Мәгърифәтче, нашир, тәрҗемәче, язучы, журналист, драматург һәм хәйрияче Әхмәтгәрәй Хәсәни – татар басмасы һәм матбугатын яңа баскычка күтәргән шәхес. Заманы өчен файдалы, сыйфатлы басмалары белән танылуыннан тыш, ул – татар яшьләрен туплаган, милләт үсеше өчен гыйлемен, талантын һәм матди байлыгын да кызганмаган шәхес. Гаять кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган зыялы бу шәхес барыбызга да үрнәк булып тора.
1. Сәүдәгәр гаиләсендә үскән мәгърифәтче
Әхмәтгәрәй Хәсәни Казан арты сәүдәгәре гаиләсендә беренче бала булып 1883 елны дөньяга аваз сала. Әтисе Сибгатулла сәүдә эшеннән тыш, хәйриячелек белән дә шөгыльләнгән. Ике улын да үз эшен дәвам итүче сәүдәгәрләр итеп күрәсе килә. 1888 елда ата кеше гаиләсе белән Казанга күченә һәм биредә ул мануфактура сәүдәсен дәвам итә. Әхмәтгәрәйнең балачагы Казанда уза.
2. Тирән белемле
Малай балачактан ук тирән белем ала. Бәләкәй чагында әтисе өйгә укытучылар чакырып укыта. Аннары улын Казанның данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Хәсәни рус, төрек, гарәп, алман һәм француз телләрен камил белгән, бу белеме аңа соңрак тәрҗемәче буларак зур уңышларга ирешергә ярдәм иткән. Алга таба үзе нигезләгән «Аң» журналында тәхәллүс белән чыгарачак мәкаләләреннән аның төрле мәдәниятләрне белүе, дөньякүләм фәлсәфә, әдәбият һәм сәнгать тарихы белән таныш булуы бик яхшы аңлашыла. Димәк, алдыбызда шул чорның өлге булырдай бер вәкиле: сыйфатлы белем алган һәм алдынгы карашларга ия егет.
3. Каюм Насыйри белән күршеләр
Башкалада Хәсәниләрнең йорты Печән базары тирәсендә, Каюм Насыйриның күршесендә генә була. Бөек мәгърифәтченең янәшәсендә генә үсү шулай ук Әхмәтгәрәйгә йогынты ясаган. Истәлекләрдә аның әле үсмер чагында ук Каюм бабай янына йөреп аралашуы турында мәгълүмат бар.
4. Наширлек эшен чит илләрдән өйрәнеп кайткан
1907 ел башында Хәсәни китап нәшер итү эшен башлый. Бер ел эчендә 13 китап бастыра. Рус әдипләренең татар теленә тәрҗемәләре басылып чыккан. Басмаханә эше буенча тәҗрибә туплау өчен, Швейцария, Польша, Алмания, Франциягә бара. Ә инде дусты Габдрахман Рәхмәтуллин белән берлектә, Әхмәтгәрәй Хәсәни 1909 елның 1 гыйнварыннан рәсми рәвештә «Гасыр» нәшрияты эшен башлый. Нәшер ителгән китапларын сату өчен кибет тә ача. «Гасыр» 14 елда 153 төрле китап бастырырга өлгерә, гомуми тиражы – 437 500 данә! Болар – заманның иң прогрессив басмалары. Нәшриятта «Театр мәҗмугасы» сериясендә драма әсәрләре дөнья күрә. «Әдәбият мәҗмугасы»нда татар әдипләренең әсәрләре дә, русчадан тәрҗемәләр дә чыгарыла. Фәнни-популяр китаплар өчен «Голум вә фәннун», мәктәпләр өчен «Дәрес китаплары», ә үсмерләр әдәбияты өчен «Балалар дөньясы» серияләре барлыкка килә.
5. «Аң» журналы
1912–1918 елларда татар телендәге «Аң» журналының нашире һәм мөхәррире булган. Журналның беренче санында Габдулла Тукайның «Аң» шигыре урнаштырылган. Бу журнал татар мәдәнияте тарихында аерым урын били, анда Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов һ.б. күренекле язучыларның әсәрләре басыла. Журнал битләрендә татар укучысына дөнья әдәбияты үрнәкләре, хәтта классик рәссамнарның репродукцияләре дә тәкъдим ителә!
123 саны чыгарга өлгергән журналның уңышы – Әхмәтгәрәй белән Зәйнәп Хәсәниләрнең казанышы. Нәшриятның да, журналның да эшен тулысынча диярлек шул ике кеше алып бара. Бу – чыннан да, эчкерсез, ихлас хезмәтнең күркәм бер үрнәге. Журналда аның «Рух гыйлеменнән бер ләүхә» исемле тәрҗемә трактаты басыла. Бу – татар телендә психология өлкәсендә язылган беренче текстлардан. Журнал тарихы 1918 елда өзелә. Аны чыгарыр өчен оештырылган типография дә башта дәүләткә арендага бирелә, аннары Рәхмәтуллин белән Хәсәни аны бөтенләйгә дәүләт кулына тапшыра.
6. Гаиләсе
Әхмәтгәрәй Хәсәни 20 яшендә сәүдәгәр, 13 мәчет һәм 7 мәдрәсә салдырган Ногман хаҗи Габделкәримовның кызы Зәйнәпкә өйләнә. Зәйнәп Казанның укымышлы, чибәр кызы булган. Әтисе, өй укытучысы яллап, аны рус, француз телләренә, музыкага өйрәттергән. Йортларында бай китапханә, анда татарча, төрекчә китаплар белән бергә, рус һәм Европа халыкларының классик әдәбиятлары да урын алган. Зәйнәп «Халидия» мәдрәсәсендә дә укыган. Татар тарихында Зәйнәп Хәсәния 1917 елга кадәрге беренче татар хатын-кыз журналистлары рәтеннән. Ире оештырган «Аң» журналында җаваплы сәркатип булып эшләгән. Иренең алыштыргысыз ярдәмчесе. Нәшрият, журнал чыгару эшчәнлеген җайга салу өчен, үзенең бирнәдәге малын да тапшырган! 4 балалары туа: Әхмәтгали, Әминә, Рәфкать, Чыңгыз. Зәйнәп ханым гомеренең соңгы елларында япа-ялгыз кала. Казанда җирләнә.
7. Тукайның соңгы хаты Зәйнәпкә язылган
Тукай вафаты алдыннан соңгы хатын да нәкь менә Хәсәнинең хатыны Зәйнәпкә юллаган була: «8 нче санга бар кадеремне җибәрдем. Беренче корректурасын үземә күрсәтсәгез икән», – ди шагыйрь. Бу хат 1913 елның 28 мартында язылган.
Тукай Әхмәтгәрәйнең өендә дә, дачасында да була, гомумән, гаилә дустына әверелә. Ахыр чиктә, Тукай белән Клячкин хастаханәсендә хушлашкан соңгы кешеләрнең берсе дә – Әхмәтгәрәй. Шагыйрьнең вафатыннан соң Ә. Хәсәни «Аң» журналының 1914 елгы апрель санын тулысынча Тукайга багышлаган. Еллар үткәч, Татарстан Дәүләт музеена Тукай һәм замандашлары белән бәйле шактый гына экспонатларны тапшыручы да Зәйнәп Хәсәния булган. Хәсәниләр Габдулла Тукайның иҗатын таныту, аның турында халыкка җиткерү, әдәби һәм рухи яктан ярдәм итү өчен зур көч куйган.
8. Тәхәллүсе
Әхмәтгәрәй Хәсәни үзе дә иҗат иткән. Бер актлы «Денщик Гали», «Хат болгатты» комедияләре, балалар өчен «Батыр тегүче һәм үги ана» хикәяләр җыентыгы авторы. Ул Гали Ильяc тәхәллүсе белән пьесалар һәм хикәяләр язучы буларак та билгеле. Татар укучысын Көнчыгыш һәм Европа әдәбияты үрнәкләре белән таныштырырга кирәклеген аңлый, шуңа күрә ул тәрҗемә эшчәнлеге белән җитди шөгыльләнә: А.Чехов, А. Амфитеатров, А. Апинянский, А. Франс әсәрләрен, Ф. Ницшеның фәлсәфи хезмәтләрен, төрек язучысы Б. Тоган әсәрләрен татар теленә күчерә.
9. Энесе Габделбари – сәнгать кешесе
Бертуган энесе Габделбари музыкага һәвәс була. Үзе дә күптөрле уен коралларында, бигрәк тә скрипка, курайда уйнаган. Көйләр дә язган. Габделбари Әхмәтгәрәйнең хатыны Зәйнәпнең сеңлесе Гайшәгә өйләнә. Гайшә үзенең бизәнү әйберләрен сатып, иренә пианино алып бүләк иткән. «Шәрык клубы»нда алты тавышлы кыллы оркестр оештыра. Алдынгы татар яшьләрен берләштергән клубта спектакльләр һәм концертлар куела, лекцияләр укыла, «әдәбият ахшамнары» уздырыла. 1917 елдан соң көйләрен композитор Җәүдәт Фәйзигә тапшырганы билгеле.
10. Тарихта калган мирас
Яшел Үзән районындагы «Васильево» санаториясе территориясендә Әхмәтгәрәй Хәсәни йорты бүген дә данлы елларның шаһиты булып тора. Әмма әлеге йорт диварларында Хәсәни исемен мәңгеләштергән элмәтакта юк. Югыйсә бу йортта заманында Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм татарның башка әдипләре еш кунак булган. Журналга исем табу мәсьәләсе Хәсәниләр дачасында үткән мәҗлестә хәл ителә. Бу дусларча киңәшмә-мәҗлестә Тукайның да катнашканы, журналга «Аң» исемен тәкъдим иткәне билгеле.