Кызыл Байрак авылы клубы һәм китапханә мөдире 18 майда ел саен Халыкара музейлар көне билгеләп үтелүе турында сөйләде һәм кунаклар игътибарына Салих Сәйдәшевкә һәм Кызыл Байрак бистәсе тарихына багышланган музей экспозициясен тәкъдим итте. Бу үсеп килүче буынга музейлар саклаган бәһасез мирасны, үткәннәр турындагы белемнәрне саклау һәм арттыруның мөһимлеген искә төшерү өчен менә дигән сәбәп. Кунакларга Кызыл Байрак бистәсенең нигезләнүе һәм үсеше, Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗат юлы, аның Кызыл Байрактагы мәдәни эзе турында сөйләделәр. Кызыл Байрак бистәсенә нигез салучыларның берсе педагог, журналист, татар мәгърифәтчесе Шиһаб Әхмәров булуы турында, ул 1912 елда Әминә Сәйдәшевага өйләнә һәм аның энесе - кечкенә Салихны үз карамагына ала, аның уникаль музыкаль талантын ача. Кунаклар Сәйдәшевнең һәм башка күренекле мәдәният эшлеклеләренең җәйге вакытларын үткәрергә бик яратуларын белделәр: биредә Салих Сәйдәшев, Шәриф Камал, Гадел һәм Рөстәм Кутуй, Фәйзулла Туишев, Һади Такташ һ.б. о