Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Текст татарской песни «Киек казлар» (4 версии)

Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда-җилләрдә
Киек казлар кыйгылдаша
Мин белмәгән телләрдә. Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип,
Елашалар микәнни? Безнең дә бит шулар сыман
Киткән еллар бар иде;
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дигән чорлар бар иде. Киек казлар кыйгылдаша,
Сау бул, якташ, диләрдер.
Әллә кайтыр, әллә кайтмас
Безнең башлар, диләрдер. Казлар кебек очасылар —
Китәселәр юк минем;
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дияселәр юк минем. Кыйгылдашып болытларда
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә. Күктә моңлы җыр калдырды
Киек казлар чылбыры
Яңа язларга кәдәрле
Сагынырмын бу җырны. Йөрәгем дә, хисләрем дә
Хушлашкан кошлар белән
Алар минем хәлне белми
Мин аларныкын беләм. Беләм авыр минутлары
Талган канаттай авыр
Киткәннәр булсын түземле
Көткәннәр булсын сабыр. Йөрәгем дә, хисләрем дә
Хушлашкан кошлар белән
Алар минем хәлне белми
Мин аларныкын беләм. Күктә моңлы җыр калдырды
Киек казлар чылбыры
Яңа язларга кәдәрле
Сагынырмын бу җырны.
Оглавление

1. Марс Макаров көе, Хәсән Туфан сүзләре

Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда-җилләрдә
Киек казлар кыйгылдаша
Мин белмәгән телләрдә.

Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип,
Елашалар микәнни?

Безнең дә бит шулар сыман
Киткән еллар бар иде;
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дигән чорлар бар иде.

Киек казлар кыйгылдаша,
Сау бул, якташ, диләрдер.
Әллә кайтыр, әллә кайтмас
Безнең башлар, диләрдер.

Казлар кебек очасылар —
Китәселәр юк минем;
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дияселәр юк минем.

Кыйгылдашып болытларда
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә.

2. Илназ Сафиуллин көе, Вера Усманова сүзләре

Күктә моңлы җыр калдырды
Киек казлар чылбыры
Яңа язларга кәдәрле
Сагынырмын бу җырны.

Йөрәгем дә, хисләрем дә
Хушлашкан кошлар белән
Алар минем хәлне белми
Мин аларныкын беләм.

Беләм авыр минутлары
Талган канаттай авыр
Киткәннәр булсын түземле
Көткәннәр булсын сабыр.

Йөрәгем дә, хисләрем дә
Хушлашкан кошлар белән
Алар минем хәлне белми
Мин аларныкын беләм.

Күктә моңлы җыр калдырды
Киек казлар чылбыры
Яңа язларга кәдәрле
Сагынырмын бу җырны.

Йөрәгем дә, хисләрем дә
Хушлашкан кошлар белән
Алар минем хәлне белми
Мин аларныкын беләм.

3. Мөфтәдин Гыйләҗев көе, Равил Исаев сүзләре

Каңгылдашып күктән
Киек казлар үтә.
Казлар күңеле сизә көз аен.
Казлар сагыныр фәкать
Җылы язны гына,
Мин бит сагынам сине көн саен.

Киек казлар күктән
Шуңа күнеп беткән,
Яшәү өчен күчү бер гадәт.
Мин сөюем белән,
Янып яшим гелән,
Януыма бит иркәм син сәбәп.

Яз кояшы балкыр,
Казлар кабат кайтыр,
Туган күлләр өчен талпынып.
Шул казларга карап,
Синсез еллар санап,
Сүнәр микән сөю ялкыным.

4. Роза Сәхәүетдинова көе, Халисә Мөдәрисова сүзләре

Көзге төнлә язмышыма юрап,
Киек казым чыкты юлыма.
Болытларга башын бәреп елый,
Күз яшьләрен җыям кулыма.
Үткәннәрне ташлап китү авыр,
Йөрәкләрдән өзлеп каннар һава,
Өзлеп каннар һава.

Киек казлары сез, киек казлары сез,
Артыгыздан яшьләр тама.
Киек казлары сез, киек казлары сез,
Яңгыр түгел, сагыш ява.
Яңгыр түгел, сагыш ява.

Очрашырбыз әле ерак язда,
Тик кайтыгыз гына сез казлар.
Кемнәр сезне читтә көтеп алыр,
Кемнәр сезне анда назлар?
Үткәннәрне ташлап китү авыр,
Йөрәкләрдән өзлеп каннар һава,
Өзлеп каннар һава.

Киек казлары сез, киек казлары сез,
Артыгыздан яшьләр тама.
Киек казлары сез, киек казлары сез,
Яңгыр түгел, сагыш ява.
Яңгыр түгел, сагыш ява.
Эх, сез киек казлар!