Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Чүллекне дә гөл иткән халык без!

Оешма 2001 елның 24 маенда төзелеп, аның беренче рәисе күренекле җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Яһүдина була. 2013 елдан оешманы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Вәзих Исхаков һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты, нәширә, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаева җитәкли. 2018 елдан оешманың рәисе вазыйфасын мәгариф ветераны Флүсә Назаргулова биләде. Ә инде 2023 елдан бу вазыйфа миңа йөкләтелде. Оешма эшчәнлеге нигезендә миллилек һәм динилек ята, эшчәнлегебезнең төп максаты – халкыбызның телен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, үзаңын үстерү, мәдәният, мәгариф, матбугатны куәтләү. Районнардагы бүлекчәләр эше дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Казанга сәфәр оешманың 25 еллыгына һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Анда Уфа шәһәре, Чишмә, Благовар, Кушнаренко, Чакмагыш, Миякә, Бишбүләк, Бүздәк районнары җитәкчеләре һәм актив әгъзалар катнашты. Казан безне аяз кү
Оглавление
    Чүллекне дә гөл иткән халык без!
Чүллекне дә гөл иткән халык без!

Чүллекне дә гөл иткән халык без!

“Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары Казанга сәяхәт кылды

Оешма 2001 елның 24 маенда төзелеп, аның беренче рәисе күренекле җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Яһүдина була. 2013 елдан оешманы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Вәзих Исхаков һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты, нәширә, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаева җитәкли. 2018 елдан оешманың рәисе вазыйфасын мәгариф ветераны Флүсә Назаргулова биләде. Ә инде 2023 елдан бу вазыйфа миңа йөкләтелде.

Оешма эшчәнлеге нигезендә миллилек һәм динилек ята, эшчәнлегебезнең төп максаты – халкыбызның телен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, үзаңын үстерү, мәдәният, мәгариф, матбугатны куәтләү. Районнардагы бүлекчәләр эше дә игътибарга һәм ихтирамга лаек.

Казанга сәфәр оешманың 25 еллыгына һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Анда Уфа шәһәре, Чишмә, Благовар, Кушнаренко, Чакмагыш, Миякә, Бишбүләк, Бүздәк районнары җитәкчеләре һәм актив әгъзалар катнашты.

Казан безне аяз күк йөзе, чагу кояшлы көн белән колач җәеп каршы алды. Сәфәребез Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очрашудан башланып китте. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Дөньяның төрле почмакларыннан килгән һәр татар кешесен Казанда күрүебезгә бик шатбыз, чөнки бу инде безнең бердәм булуыбызны күрсәтеп тора. Бүген менә шушылай тупланып, бергә сәфәргә чыгуыгыз, кунакка килүегез өчен рәхмәт! – диде Данис Фәнис улы.

Анан соң оешмабыз эшчәнлеге, вәкилләре белән танышу җанлы сөйләшү форматында барды. Әйтергә кирәк, оешмабызга нәфис сүзгә, җыр-моңга гашыйк шәхесләр тупланган. Сәхибҗамаллылар арасында язучылар, шагыйрәләр, композиторлар, рәссамнәр, журналистлар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре бар. Әлеге очрашу да җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды. Шагыйрә Фәүзия Гайзаман тирән эчтәлекле шигырен яттан сөйләп, күңелләрне тетрәндерсә, әлеге сәфәргә чыккач хисләрен шигъри юлга салган шагыйрә Галия Арсланова өр-яңа шигырен укып ишеттерде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, автор-башкаручы Резида Сабитова җыр-бүләк ясаса, шагыйрә Әлфия Булат үзенең шигырен укып ишеттерде. Оешмабызның шәрәфле җитәкчесе Флүсә Назаргулова Башкортстан белән Татарстан арасындагы дуслык җепләренең тагын да ныгуын билгеләде һәм монда ике республика җитәкчелегенең, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады.

Бу көнне арабызда яшь җырчы Кадрия Исламова да булып, әлеге очрашуга ямь өстәде. Ул якташыбыз Роберт Миңнуллинның шигырен яттан сөйләде һәм моңлы тавышы белән җыр башкарып, матур бүләк ясады. Кызым Кадриянең оешмабыз вәкилләре белән очрашуга килүе бер дә гаҗәп түгел, чөнки ул Уфадан Казанга Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә эшкә күчкәнче “Сәхибҗамал” оешмасы үткәргән чараларда бик теләп катнашты, актив әгъзасы булды.

Очрашуның тагын бер бизәге булып шагыйрә Гөлинә Шәйхинең чыгышы торды. Ул тирән эчтәлекле шигырен укып, күңелләрне хисләндерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Русия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча комитеты җитәкчесе Марс Тукаев оешмабыз эшчәнлегенә соклану белдерде һәм рәхмәт сүзләре җиткерде: “Иң авыр вакытларда да сез безнең таянычыбыз булдыгыз, эшчәнлегебезне һәрвакыт хупладыгыз, барлык чараларда актив катнаштыгыз. Киләчәктә дә бердәм булып, милләтебез алдында фидакарь хезмәт куюыгызга ышанам”, – диде ул.

Очрашу барышында Марс Рифкать улы гыйбрәтле тарих белән дә уртаклашты. Берничә ел элек ул эш сәфәре белән Бурятия Республикасында була. Татарстан делегациясе вәкилләрен Монголия чигендә урнашкан татарлар яшәгән авылга алып баралар. Совет чорында әлеге авылга Татарстанда яшәүче татарлар Бурятия Республикасының икътисадын үстерү өчен махсус күчерелә.

– Әлеге авылда безгә авыл хакимияте башлыгы булып озак еллар эшләгән Тату Суфи улы гыйбрәтле вакыйга сөйләде һәм күз яшьләре аша татарларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Баксаң, Бурятиягә күченгән татарлар үзләре белән җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш орлыклары алып килеп, чүллектә бакча үстерүгә ирешкән икән. “Гасырлар буена мондый хәлне күрмәгән һәм белмәгән урындагы халык моңа бик гаҗәпләнде, алай гына да түгел, әлеге башлангычка сәерсенеп карады хәтта ышанмады. Ә татарлар Селенга елгасыннан авылга су үткәрде һәм яшелчә, җимеш бакчалары үстерүгә иреште. Бу гаҗәеп хәлне күрергә Советлар Союзының төрле төбәкләреннән, Монголиядән кешеләр килде, үзәк телевидение өчен тапшырулар эшләнде. Татарлар чүллектә дә гөл-бакча үстерә алган тырыш, уңган халык ул”, – дип сөйләгән иде аксакал, – диде Марс Рифкатович.

Очрашуда катнашкан Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәхибҗамаллылар белән кызыклы әңгәмәне дәвам итеп, гаилә кыйммәтләрен, туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауда хатын-кызның зур роль уйнавын асызыклап, шушы темаларга кагылышлы мәсьәләләр хакында сүз алып барды.

Очрашуның ахырында халкыбызның матур гореф-гадәте буенча ике як та бер-берсенә бүләк-күчтәнәчләр өләште.

Җылы мохиттә узган, киләчәктә эшчәнлегебезне тагын да җанландырырдай уй-фикерләр яңгыраган фәһемле очрашудан күңелләргә илһам алып, сәфәребезне Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылган Казан буенча сәяхәттә дәвам иттек.

Иске Татар бистәсендә халкыбызның тарихында үз эзен калдырган шәхесләребезнең исемнәрен искә төшердек. 1768 елда нигез салынган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган Апанай мәчете һәм башка биналарны күреп сокландык, риваятьләрдә сөйләнгән Кабан күле буенда йөрдек, Юнысовлар мәйданындагы парк белән хозурландык

Арытаба экскурсиябез Казан Кирмәне җирлегендә дәвам итте. Искиткеч матур архитектуралы Татарстанның һәм Казанның үзәк Кол Шәриф мәчетенә, Сөембикә манарасына сокландык, экскурсияне үткәргән Надия Галиева сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлап, тарихыбызны барладык.

Сәфәребезнең төп максатларының берсе – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская каберен зиярәт кылу иде. Яңа татар бистәсе зиратында безне Татар китабы йорты директоры, Казан федераль университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Айдар Шәйхин каршы алды һәм озатып йөрде. Ул әлеге зиратта җирләнгән бик күп шәхесләрнең каберләре янында туктап, алар хакында кызыклы һәм тулы мәгълүмат бирсә, без инде хәтерләребездә аларның исемнәрен яңарттык, бу дөньяның бары тик өч көнлек икәнлеген һәм үз артыбызда нинди юл калдыра алуыбыз хакында уйландык.

Халкыбызның асыл кызы, төрки дөньясында беренче актриса, Татарстанда, Башкортстанда милли театр сәнгатенә нигез салучы, талантлы режиссер Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская каберенә чәчәк гөлләмәсе куйгач, аның рухына багышлап догалар укыдык.

Сәфәребезнең беренче көне кичке Казанның матурлыгына, төзеклегенә, туристларның күплелегенә сокланып һәм хозурланып узды.

Сәяхәтебезнең икенче көне иртәсендә Арча районына юл тоттык. Ни хикмәт, юл күрсәтүче навигатор безне урау юл белән алып киткән булып чыкты. Без моны шактый юл узгач кына белдек һәм кире борылмаска булдык. Бер генә гамәл дә юкка булмый дигәндәй, Казан артында урнашкан авылларны да күрә алуыбызга сөендек. Юл өстендәге һәр авыл төзек, йортлар, капкаларның милли бизәкләр белән бизәлүенә игътибар иттек. Ни дисә дә, кешеләрнең яшәеше әнә шул йорт-кураларның торышында да чагыла бит.

Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка исән-имин килеп җиткәч, Тукаевлар музей-йорты мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина ихлас каршы алды. Әлеге музей Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф мулланың тергезелгән утарында урнашкан. Шагыйрьнең әти-әнисенең йорты һәм аның көнкүреше белән танышып, шул чор вакыйгаларына чумдык, кечкенә Габдулланың әче язмышка дучар булуын тагын бер кат йөрәгебез аша үткәрдек. Ә инде Ләйлә Мөнир кызы экскурсияне бай эчтәлекле, кызыклы итеп үткәрүе өчен рәхмәт сүзләренә күмелде.

Арытаба юлыбыз Яңа Кырлайга дәвам итте. Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы бөек татар халык шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. Әлеге музей комплексына Габдулла Тукай музее, Сәгъди абый йорты, Әхмәтхан бай йорты һәм Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йорты керә.

Габдулла Тукай музее шагыйрьнең 140 еллыгына ремонтланып, аның туган көнендә янә ишекләрен ачты. Узган елның август аендагы сәфәрдә бай матур, заманча музейга сокланып кайткан идем. Бу юлы ул тагын да искиткеч булып ямьләнгән, территориясе, юллары төзекләндерелгән. Монда экскурсовод Гөлнур Шәрәфиева югары дәрәҗәдә экскурсия үткәрде.

Алда язуымча, оешмабызда шагыйрәләр күп. Тукайга багышланган төрле чараларда, Интернет челтәрләрендә үткәрелгән флешмобларда алар теләп катнаша, үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша. Шуны искә алып, без оешмабызда торган шагыйрәләребезнең Г. Тукайга багышланган шигырьләрен бер альбомга тупладык һәм Габдулла Тукай музеена бүләк иттек.

Сәфәребезне табигатьнең иң хозур чагы – бөтен дөнья саф яшел төскә буялган, җир өсте ямьле һәм хуш исле чәчәкләргә чумган май аена тәгаенләвебез дә юкка түгел. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган, балачагы узган, үзенең әсәрләрендә мактаган, данлаган, дөньяга таныткан җирләрне үз күзебез белән күрү теләге көчле иде. Әйе, Тукай эзләре буйлап йөрү, ул күргән, сокланган табигать кочагында булу күңелләрне сафландырды, хисләндерде. Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки музей артында гына яр буенда үләннәр-ташлар арасыннан Ия елгасы ага. Ә елганың икенче ярында куе урманнар күренеп тора. Тукай Кырлай урманында яшәгән шүрәле хакында язса, Бакый Урманче шул шүрәлеләрне сынландырган һәм алар музей янына урнаштырылган. Монда безгә балачактан таныш Су анасы, кәҗәләр һәм башка әкият персонажлары да “яши”. Ия елгасы яры буендагы ял паркына, 140 яшьлек мәһабәт нарат агачына һәм башка бик күп нәрсәгә хозурландык, олуг, бөек шәхесебез халкыбыз күңелендә озак еллар яшәсен өчен зур эшләр башкарылуын күреп сокландык, горурландык.

Бу мәкаләмдә мин әдәби-мемориаль музей комплексында күргәннәремне махсус рәвештә язып бетермәскә булдым: мең кат сөйләгәнче, бер кат килеп күрү хәерлерәк булыр, дусларым.

Тукайның бөеклеген тагын-тагын аңлап, тоеп, аның рухы белән тулыланып сәфәребезне арытаба дәвам иттек.

Искиткеч бай һәм матур табигать, саф һава, урман-кырлардан, таулардан хасил булган җир көче шунда туганнарга тәэсир итми калмый, дип язарга яратабыз без, журналистлар. Чынлап та, моны башкача нәрсә белән аңлатып була соң? Нәкъ Арча районында бөтен дөньяга танылган Тукайдан тыш, бик күп билгеле шәхесләр дөньяга килгән. Алар арасында Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та бар. “Арча ягына юлым төшсә, Айдар абыйның йорт-музеен күрергә насыйп булсын!” – дип теләгән идем. Шөкер, теләгем кабул булды. Айдар Фәтхрахман улына шалтыратып, Уфадан бер төркем иҗтимагый оешма вәкилләре белән сәяхәт кылуыбыз һәм аның туган авылы Урта Бирәзәгә керү мөмкинлеге булуын хәбәр иттеп, рөхсәт сорадым. Айдар абый үзе Казанда яшәсә дә, туган нигезен ташламый. Алай гына да түгел, кендек каны тамган нигезендә ул йорт-музей булдырган.

Без килүне Айдар абый капка янында көтеп тора иде. Ул һәркайсыбызны ихлас сәламләп каршы алды. Ихатага узуга йорт янындагы бакчаның гөл-чәчәкләргә һәм агачларга күмелеп утыруын искә алдык. Монда 100дән артык агач үсә икән. Аларның һәркайсының үз тарихы бар. Хуҗа боларны җентекләп сөйләгәннән соң, йорт эченә үттек. Килеп керүгә үк Айдар абый алдан хәстәрләгән күчтәнәчләрен һәм үзенең китапларын бүләк итеп өләшеп чыкты. Сәфәрдәшләрем мондый игътибарга һәм ихтирамга хәйран калып, рәхмәт сүзләрен әйтә-әйтә музей бүлмәсенә үтте.

Җыйнак кына бүлмәгә килеп керүгә зәвыклылык сизелде. Айдар абый һәр экспонат хакында сөйләде һәм үзенең хатирәләре белән бүлеште:

– Менә бу эш кораллары барысы да әтиемнеке. Мин аларны кадерләп саклыйм. Әлеге сөт сепараторын күргән саен әнием исемә төшә. Менә бу бәллүдә мин үскәнмен. Ә монысы беренче гармуннарымның берсе, – дип сөйли-сөйли кулына кечкенә гармун алды һәм күрекләрен тартуга үзәкләрне өзәрдәй моң агылды. Ә инде бераздан сәфәрдәшләрем гармунчыга кушылып җыр сузды.

– Хатыным Халисә бакыйлыкка күчкәч, бик өзгәләндем, юксындым, үз-үземне кая куярга белми башладым. Менә шул вакытта үземә яңа шөгыль булдырдым да инде. Әти-әнидән калган һәр әйберне табып алдым, юасын – юдым, чистартасын – чистарттым. Шушы бүлмәне булдыргач, тәртипкә салып урнаштырдым, – ди Айдар абый.

Әйе, кечкенә шушы музейда бер гаилә тарихы гына түгел, тоташ ил тарихы да чагыла. Мондагы һәр экспонатның үз тарихы бар, шуның өчен дә ул кадерле һәм бәяләп бетергесез.

Озата чыкканда Айдар абый янә гармунын кулына алды һәм “Яшәү барыбер кызык” җырын башкаруга без дә аңа кушылдык. Айдар Фәйзрахмановның талантына, уңганлыгына, тырышлыгына, киң күңелле булуына сокланмыйча мөмкин түгел. Әйе, татарлар искиткеч талантлы, тырыш, уңган, үткәненең – кадерен, шәхесләренең кадерен белгән һәм чүллекне дә гөл иткән халык икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык.

Тормышыбызның асылы, яшәешебезнең мәгънәсе хакында уйланырдай бай эчтәлекле, тәэсирләргә, хис-тойгыларга мул ике көнлек сәфәребез тәмамланганда инде көн кичкә авышып, безне туган якларыбызга юл көтә иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА, “Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе. Уфа – Казан – Уфа.