88 төбәк катнашкан бу зур марафонда райондашларыбыз да сынатмады! Гомуми нәтиҗәләр буенча Шекше төп мәктәбе 3 урын яулады һәм бүлекчәне үстерү өчен 200 000 сум күләмендә грант отуга иреште! Бу җиңүнең төп этәргече — остазларыбызның берсе Гөлгенә Габделхакова. Сезнең фидакарьлегегез, балаларга булган мәхәббәтегез һәм бетмәс-төкәнмәс энергиягез, команданы шундый зур биеклеккә күтәрде! Чын күңелдән тәбрик итәбез һәм алдагы елларда тагын да зур җиңүләр телибез!
«Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләре арасында узган Бөтен Рәсәй күләм бәйгесенә йомгак ясалды
ВчераВчера
~1 мин