Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Бүген, 1 июнь көнне, Зәй районының Югары Баграж авылында уникаль реставрациядән соң Изге Троица храмын аруландырдылар

💒🙏 Аруландыру чинын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарды. Чиркәү үз ишекләрен прихожаннар өчен ачты. Югары Баграж авылындагы Изге Троица чиркәве 1887 елда хәйрияче, сәүдәгәр Иван Стахеев акчасына төзелгән. Совет хакимияте вакытында чиркәү ябыла һәм авыл клубы буларак кулланыла, алтарь өлешендә сәхнә була. Күп вакытлар ябык торып, җимерек хәлгә килгән агач храмны 2023 елда төзекләндерә башлыйлар. Реставрация проектын «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе эшләгән. Чиркәү ачу тантанасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Урынбасары Юрий Каматынов, Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин һәм башка олы кунаклар килгән иде. Иртән храмда митрополит җитәкчелегендә келәү һәм аруландыру чины узды. Чиркәүгә сыймаган халык келәү барышын урамда урнаштырылган зур экраннан да карады. Тантаналы ачылыш вакытында бу көн бик тә

Бүген, 1 июнь көнне, Зәй районының Югары Баграж авылында уникаль реставрациядән соң Изге Троица храмын аруландырдылар 💒🙏

Аруландыру чинын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарды. Чиркәү үз ишекләрен прихожаннар өчен ачты.

Югары Баграж авылындагы Изге Троица чиркәве 1887 елда хәйрияче, сәүдәгәр Иван Стахеев акчасына төзелгән. Совет хакимияте вакытында чиркәү ябыла һәм авыл клубы буларак кулланыла, алтарь өлешендә сәхнә була. Күп вакытлар ябык торып, җимерек хәлгә килгән агач храмны 2023 елда төзекләндерә башлыйлар.

Реставрация проектын «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе эшләгән.

Чиркәү ачу тантанасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Урынбасары Юрий Каматынов, Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин һәм башка олы кунаклар килгән иде.

Иртән храмда митрополит җитәкчелегендә келәү һәм аруландыру чины узды. Чиркәүгә сыймаган халык келәү барышын урамда урнаштырылган зур экраннан да карады.

Тантаналы ачылыш вакытында бу көн бик тә үзенчәлекле һәм гомергә тарихка кереп кала торган дип аталды.

Тулырак язма һәм видеорепортаж әзерләнә.

📸 ФОТОРЕПОРТАЖ карагыз: https://vk.com/album-11373411_311148763

Юлия Губина һәм Владимир Васильев фотолары

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10