Борын заманда бер бабай белән бер әби яшәгән. Аларның бердән бер кызлары булган. Әби белән бабай бу кызны бик акыллы, бик тыңлаучан итеп тәрбияләгәннәр. Бер сүз каршы дәшмәгән, ни әйтсәң шуңа күнгән бу бала. Акыллы булган инде. Шулай үсеп буйга җиткән, алма кебек бик матур кыз булган. Бер егет белән гыйшыклары туган.
Ул заманнар шундый булган, кызларга якынлык турында берни сөйләмәгәннәр. Имеш, белмәү - сафлык. Әммә шушы белмәү кызның башына җиткән дә инде. Ул бит бик тыңлаучан булган, сөйгән кешесе сүзенә каршы киләлмәгән. Бик тыңлаучан итеп үстергәннәр инде аны. Һәм белемсез. Ни кылганын белмәгән дә. Шулай итеп буйга узган.
Егетне зинданга салганнар. Юк, сез уйламагыз, аның гаебе булмаган, заманы шундый булган, тотканнар да япканнар. Гаеп бармы-юкмы карамаганнар. Япмасалар өйләнгән дә булыр иде, эчендә кере булмаган, гармуннары уйнап ашыккан гына шул. Ләкин... зинданда килеш өйләнеп булмый.
Әби белән бабайны зур пазур көткән инде. Ләкин болай булмый. Күрәләтә пазурга калып булмый. Аң