Арча педагогия көллиятендә белем алучы Балтач кызы Гөлназ Әсхадуллина урта һөнәри белем бирү (СПО) учреждениеләренең «Педагогика» тармагы белем бирү кластерлары укучылары арасында II Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Олимпиада «Һөнәри осталык» федераль проекты кысаларында уза. Гөлназны ихластан котлап, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.