Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Татарский Мир

Сабан туе җитте

Татарның матур бәйрәмнәренең берсе – сабан туе чоры җитте. Хәзер аның ниндие генә юк: авыл сабан туе да, кичке сабан туйлар да, федераль сабан туе да, чит җирләрдә диаспора сабан туйлары һ.б. Аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Хәтта хәйрия сабан туе дигәне дә күренә башлады, уенда катнашу өчен акча түлисең дә, шуннан җыелган акча хәйрия була икән. Бу төр бер яктан кызык алым булса, икенче яктан бик бәхәсле күренә, чөнки сабан туе гомер-гомергә халык бәйрәме булган, анда акчалысы да, акчасызы да бертигез катнаша алган, бер төрле үк шатланганнар, ярышканнар, уйнаганнар, шатланганнар. Әйе, ярминкәләре дә булган, сату да иткәннәр, әмма уенда катнашкан өчен беркайчан да акча түләтмәгәннәр, ә киресенчә, халык җинүчеләргә бүләк итеп алдан ук күчтәнәчен әзерләп торган. Хәйрия өчен башка мөмкинлекләр дә җитәрлек, шәхсән үзем бу ике төшенчәне бергә кушып, халык бәйрәменең асылына зыян салу дип саныйм. Тагын бер күңелгә тигән нәрсә ул – бу бәйрәмнең исемен русчалатып әйтү, ул – сабантуй түгел

Татарның матур бәйрәмнәренең берсе – сабан туе чоры җитте. Хәзер аның ниндие генә юк: авыл сабан туе да, кичке сабан туйлар да, федераль сабан туе да, чит җирләрдә диаспора сабан туйлары һ.б. Аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Хәтта хәйрия сабан туе дигәне дә күренә башлады, уенда катнашу өчен акча түлисең дә, шуннан җыелган акча хәйрия була икән. Бу төр бер яктан кызык алым булса, икенче яктан бик бәхәсле күренә, чөнки сабан туе гомер-гомергә халык бәйрәме булган, анда акчалысы да, акчасызы да бертигез катнаша алган, бер төрле үк шатланганнар, ярышканнар, уйнаганнар, шатланганнар. Әйе, ярминкәләре дә булган, сату да иткәннәр, әмма уенда катнашкан өчен беркайчан да акча түләтмәгәннәр, ә киресенчә, халык җинүчеләргә бүләк итеп алдан ук күчтәнәчен әзерләп торган. Хәйрия өчен башка мөмкинлекләр дә җитәрлек, шәхсән үзем бу ике төшенчәне бергә кушып, халык бәйрәменең асылына зыян салу дип саныйм. Тагын бер күңелгә тигән нәрсә ул – бу бәйрәмнең исемен русчалатып әйтү, ул – сабантуй түгел, ә сабан туе һәм татарча шулай яңгырарга тиеш!

Сабан туеның традицион формасы булган кебек үк, һәр сабан туеның үз үзенчәлеге дә барлыгын танырга кирәк. Халык өчен бу тарихи бәйрәмнең булуы мөһим һәм ул халыкның бергә җыя, аралаштыра. Әлбәттә, тарихның төрле чорларында бу бәйрәмгә өнәмичә караулар да булмады түгел, ә шулай да, Җыен бәйрәменнән аермалы буларак, ул гомерлерәк булып, хәзерге көннәрдә гөрләп уза.

XX йөз башында матбугатта Сабан туена тел тидергән мәкаләләр күренә башлагач, тарихчы Гайнетдин Әхмәрев бу бәйрәмнең тарихы һәм аның татар халкы тормышындагы роле хакында 1906 елда “Казан мөхире” газетасында махсус мәкалә белән чыга.

Укучылар игътибарына шул мәкаләдән өзек тәкъдим итәбез.

“Казан мөселманнарының Сабан туенда гәрчә болгарларның мәҗүс заманнарыннан ук калган булса да, дингә һич тәгальлекы (мөнәсәбәте) юк, мәҗүс әсәрләре бер дә күрелми, әүвәлдә һәм дингә тәгальлеке булмаенча, мәгыз бер шатлыкка гына галәмәт булган. Кыш караңгысыннан җәй яктысына чыгып, җирнең өстендә кар бетеп, яшел чирәм чыгуына шатланудыр. Шул сәбәпле исеме Сабан бәйрәме дип аталмаган, бәлки туедыр.

-2

Чабышып, сикерешеп, көрәеп йөрү адәм балаларында, хәтта хайваннарда да шатлыкка галәмәттер. Сабан туеның дингә тәгальлекы булса, болай атлар, кешеләр уздырышып, сикерешеп, көрәшеп йөрмәсләр иде. Вилаятебездә булган мәҗүс таифәләрнең (чуаш, чирмеш, ар таифәләренең), безнең берлән бердәй, искедән калган ырым вә йолалары күп булса да, дини булган гадәтләрендә Сабан туена охшашлы атлар уздырышып, үзләре йөгерешеп, сикерешеп, көрәшеп йөри торган гадәтләре юк, бәлки бер махсус урынга җыелышып корбан чалып, ашап, эчеп кенә яталар.

-3

Кадим заманнарда безнең бабаларыбыз да шулар кеби чокыр янына җыелышып корбанга акбүзат, үрдәк, каз кеби кошлар чалып йөргәннәр. Шул гадәтләрнең әсәре Казан вилайәтендәге (төбәгендәге) мөселманнарда хәзер дә күреләдер. Сабан туе сабан игене чәчәргә торганда бергә җыелышып, шатланышудан гына гыйбарәт булганга күрә, аны ясауда дингә зарарлы һичнәрсә күрелми. Халыкның мондый иске гадәтләрен мөмкин кадәр сакларга лязим була (кирәк, тиеш). Тарихтан хәбәре бар кемсәләр (кешеләр) белерләр: халыкның үз гадәтләре беткән саен алар урынына якындагы көчлерәк (ягъни хисап йөзеннән зуррак) вә әсәрлерәк таифәләрнең (тәэсирлерәк халыкларның) гадәте керә бара.

-4

Казан вилайәтендә бик күп мөселман авылларында үзләренең искедән калган җыеннары бетеп, алар урынына урыс бәйрәмнәрен җыен кеби хөрмәт итәләр, шунда кунак чакырып, урыс авылында булган базарына яки ярминкәсенә барып, урыслар берлән уртак бәйрәм итәләр. [...] Дәхи дә тәкрар кыламын: халыкның искедән килгән гадәтләрен мөкаддәс санап, бетермәскә тырышырга кирәк. Бер милләтнең үз гадәтләре бетсә, алар урынына аз-аз гайре милләтләренең гадәтләре керә бара, гадәтләре тәмам авышып беткәч, милләт үзе һәм бетә. Бу күп мәртәбә тарихи тәҗрибәләр белән сыналган. Гайре милләтләр моны бик белә, шул сәбәпле Сабан туе кеби зарарсыз гадәтләремезне бетерергә үзебез тырышмасак та, аларны бетерергә иҗтиһад кылучылар бар”.

Татар милләтенең борынгыдан килгән матур бәйрәме озын гомерле, бәрәкәтле булсын! Аңа сак карарга, гадәтләрен хөрмәт итәргә, әдәплелек белән күп еллар бәйрәм итәргә язсын!

Эльмира Сәлахова

.