алгач. Тавышы бүтәнчә яңгырый иде — ышанычлы, ләкин йомшаграк.
— Сәлам, —Әминә җавап бирде. — Син кайда?
— Авылда. Мәчеттә идем.
— Дога кылдыңмы?
— Киңәш эзләдем, — җавап бирде Рөстәм. — Беләсеңме, мин бер нәрсәне аңладым.
— Нәрсәне?
— Җәннәт күп акча булган җирдә түгел. Без бер-беребезгә йомшак булган җирдә. Шатлыкны да, кайгыны да бүлешкән җирдә.
Телефонның икенче ягында тынлык урнашты.
— Син моны ни өчен әйтәсең? — сак кына сорады ул.
— Шуның өчен, мин сине стеналар өчен югалтасым килми. Ләкин безнең киләчәк мул булуын телим.
— Рөстәм…
— Миңа ике көн бир, — үтенде ул. — Адель белән сөйләшермен. Алексей белән сөйләшермен. Бәлки өченче юл бардыр. Төньяк та түгел, үзәктә аренда фатир да түгел. Бәлки башка вариант табылыр.
— Мин көтәрмен, — диде Әминә. — Ләкин бел… миңа фатир түгел, син үзең мөһимрәк.
— Миңа да, —килеште Рөстәм. — Миңа да.
Ул телефонын кесәсенә салды һәм өйгә акрын гына китте. Аның ботинка эзләре карда кала. Эзләр кайда алып бара — мөһим түгел. Мөһиме — янәшәдә кем баруы.
Алда абыйсы белән сөйләшү көтә иде. Авыр булырга мөмкин. Ләкин хәзер Рөстәмнең компасы бар. Акча түгел. Статус түгел. Ә әтисе һәм әнисенең үрнәге. Еллар аша үткәрелгән мәхәббәт.
Нәрсә генә булмасын, Әминәгә булган хисләрне ул бернигә да алыштырмас. Чөнки имам хаклы. Җәннәт — урын түгел. Җәннәт — җанның халәте. Һәм аларның уртак хисләре.
Өйдә иртәнге аш исе таралган. Әнисе нидер эшләп йөри иде.
— Кайда идең? — дип сорады ул, улын күргәч.
— Мәчеттә, — җавап бирде Рөстәм. — Киңәш эзләдем.
— Таптыңмы соң?
— Таптым, — елмайды ул. — Барысы да яхшы булыр, әни. Иншаллаһ.
Ул өстәл артына утырды. Кайнар чәй, яңа пешкән ипи. Тормыш, шикләргә карамастан дәвам итә. Бу гадилектә төньяк вәгъдә иткән акчалардан күбрәк бәхет бар иде. Ләкин карарны кабул итәргә кирәк. Һәм ул карар акыллы булырга тиеш. Әтисе кебек. Имам кебек. Чын байлыкның бәясен аңлаган ир-ат кебек.
**13 нче бүлек. Өченче юл**
Имам белән булган әңгәмәдән соң,төн тынычсыз үтте. Рөстәм иске караватында йоклый алмыйча бер яктан икенче якка әйләнеп ятты. Стена артында әти-әнисенең акрын сөйләшүе ишетелде .Илдус хәзрәтнең сүзләре башында кабат-кабат яңгырый иде: «Мәхәббәтләрен еллар аша үткәрделәр… бер-берсенә һәрвакыт йомшак булдылар». Әтисе һәм әнисе аерым яшәмәделәр. Алар бер түбә астында, бер язмышны бүлештеләр.
Иртән шикләр томаны таралды. Рөстәм аңлады: сайларга бөтенләй кирәк түгел.Акча яки мәхәббәт түгел. Төньяк яки Казан түгел. Сайлау — тормышны бергә ничек төзүдә иде. Имам янәшәдәге кешене сакларга әйтте. Ул кеше янәшә барырмы икән?
Ул ишек алдына чыкты. Салкын һава аңа аеклык бирде. Телефонын алды. Иртә иде, шулай да, Әминә аңлар дип уйлады.
— Алло? — тавыш йокылы, ләкин борчулы иде. — Рөстәм? Нәрсә булды?
— Юк, —инанып жавап бирде Рөстәм. — Киресенчә. Мин чишелеш таптым.
— Нинди?
— Без аерым булмабыз, Әминә. Мин берүзем китмим. Син дә монда хафаланып мине көтеп ятмассың.
Ул аңа төндә башында өлгергән планны сөйләде. Алексейдан ишеткәннәр турында. Яңа Уренгойда Төмән индустриаль университетының филиалы барлыгы турында.
— Син бит укырга керерергә тели идең? — дип сорады ул. — Анда син илгә кирәкле белем ала аласың.
— Ләкин анда ерак… — дип башлады ул.
— Анда без бергә булырбыз, — ул йомшак кына бүлдерде. — Хәзер февраль. Җәйгә, документ тапшыруга кадәр вакыт бар. Мин Алексей белән алданрак китәрмен. Эшкә урнашырмын, арендага фатир алырмын. Барын әзерләрмен.
— Әгәр мин кермәсәм?
— Ул чакта башкача хәл итәрбез. Ләкин мин сиңа ышанам. Әгәр керсәң… — Рөстәм пауза ясады һәм дулкынланып дәвам итте. — Ул чакта без никах укырбыз. Рәсми, Аллаһ алдында. Бергә яшәрбез. Мин эшләрмен, син — укырсың. Мин сиң ярдәм итәрмен.
Телефонның икенче ягында тынлык урнашты. Аннары Әминәнең җиңел сулышы ишетелде, әйтерсең лә йөк җилкәләрдән төште.
— Никах? — кабатлады ул.
— Әйе. Барысын да намус белән эшлисем килә. Әти-әниләр тыныч булсын өчен. Без гаилә булыйк, кайда яшәсәк тә.
— Аннары? — дип сорады Әминә.
— Аннары белем, тәҗрибә җыярбыз да өйгә кайтырбыз. Республикага. Монда да нефть тармагы үсә. Монда эшләрбез, әти-әниләр янында.Мин сөйләгән өйне салырбыз.
Әмина озак кына тынып торды. Рөстәм, артыгын җибәрмәдемме дип, борчыла башлаган иде инде.
— Син чыннан да моны мөмкин дип уйлыйсыңмы? — ниһаять сорады ул.
— Мин мөмкин икәнен беләм. Без бит бергә. Имам әйтте… — ул туктады. — Имам нәрсә әйтүе мөһим түгел. Иң мөһиме — мин синең белән булырга телим. Биш елдан түгел. Хәзер.
— Мин риза, — тыныч кына әйтте ул. — Әгәр син чыннан да үзеңнең көчеңә ышансаң.
— Ышанам, — вәгъдә бирде Рөстәм. — Безнең киләчәгебез өчен мин барын да эшлим.
Әминә белән сөйләшкәннән соң ул Алексейга шалтыратты.
— Рөстәм син, — ул абыйсының дустының күтәренке тавышын ишетте. — Карар иттеңме?
— Әйе, — диде Рөстәм. — Синең белән китәм. Ләкин шарт бар.
— Нинди?
— Миңа яхшы торак кирәк. Һәм эш. Мин берүзем китмим.
Алексей трубкада көлде.
— Ого. Гаилә алып барасыңмы?
— Планлаштырам. Әгәр барысы да килеп чыкса.
— Ул чагында тагын да ярдәм итәрмен, — җитди итеп әйтте Алексей. — Төньякта гаилә — таяныч. Фатир табарбыз, эшне ак итеп рәсмиләштерербез. Анда озакка калучыларны кадерлиләр.
Алдагы атналар документлар, кирәк-ярак җыеп үтте. Адельнең автосервисында Рөстәм соңгы сменаларын эшләде.
— Димәк, бөтенләйгә китәсең? — дип сорады абыйсы, кулларын чүпрәк белән сөртеп. Тавышында кайгы да, горурлык та бар иде.
— Бөтенләй түгел, — җавап бирде Рөстәм. — Кайтырмын. Белем, тәҗрибә белән. Акча белән.
— Иң мөһиме — баш белән, — төзәтте Адель. — Төньяк кешеләрне үзгәртә. Ләкин максат булса — түзәрсең.
— Максат бар, — дип башын селкеде Рөстәм.
Төньякка китәр алдыннан ул авылга кайтты. Кичен тын булды. Әнисе сумка җыя:бәйләнгән оеклар, кипкән ит, бер банка бал.
— Анда салкын, улым, — дип кабатлады күз яшен сөртеп. — Җылырак киен.
— Киенермен, әни, — вәгъдә бирде Рөстәм.
Әтисе почмакта утырып, тыныч кына күзәтә иде.
— Бер ссүзне исеңдә тот, — ниһаять әйтте ул. — Өең монда. Тамырларың монда. Кая гына бармасаң да, кайдан киткәнеңне онытма.
— Онытмам, әти.
Рөстәм ишегалдына чыкты. Авылдагы соңгы төн. Йолдызлар, Әминәнең беренче очрашудагы йөзе кебек балкыйлар. Казанга киткәндә дә нәкъ шулай балкыдылар. Ул чакта Рөстәм ялгыз иде. Хәзер аның планы бар һәм сөйгән кызы бар.
Ул Әминәгә шалтыратты.
— Иртәгә китәм, — диде ул.
— Беләм, — җавап бирде ул. — Мин инде документлар әзерлим. Вакытлыча.
— Әзерлә, — ул караңгылыкка елмайды. — Барысы да килеп чыгачак. Иншаллаһ.
— Иншаллаһ, — кабатлады ул.
Иртән Ильшатның «алтылы»сы тагын капка янында тора иде. Дуслары озатырга килгән.
— Нәрсә, төньяк кешесе, — елмайды Ильшат, сумкаларны багажникка салып. — Безне онытма.
— Ничек онытыйм, — Рөстәм дусларын кочаклады. — Җәйгә көтегез.
— Көтәрбез, — вәгъдә бирде Рамил. — Җылы каршы алырбыз.
Машина кузгалды. Рөстәм арткы тәрәзәдән карап торды. Авыл кечерәя барып, ноктага әверелде. Ләкин эчендә беренче китүдәге кебек авырткан сагыш юк иде. Чөнки ул качмый , ул алга бара. Һәм аның артыннан икенче юл барын белә иде. Әминәнең юлы.
Алда трасса. Казан, аннан самолет, аннан Уренгой. Ак тигезлек, газ, салкын. Ләкин анда аны эш көтә . Анда ул әзерләгән фатир көтә һәм анда, җәй көне, аларның уртак тормышы башланырга тиеш.
Рөстәм телефонын алды. Экранда мәчет янындагы Әминә фотосы тора иде.
— Юллар-юллар, — пышылдады ул. — Хәзер алар кисешер.
Ул Төньякта аларны нәрсә көткәнен белми иде. Әминәгә укырга җиңел булырмы. Ул климатны күтәрә алырмы. Ләкин иң мөһимен белә: алар аерым булмаячак. Алар шатлыкны да, кайгыны да бүлешәчәк, аның әтисе һәм әнисе кебек. Һәм бу теләсә нинди салкыннан да көчлерәк иде.
Машина тизлек җыя иде. Рөстәм күзләрен йомды һәм җәйне күз алдына китерде. Имеш, яшел үлән, әгәр ул анда үссә әлбәттә, һәм шул үлән өстендә алар икесе.
— Без кайтырбыз, — тыныч кына әйтте ул. — Әлбәттә кайтырбыз. Өйгә.
**14 нче бүлек. Юлдагы сабак**
Казан — Төмән поезды тизлек җыя. Тәрәзәдән таныш пейзажлар, Урал урманнарына һәм чиксез Себер тайгасына урын бирә барды. Чыңлаган тәгәрмәчләр Рөстәмне элекке тормышыннан аеручы километрларны саный иде. Купеда җылы , подстаканниктагы чәй һәм юл тузаны исе килә иде.
Алексей тәрәзә янында утырып, тыныч кына журнал актара . Ул бу якларда күп тапкыр булган, юл аның өчен гадәти эш. Рөстәм исә тәрәзәдән карап, язмышның һәр борылышын истә калдырырга тырышып бара. Алда Төмән, аннан тагын да ераграк, төньякка, Яңа Уренгойга.
Юлда алар барган купега тагын бер пассажир урнашты.
— Мөмкинме? — дип ишектән башын тыгып кына сорады ул.
— Урыннар буш, керегез, — диде Алексей.
Егерме биш яшьләр чамасындагы егет керде.Алексейдан яшьрәк, ләкин Рөстәмнән өлкәнрәк күренә иде. Аның исеме Женя. Сварщик. Төмәнгә объектка чакырылган икән. Нык, киң җилкәле егет, ләкин хәрәкәтләреннән күренгәнчә, ул үзен саклый сыман иде.
Сөйләшү үзе үк башланды. Юл озын, вакыт сузыла. Женя сөйләшүчән булып чыкты, ләкин аның тавышында вакыты белән арыганлык сизелде.
— Төньякка тартыласыңмы? — дип сорады ул Рөстәмнән, аның эш курткасын күреп.
— Хезмәт итеп акча эшләргә, — җавап бирде Рөстәм. — Механик булып.
— Эш яхшы, — дип хуплады Женя. — Куллар һәрвакыт кирәк. Ә мин варить итәм. Шовлар салам. Эш авыр, ләкин түлиләр.
Кич белән, караңгы төшкәч, Женя сумкасыннан таблетка тартмасы алды. Ике таблетка капты, чәй белән йотып куйды, йөзен сытты.
— Баш тагын үзен сиздерә, — Рөстәмнең карашын күреп аңлатты ул. — Иске травма.
— Каты авыртамы? — дип сорады Алексей.
— Булгалый. Аеруча һава үзгәргәндә яки арыганда.
Женя авыр сулады һәм юлдашларына карады. Ярымкараңгы купеда аның йөзе өлкәнрәк күренә иде.
— Мин элек спорт белән шөгыльләнә идем, — кинәт таныды ул. — Көрәш. Кагыйдәсез сугышлар. Көч туплыйм, авторитет җыям дип уйладым. Яшь идем, кайнар идем. Сәламәтлек чиксез тоела иде.
Рөстәм куркып калды.
— Нәрсә булды?
— Бер сугыш артык булды, — Женя ачы итеп көлде. —Көчле удар пропустил. Башта үтәр дип уйладым. Юк икән. Сотрясение, аннан тагын берәү. Хәзер менә интегәм. Врачлар «башны сакла, нервланма» диләр. Ә ничек нервланмыйсың, эшләргә кирәк булгач?
Ул чигәләрен уды.
— Хәзер менә утырам да уйлыйм. Бу елларда акча таптым. Яхшы акча. Ә сәламәтлекне сатып алып булмады. Хәзер һәр көн сынау кебек. Баш гүли, яктылык күзне кисә. Элек «иң мөһиме җиңү» дип уйлый идем. Хәзер аңлыйм — иң мөһиме үзеңне элеккечә сәламәт итеп тою.
Рөстәм тыңлады һәм Женяның сүзләре йөрәккә авыр йөк булып утырганын сизде. Хәтердә авыл мәчетендә имам белән булган сөйләшү калыкты . «Беренче чиратта — Аллаһка тиешлесен бирергә. Бар булганың өчен рәхмәт әйтергә. Синең сәламәтлегең бар…»
Ул чакта Рөстәм акыл белән аңлаган булса, хәзер ул моны үз күзләре белән күрде. Аның алдында үз яшьлеге хаталары аркасында бу бүләкнең зур өлешен югалткан кеше утыра иде. Көчне исбатлау теләге аркасында, гәрчә көч инде Ходай тарафыннан бирелгән булса да.
— Сез әле яшь, — сак кына әйтте Рөстәм. — Бәлки терелерсез.
— Бәлки, — Женя җилкәсен какты. — Ләкин вакытны кире кайтарып булмый. Менә син, егет, кая барасың?
— Эшләргә. Өй салырга, гаилә корырга.
— Дөрес, — дип башын иде сварщик. — Фәкать үзеңне сакла. Тиен өчен үз сәламәтлегең белән түләмә. Төньякта бу аеруча мөһим. Анда климат үзе үк сынау. Әгәр үзеңне сакламасаң … — ул сүзен әйтеп бетерә алмады, тагын авыртудан йөзен чөерде.
Төнлә Рөстәм йоклый алмады. Алексей өстәге полкада гырлады.Женя бер яктан икенче якка әйләнә дә, аннары торып тагын таблетка эчә. Рөстәм түшәм караңгылыгына карап ятты.
Ул үз кулларын искә төшерде. Чиста, көчле, калтырамый. Аннан Әминәнең йөзе күз алдына килде.Шунда ук әтисе турында уйланды. Ул гомер буе җирдә һәм цехта эшләгән, ләкин хәзер дә ачкычны нык тота.
«Сәламәтлекне соңыннан торгызуы авыр », — дигән иде имам.
Женя — бу бүләкне тиешенчә кадерләмичә яшәүнең тере үрнәк иде. Яшьлек үтә, ә нәтиҗәләре кала.
Иртән поезд Төмәнгә килеп җитте. Женя җыена башлады.
— Нәрсә, егетләр, миңа монда, — диде ул, курткасын киеп. — Сезгә алга?
— Әйе, Уренгойга кадәр, — җавап бирде Алексей.
— Уңышлар сезгә, — Женя Рөстәмгә кулын сузды. — Һәм мин әйткәнне истә тот. Башны һәм арканы сакла. Алар сиңа тагын кирәк булачак.
— Рәхмәт, — җитди җавап бирде Рөстәм, аның кулын кысып. — Сез дә авырмагыз.
Женя перрондагы халык эчендә эреп югалды. Рөстәм аның артыннан шактый карап торды.
— Кызганыч егет, — диде Алексей, озатуны күзәтеп. — Яшь, ә инде сынган.
— Ул миңа күп нәрсәне искә төшерде, — тыныч кына әйтте Рөстәм.
— Нәрсәне ?
— Имам сөйләгәннәрне. Без еш кына нәрсәдер артыннан йөгерәбез, ә булганны кадерләмибез.
Алексей аңа дикъкать белән карады.
— Синең яшең өчен акыллы фикерләр. Ярар, җыен. Безнең поезд бер сәгатьтән. Уренгойга кадәр тагын бер тәүлек селкенергә.
Алар тагын төньякка барган вагонга кергәч, тәрәзә аша тирә-юньдә ап-ак кар ятканын күреп алдылар.Чын, чиста, ак кар — балачактагы кебек, Казан урамнарындагы пычрак ботка түгел.
Рөстәм телефонын алды. Әминәдән хәбәр: «Юл ничек? Үзеңне сакла».
Ул елмайды.
«Саклыйм», — дип җавап язып җибәрде.
Һәм бу фәкать сүз генә түгел иде. Хәзер ул бу вәгъдәнең бәясен аңлый иде. Сәламәтлек — фәкать авыртуның булмавы түгел. Бу — өй салыр өчен эшли алу мөмкинлеге. Бу — яраткан кешенең күзләрен дару томаныннан башка күрү мөмкинлеге. Әти-әнисе мәхәббәтен саклаган кебек, саулыкны да кадерләп яши белергә кирәк.
Поезд төньякка тагын да ераграк китте. Алда эш, салкын, сынаулар көтә. Ә Рөстәм моңа үзен әзер итеп тоя иде. Барыннан да көчле дип санамый ул үзен, бары сәламәтлек, якын кешеләр дөньяда иң зур байлык икәнен аңлады.
— Килеп җиткәч, урнашырбыз, — диде Алексей, чәй салып. — Аннан Әминә да килер.
— Килер, — ышанычлы итеп әйтте Рөстәм. — Иншаллаһ.
**15 нче бүлек. Төньяк цехы**
Поезд Яңа Уренгойга иртән килеп җитте. Һава салкын, үткән һәм аеруча яңгыравыклы иде. Шәһәр аларны киң проспектлар буенча сузылган күп катлы йортлар һәм Казанга караганда якынрак күренгән чиксез күк белән каршы алды.
— Газчылар җиренә рәхим итегез, — елмайды Алексей, Рөстәм сумкаларын такси багажнигына салган арада. — Акрынлап урнашырбыз. Иң мөһиме — эшне билгеләү.
Предприятиегә урнашу Рөстәм көткәннән азрак вакыт алды. Алексейның тәкъдиме һәм үз осталыгын практик имтихан белән раслагач, аны җирле газ чыгару идарәсенең транспорт цехына алдылар. Бу Адельнең Казандагы СТО кебек түгел иде. Монда техника махсуслаштырылган: мәңгелек туңлыкта эшли торган вездеходлар, вахта автобуслары, грузовиклар.
Сменадагы беренче көн Рөстәмгә объектларның күләме белән истә калды. Ангарлар зур иде, түшәмдә кран-балкалар гүли, тирә-юньдә төзәтелгән моторларның тигез тавышы тора иде. Цех начальнигы — тышкы яктан каты, ләкин гадел ир-ат — инструктаж үткәрде.
— Монда хата кыйммәт тора, — диде ул, Рөстәмгә карап. —Акча белән генә бәяләнми. Тормыш белән. Шуңа күрә баш куллардан да яхшырак эшләргә тиеш.
Рөстәм ризалашты. Ул поезддагы сварщик Евгенийны һәм аның сәламәтлек турындагы сүзләрен искә төшерде. Имамның киңәшен искә төшерде: «Бар булганыңны кадерлә». Монда, төньякта, сәламәтлек иң мөһим инструмент иде. Үзеңә бик зур күләмдә эш йөкләп, хәлдән калганчы эшләргә, техника куркынычсызлыгын санга сукмаска ярамый.
Аңа махсус кием бирделәр — сыйфатлы, җылы, предприятиенең логотибы белән. Ул касканы киеп, диагностик сканерны кулга алгач, җаваплылык авырлыгын сизде. Бу фәкать акча эшләү өчен эш түгел иде. Бу илгә энергия бирүче зур системаның өлеше иде.
— Ничек сиңа? — дип сорады Алексей төшке аш вакытында, алар ашханәдә чәй эчкәндә.
— Җитди икән, — җавап бирде Рөстәм. — Мондагы кешеләр бүтән. Бик җитди.
— Климат тәртипкә китерә, — көлде Алексей. — Артыкны тотмыйлар. Әгәр син профессионал икән — сине хөрмәт итәләр. Әгәр халтурить итсәң — тиз алмаш табарлар.
Кич белән, Алексей ярдәме белән табылган аренда фатирында (шәһәр читендәге кечкенә «бер бүлмәле», ләкин чиста һәм җылы)Рөстәм Әминәгә шалтыратты.
— Мин урнаштым, — диде ул. — Цех зур. Техника җитди.
— Мин шат, —Әминәнең тавышы бик җылы яңгырый иде, хәтта алар арасында меңләгән километрлар булса да,— Фатир ничек?
— Яхшы гына. Бар кирәк нәрсә бар. Иң мөһиме — сиңа урын, — ул шаяртырга тырышты.
— Күрербез, — җавап бирде ул, ләкин тавышында елмаю сизелә иде. — Миңа тиздән документ тапшырырга. Борчылам.
Яшь егет аның борчуын аңлый иде. Ул үзе дә һәр яңа адым алдыннан тынгысызлык тоя. Ләкин хәзер аның тылы бар .Төньяктагы хезмәт хакы чыннан да Казаннан югарырак .Ул инде туй һәм Әминәнең укуы өчен беренче өлеш акчаны аерым счетка салган иде.
— Барысы да килеп чыгачак, — ныклы итеп әйтте ул. — Иншаллаһ. Без килештек бит.
— Килештек, — раслады Амина. — Тыныч йокы, Рөстәм.
— Тыныч йокы.
Ул трубканы салды һәм тәрәзәгә якын килде. Анда шәһәр яктыра иде. Еракта газ эшкәрту факеллары искиткеч ялкын белән яна һәм Рөстәм үзен бу утның өлеше итеп тоя иде. Ул монда хәзер кунак түгел . Ул эшче һәм ул үз гаиләсе өчен урын әзерли иде.
**16 нче бүлек. Өмет тулы җәй**
Яңа Уренгойда җәй кыска, ләкин гаҗәеп иде. Кояш горизонт артына керми диярлек, ак төннәр эффекты тудырды. Вакыт күбрәк булгандай тоелды. Рөстәм төньяк тормышының ритмына күнекте: эш, ял, киләчәккә әзерлек. Ул хезмәт хакының бер өлешен өйгә әти-әнисенә күчерә, бер өлешен махсус ачылган счетка салып барды.
Бу вакытта Казан астындагы туган районда, имтихан вакыты килеп җитте. Әминә җитди әзерләнә иде. Ул аңлый: бу аның шансы. Рөстәм янына фәкать хатын булып килү түгел, ә аның партнеры, студент, белгеч булып килү шансы.
Алар һәр кич шалтыраша иде. Рөстәм аның предметларны кабатлавын, тест алдыннан борчылуын тыңлап, тынычландырды.
— Син барысын да беләсең, —ди ул. — Син үзең уйлаганнан да акыллырак.
— Куркыныч, үтмәсәм? Казанда үтмәгән идем, ә монда конкурс...
— Монда син ялгыз түгел, — искә төшерде Рөстәм. — Мин якында. Хәтта телефон аша да.
Документ тапшыру көне килеп җитте. Заман шартлары үз кагыйдәләрен куя. Прием комиссиясенә барып кояш астында чиратта басып тору кирәк түгел. Әминә, яхшы интернет булган, район китапханәсендә, компьютер артына утырды.
— Мин «Госуслуги»га керәм, — диде ул Рөстәмгә видеоэлемтә аша. Ул аның җитди йөзен, күзләрендә экран яктылыгын күрә иде.
— Әйдә, — хуплады ул. — Сканнарны җибәр. Аттестат, паспорт, СНИЛС.
—Яхшы, — Әминәнең бармаклары клавиатурада тиз йөгерә иде. — Төмән индустриаль университетының филиалын сайлыйм. Специальность — нефть-газ эше.
— Кирәкле нәрсә, — хуплады Рөстәм. — Җибәр.
Экранда «Гариза кабул ителде» дигән хәбәр күренде.
— Булды,— диде Әминә, урындык аркасына таянып. — Хәзер көтәргә.
— Бергә көтәрбез, — вәгъдә бирде Рөстәм.
Көтү атналары акрын үтә иде. Рөстәм эштә бу турыда уйламаска тырышып, двигательләр һәм трансмиссияләрне төзәтүгә чумса да, телефон селкенгән саен йөрәге туктый иде. Ул җавап аларның уртак планына бәйле икәнен аңлый. Теге вакытта алар бергә уйлап тапкан "өченче юл".
Алексей аның борчылуын сизде.
— Кыз документ тапшырдымы? — дип сорады ул бервакыт тәмәке тартканда.
— Әйе, — дип башын иде Рөстәм. — Җавап көтәбез.
— Үтәр, — ышанычлы итеп әйтте Алексей. — Эзләүче һәрвакыт таба. Ә сез икәү бер-берегезне эзлисез. Бу җитди.
Рөстәм төньякның биек күгенә карап торды.
— Өметләнәм,— тыныч кына әйтте ул. — Бик нык өметләнәм.
Бу көннәрдә ул әтисе сүзләрен ешрак искә төшерә башлады: «Кош кайда гына очмасын, оясын хәтерли». Һәм имам сүзләрен: «Бар булганыңны кадерлә». Аның эше, максаты, мәхәббәте бар иде. Хәзер көтәсе генә калды.
**17 нче бүлек. Никах көне**
Хәбәр август уртасында килде. Рөстәм фатирының тәрәзәсенә иртәнге кояш яктысы төшкәндә, «Госуслуги» порталыннан телефонга белдерү килде. Аннары Әминә шалтыратты.
— Рөстәм! — аның тавышы шатлыктан калтырый иде. — Мин кердем!
— Чынмы? — ул диван читенә утырды, эчендә җылылык таралганын сизеп. — Котлыйм, Әминә!
— Баллар үтте, — ул көлә иде, һәм бу көлү теләсә нинди музыкадан да яхшырак. — Мин кабул ителгәннәр исемлегендә!
Алар өчен бу фәкать уку гына түгел . Бу уртак тормышка рөхсәт иде. Хәзер алар рәсми рәвештә бергә була ала. Килеп йөрүләр, еллар буе көтеп яшәү генә түгел.
— Димәк, барысы да килеп чыкты, — диде Рөстәм. — Без планлаштырганча.
— Әйе, — җавап бирде Әминә. — Хәзер мин килә алам. Университет янында фатир арендага алырбыз.
— Мин инде вариант таптым, — диде Рөстәм. — Ике бүлмәле, уку йортыннан ерак түгел. Мин түләп куйдым инде.
— Син җитди икән, — диде ул йомшак кына. — Рәхмәт сиңа.
Кич белән алар әти-әниләре белән шалтыраштылар. Хәбәр тиз таралды. Рөстәмның әнисе шатлыктан елады. Әтисе елмайды, аның күзләрендә канәгатьлек бар иде.
— Күрәсеңме, — диде әтисе телефон аша. — Дөрес карар иттең. Кызны да ташламадың, эшне дә таптың.
— Рәхмәт, әти, — җавап бирде Рөстәм. — Хәзер Әминәне сорарга, аннан никах укытырга кирәк.
— Дөрес, — ризалашты әтисе. — Аллаһ алдында һәм кешеләр алдында чиста булыр өчен. Мин машина әзерлим.
Рөстәм бер атнага отпуск алды. Төньяк аны теләмичә генә җибәрде, ләкин цех начальнигы сәбәбен белгәч, фәкать җилкәсенә сукты: «Гаилә — мөһим эш. Паспортка мөһер белән һәм тыныч җан белән кайт».
Кире юл элекке елдагыдан бүтәнчә тоелды. Ул чакта ул шикләр белән, авыр йөрәк белән киткән иде. Хәзер ул ышаныч һәм бүләк тартмалары белән кайта. Багажникта Әминәнең әнисе өчен тукыма, татлы әйберләр, чәй һәм традицион татар сөлгеләре ята иде. Рөстәм узып барган баганаларга карап, аңлый иде: ул кунакка гына кайтмый. Ул үз язмышын алырга кайта.
Авылга кич белән килеп җиттеләр. Әминәнең әти-әнисе өе җәй ахырына карамастан чәчәкләргә күмелгән иде. Әнисе Гөлсинә апа ишек төбендә якты йөз белән бераз дулкынланып каршы алды.
Зур бүлмәдә өстәл җыелган иде. Ак сөлге, кайнар өчпочмак, чәк-чәк, тәм-том . Рөстәм әтисе янында утыра, үзен бер үк вакытта өлкән ир-ат һәм элек дискотекада кызларга якын килергә дә курыккан малай итеп тоя иде.
— Нәрсә, — Рөстәмның әтисе тамагын кырып башлады. — Без сезгә изге ният белән килдек. Улыбыз үсте, эш тапты, бераз тормыш күрде. Һәм йөрәге дә буш түгел. Кызыгыз Әминәнең кулын сорыйбыз.
Әминәнең әтисе Вәлиәхмәт абый, тыныч һәм акыллы ир-ат, ризалык бирде.
— Без Рөстәмнең ничек үзгәргәнен күрәбез. Аның хезмәтен күрәбез. Әгәр кызыбыз риза булса һәм сез аның өчен Аллаһ Тәгалә һәм кешеләр алдында җавап бирә аласыз икән — без каршы түгел.
Әминә янәшә бүлмәдә әнисе белән утыра иде. Аны чакырганда, ул күзләрен төшереп керде. Рөстәм аңа карады. Бу карашта элекке шик юк иде. Әминә тулаем риза.
— Әминә, — дип сорады әтисе. — Рөстәмның хатыны булырга ризамы?
— Әйе, — тыныч, ләкин ачык җавап бирде ул.
Бүлмәдә барысы да җиңел сулап куйдылар. Әминәнең әнисе шунда ук, шатлыктан сөйләнә-сөйләнә, чәй сала башлады. Традицион өлеш башланды: никах көне билгеләү, вак-төяк эшләр хәл итү. Рөстәм рәхмәт йөзеннән, Әминәнең әнисенә күлмәккә тукыма, әтисенә күптән теләгән сыйфатлы инструмент бүләк итеп бирде. Ләкин иң мөһим бүләк — сүз иде. Җаваплылыкны үз өстенә алучы ир-ат сүзе.
Бер атнадан, җомга көнне, өйлә намазыннан соң никах мәҗлесе үткәрелде. Гадәт буенча аны кыз өендә үткәрделәр. Никах укучы итеп, Рөстәмгә төпле киңәш биргән Илдус хәзрәтне чакырдылар.
— Күрәсеңме, Рөстәм, — тыныч кына әйтте хәзрәт. — Юллар сине кире алып кайтты. Хәзер инде син берүзең түгел.
Никах гадәти башланды. Илдус хәзрәт матур итеп Коръән укыды, догалар кылды. Дин кушкан барлык таләпләрнең үтәлүен кайгыртты. Шаһитләргә дә сораулар бирде. Аннары җитди йөз белән Рөстәмгә карады:
- Мәһергә нәрсә бирәсең, Рөстәм энем?
- Менә бу,- дип алдан әзерләнгән конверт чыгарды. Бу шәригать буенча мәҗбүри биреләсе бүләк. Кызга карата хөрмәт һәм тәэмин итә алу билгесе. Рөстәм конвертны шаһит кешегә бирде. Ул үз чиратында Әминәгә тапшырырга тиеш.
— Заманча эквивалентта алтын динарлар, — аңлатты Рөстәм шаярып.
Иң мөһим мизгел, ризалык сорау вакыты килеп җитте. Хәзрәт иң элек кыздан "риза булып барасыңмы", аннан егеттән "риза булып аласыңмы" дип сорады. Кияү белкбелән кәләш ризалык бирделәр.
Тагын дога укылды. Гарәпчә яңгыраш Әминәнең өен тутырды һәм күккә күтәрелде. Рөстәм эченнән тәрҗемәсен кабатлый, һәр сүзгә мәгънә сала иде. «Йа Аллаһ, бу гаиләне бәрәкәтле ит. Аларга изге токым бир. Аларга ризык һәм имин тормыш насыйп ит».
Дога тәмамлангач, имам кулын сузды.
— Котлыйм. Хәзер сез ир һәм хатын. Кешеләр алдында һәм Аллаһ алдында.
— Ир, — тыныч кына әйтте Әминә, елмаеп. Бу сүз сәер һәм гаҗәеп рәхәт яңгырый иде.
— Хатын, — җавап бирде Рөстәм, аның кулын тотып.
Әтисе аларның икесенә дә искәртте: никах — нокта түгел. Бу юлның башы.
— Хәтерлибез, әти, — җавап бирде Рөстәм.
Кич белән, Рөстәмның Яңа Уренгойга кире китер алдыннан (Әминә өйдә төрле эшләрне тәмамлап, бер айдан соң килергә тиеш иде) алар ишек алдында утырдылар. Йолдызлар авыл өстендә инде чыккан иде.
— Куркасыңмы? — дип сорады Рөстәм.
— Бераз, барысы да шулкадәр тиз үзгәрә.
— Үзгәрә, — ризалашты ул. — Ләкин без бергә. Иң мөһиме шул.
Ул кесәсеннән кечкенә тартма алды. Ул тартмада ике балдак-берсе көмеш, берсе алтын . Алтын балдакны Әминәгә киертте, көмешне үзе киеп куйды.
- Без бер-беребезгә тугъры булып яшарбез.
- Һичшиксез,- диде Әминә.
Әминә кулын күкрәгенә кысты. Яңадан аерылышу аның күңелен сыкратты, күзләренә яшьләр җыелды.
Рөстәм төнлә китте. Әтисе машинасы караңгы трасса буенча шуыша иде. Рөстәм тәрәзәдән карап барды. Авыл караңгылыкка кереп китә, ләкин аның эчендә ильич лампочкасы кебек, жылы ут яна иде. Ул фәкать кызның ризалыгын гына түгел, әти-әниләрнең бәрәкәтен һәм шушы көннәрдә корылган үзенең гаиләсе өчен яңа җаваплылыкны алып китә иде.
Кесәсендә телефон селкенде. Әминәдән хәбәр: «Мин сагынам инде, ирем».
Рөстәм әтисе «Приора»сының караңгы салонында елмайды.
— Мин дә, хатыным, — дип җавап бирде ул.
**18 нче бүлек. Туган якка кайту**
Биш ел үтте.
Машина, кыштан соң уңышлы ямалган, асфальт буенча җайлы гына бара иде. Руль артында Рөстәм утыра. Ул элекке унҗиде яшьлек егеттән бүтәнчә күренә хәзер.Заманында иске «алтылы»да район үзәгенә киткән егет, бүген инде чигә тирәсендә чал чәч төшкән, кыю карашлы, рульне салмак кына тоткан ир кеше. Янәшәсендә чибәр хатыны Әминә. Йөзендә бераз арыганлык сизелсә дә, назлы, йомшак карашы аны сөйкемле итә . Күп еллар элек клубта Рөстәмгә карата кабынган чаткы да сүнмәгән. Артта, балалар утыргычында, аларның кечкенә уллары йоклый.
Менә алар туган җирләренә кайталар.
Артта Яңа Уренгойда үтткән еллар. Кырыс климат, вахталар, Әминәнеңкызыл диплом белән тәмамлаган уку йорты. Рөстәм гади механиктан транспорт цехы сменасы начальнигы булды. Алар анда яшәделәр, эшләделәр, акча таптылар. Планлаштырганча. Ләкин акча счетка күбрәк килгән саен, кире кайтасы килү көчәйде.
Рөстәм тәрәзәдән узып барган каеннарга карап барды. Таныш урыннар. Менә Ильшат тәгәрмәчне тишкән борылыш. Ә менә бу калкулыкта алар район үзәге утларына карап торалар иде.
Башында, соңгы айларда Төньяктан китәр алдыннан еш ишеткән җыр сүзләре үзе үк килде. Ул машинада тыныч кына, фон булып яңгыраса да, һәр сүзе йөрәккә үтеп керде.
«Балачакта чапкан авыл юлы... Шул юллардан өемә кайтам».
— Таныйсыңмы? — дип сорады Әминә, авыл билгесенә башын ишарәләп.
— Таныйм, — елмайды Рөстәм. — Әле дә шул ук.
Ул Төньякны искә төшерде. Чиксез ак тигезлекне. «Себерләрдә күңел сагынган... Кайда минем якыннарым диеп, күңел өзгәләнә сызлаудан». Анда яхшы түлиләр. Анда хезмәтне кадерлиләр. Ләкин җан авырта .Әти-әниләр алар булмаган җирдә картая, шуның өчен. Өстәвенә, уллары татар авылын, әби-бабасын күрмичә, татар телен ишетмичә, татар, мөселман мөхитен тоймыйча үсә. Алар күп эшләделәр, җир астыннан нефть чыгардылар, җырдагыча, ләкин иң зур байлык монда иде.
Машина туган урамга борылды. Әти-әни өе шул ук, тик бераз капка янтайган һәм өйнең буяуы купкан. " Бераз ремонт кирәк булыр"дип уйлап куйды Рөстәм.
Капка каршында әтисе каршы алды. Ул шактый картайган, аркасы бераз бөгелгән, ләкин элеккечә горур. Ул тизрәк капканы ачты.
«Монда мине атам-анам көтә... Капкаларны зур итеп ачкан».
Рөстәм моторны сүндерде. Төньяк трассаларының шау-шуыннан соң , авыл тынлыгы аңа бик нык тәэсир итте .
— Килеп җиттек, — диде ул тыныч кына.
— Килеп җиттек, — җавап бирде Әминә, яулыгын төзәтеп.
Алар машинадан төштеләр. Рөстәм шунда ук әтисе белән күреште.
— Исәнме син, улым, — диде әтисе кулын сузып. Аның тавышында горурлык яңгырый иде. Улының зур дәрәҗәләргә ирешеп, чын ир-ат булып кайтуы аны горурланырга мәҗбүр итте.
— Вә галәйкүм әссәлам, әти, — Рөстәм әтисе кулын нык кысты, аннан аны кочаклады. Бу кочаклашуда барысы да бар иде: хәер-фатихасы өчен рәхмәт әйтү, озак аерылышу өчен гафу үтенү һәм ниһаять очрашу бәхете.
"Сәлам алам менә атамнан"
Әминә аның артыннан килде.
— Исәнме, әти, — диде ул.
— Исәнме, килен. Рәхим итегез, бик сагындык үзегезне. Кая әле, кечкенә улыбыз,- дип оныгына үрелде.
Өй ишеге ачылды. Ишек төбендә әнисе тора иде. Йөрәк җимешләрен күргәч тә, куллары калтырый башлады. Ул берни әйтә алмады, тик кочаклап елады.
«Өйгә кергәч күз яшьләре аша, каршы ала мине үз анам».
Рөстәм аны кочаклап, шактый гына утырды. Бу — Төньякта өлкәннәргә карата хөрмәт билгесе, ә күңелдә балачак хисләре.
— Әни, — пышылдады ул.
— Улым, —диде әнисе ниһаять сулышын җибәреп.
Әнисеннән килгән камыр, бөтнек һәм туган өй исе теләсә нинди парфюмнан да тәмлерәк иде. — Әни ,сине шундый сагындым...
Ул аның аркасын, җилкәләрен сыйпый иде, әйтерсең лә чынмы икәнен тикшерә.
— Инде елап бетердең, — диде әтисе янәшәдә басып, ләкин аның тавышында да дулкынлану сизелә иде. — Керегез, ерак юлдан кайттыгыз.
— Без өйгә кайттык, әти, — диде Рөстәм, торып. — Кунакка түгел.
Алар өйгә керделәр. Барысы да таныш иде. Стенадагы шул ук келәм, тәрәзә янындагы шул ук өстәл. Ләкин хәзер монда тормыш күбрәк иде. Әминә, гадәттәгечә, кухняга үтеп, әнисенә өстәл җыярга ярдәм итә башлады. Рөстәм залда әтисе белән калды.
— Анда, Төньякта ничек? — дип сорады әтисе, чәй салып.
— Яхшы эшләдек, — җавап бирде Рөстәм. — Тәҗрибә җыйдык. Акча бар. Ләкин... — ул тәрәзәдән үзенең иске ишегалдына карады. — Аңладык: иң мөһиме — түләгән җирдә түгел. Көткән җирдә.
Әтисе бу фикер белән килеште.
— Хәзрәт хаклы булып чыкты?
— Хаклы, — елмайды Рөстәм. — Бар булганыңны кадерләргә. Сәламәтлекне, гаиләне, әти-әниләрне. Без анда яхшы яшәдек, ләкин җан монда тарта иде. Күңел өзгәләнде. Хәзер монда булачакбыз. Республикада. Мин Казандагы нефть компаниясе белән килештем инде. Әминә дә проектта урын тапты.
— Димәк, тулысынча?
— Тулысынча. Өйне монда салырбыз. Сезгә якын.
Кич белән Рөстәм гаиләсе белән урамга чыкты. Кояш баеп, күк йөзен шул ук шәмәхә төсләргә буяган иде. Әминә улларын коляскада этеп бара.
Алар урам буенча атладылар. Тыныч, таныш урам.
«Балачакта чапкан авыл юлы... Моннан гаиләм белән мин барам».
— Хәтерлисеңме, — диде Әминә аның кулын тотып. —Без Казан турында хыяллана идек.
— Хәтерлим, — җавап бирде Рөстәм. — Аннары Төньяк турында хыялландык. Акча эшләү өчен.
— Ә хәзер?
— Ә хәзер монда булырга хыялланабыз, — йолдызларга карап туктады. Монда алар ачык күренә. Шәһәрнең ясалма яктылыгы юк.
— Без сынауларны үттек, Әминә. Төньякның зәһәр суыгын да, аерылышу хәсрәтен дә.
— Ләкин без бергә, — диде ул.
— Бергә, — раслады ул. — Һәм без өйдә.
Рөстәм туган өенә карады. Анда тәрәзәләрдән ут төшә. Анда әти-әнисе. Анда җылылык.
«Монда миңа барсы да якын,
Туган ягым сине сине яратам».
Рөстәм тирән сулыш алды. Ул әрем, җир һәм ирек исе тойды.
— Беләсеңме, — диде ул. — Мин бер нәрсәне аңладым. Бәхет юлның ахырында түгел. Һәм юлның үзендә дә түгел.
— Ә кайда?
— Үзең яраткан җиргә кайту, һәм яраткан кешеләреңне дә шунда алып кайту.
Әминә аның җилкәсенә сыенды.
— Без өченче юлны дөрес сайладыкмы?
— Без үз юлыбызны сайладык, — җавап бирде Рөстәм. — Һәм ул безне монда алып кайтты.
Алар Татарстанның йолдызлы күге астында тагын азрак тордылар. Еракта эт өрә. Кайдадыр яфрак шаулаша. Ә тормыш дәвам итә.
Алда шактый зур мәшәкатьләр көтсә дә, Рөстәм артык борчылмады, чөнки алар хәзер туган җирдә.
Ул авылда калган дусты Ильшатны искә төшерде — ул өйләнгән, эшли иде. Рамилне искә төшерде. Төньяктагы Алексейны искә төшерде. Һәркемнең үз юлы бар иде.
Ләкин аның юлы әйләнеш ясады. Һәм монда туктады.
— Киттек, — диде ул. — Әни кичке ашка көтә.
— Киттек, — ризалашты Әминә.
Алар өйгә таба киттеләр.Кайчандыр шул яшел чирәм буенча кечкенә, шук малай йөгереп йөри иде. Хәзер шул чирәмнән гаиләсе белән ир кеше бара. Максат белән. Җанда тынычлык белән.