Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Сез нейросетьтән яхшырак уйларга тиеш!”

Башкортстанда креатив индустрияләр соңгы чорда нәтиҗәле үсеш ала. 2024 елда Республикада креатив индустрияләрне үстерү концепциясе расланды. 2025 елның июнендә “Башкортстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында” 295 санлы закон кабул ителде. Ул дәүләт ярдәме чараларын, иҗади кешеләрне креатив индустрия субъектларына җәлеп итү һәм аларның реестрын формалаштыру тәртибен билгели.
Әлеге вакытта республикада өч креатив индустрия мәктәбе эшли – Уфада, Стәрлетамакта һәм Сибайда. Уфада шулай ук электрон музыка, тавыш режиссурасы, графика дизайны, анимация һәм 3D-графика, фото- һәм видео җитештерү, интерактив санлы технологияләр VR/AR юнәлешләре буенча Уфа сәнгать училищесы (колледж) базасында креатив индустрияләр мәктәбе эшли. Креатив эшкуар, шәһәр продюсеры, Бөре шәһәрендәге Чирковъ киңлегенә нигез салучы, Башкортстанда “креатив индустрияләр үсешенең төбәк стандартын” (Стратегик башлангычлар агентлыгы тарафыннан эшләнгән) кертү белән шөгыльләнүче төбәк эксперт төркем
Оглавление
     “Сез нейросетьтән яхшырак уйларга тиеш!”
“Сез нейросетьтән яхшырак уйларга тиеш!”

“Сез нейросетьтән яхшырак уйларга тиеш!”

Тармак алдында мондый максат кую ни дәрәҗәдә нигезле?

Башкортстанда креатив индустрияләр соңгы чорда нәтиҗәле үсеш ала. 2024 елда Республикада креатив индустрияләрне үстерү концепциясе расланды. 2025 елның июнендә “Башкортстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында” 295 санлы закон кабул ителде. Ул дәүләт ярдәме чараларын, иҗади кешеләрне креатив индустрия субъектларына җәлеп итү һәм аларның реестрын формалаштыру тәртибен билгели.
Әлеге вакытта республикада өч креатив индустрия мәктәбе эшли – Уфада, Стәрлетамакта һәм Сибайда. Уфада шулай ук электрон музыка, тавыш режиссурасы, графика дизайны, анимация һәм 3D-графика, фото- һәм видео җитештерү, интерактив санлы технологияләр VR/AR юнәлешләре буенча Уфа сәнгать училищесы (колледж) базасында креатив индустрияләр мәктәбе эшли.

Креатив эшкуар, шәһәр продюсеры, Бөре шәһәрендәге Чирковъ киңлегенә нигез салучы, Башкортстанда “креатив индустрияләр үсешенең төбәк стандартын” (Стратегик башлангычлар агентлыгы тарафыннан эшләнгән) кертү белән шөгыльләнүче төбәк эксперт төркеме җитәкчесе Александр Старковтан тармак үсешенә бәйле көнүзәк мәсьәләләр турында кызыксындык.

– Креатив индустрияләр үсешенә бәйле Башкортстанны нәрсәләр аерып тора?

– Башкортстанда креатив индустрияләрне үстерүнең үз системасы бар. Ул түбәндәгеләрне берләштерә:
Креатив индустрияләрне үстерү һәм үстерүгә ярдәм итү экосистемасы. Ул креатив спектрның барлык катламнарын колачлаган креатив индустрияләрне үстерү инструментларын һәм институтларын бер үк вакытта үстерүне күздә тота.
Икенчедән, креатив индустрияләрне үстерүдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров турыдан-туры катнаша.
Өченче сыйфат, коллектив субъектлык формалашуга нигезләнеп, эшнең баштан ук комплекслы оештырылуы. 2024 елның язында Икътисади үсеш министрлыгы бу процессны башлап җибәрде, ул “Урал аръягы” инвестиция сабантуенда стратегик сессиядән башланды, аннан соң креатив индустрияләр көне булды. Территориянең креатив үзенчәлегенә дә зур игътибар бирелә. Глобаль креатив икътисадта “уенчылар” булып еш кына шәһәрләр тора. Башкортстанда 63 муниципалитет, шуларның 21е шәһәр, һәм һәркайсының үз мирасы, мәдәни тормышы, потенциалы һәм мөмкинлекләре бар, димәк, өстенлекле креатив индустрия бар, һәм төбәк дәрәҗәсендә һәр территория үзенең уникальлегеннән чыгып, креатив индустрияләр үсешенең гомуми процессына өлеш кертергә тиеш дигән карар кабул ителде.
Тәүдә җиде сынау территориясен сайлаган идек, хәзер инде алар тугызга әверелде. Һәм шул рәвешле конкрет территорияләр дәрәҗәсендә эшли башладык. Йомгаклап һәм беренче пунктка әйләнеп кайтканда, бу – экосистема, ягъни республикада креатив индустрияләр бербөтенне тәшкил итә һәм чыннан да бары тик Башкортстанда гына мондый уникальлек бар.

– Сезнеңчә, эшкуарларга нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Креатив индустрияләрне үстерү процессы үзенең беренче бишьеллыгын 2025 елның 26 декабрендә федераль Стратегия проектын чыгару белән тәмамлады һәм икенче бишьеллыкны Президент Владимир Путинның “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” гомумдәүләт проектына креатив индустрияләрне дә кертү турындагы боерыгы белән ачты. Шулай итеп, Башкортстанда бу юнәлештә тагын ел ярым эшләүне өстәп, без алдагы биш елга фаразлар кору өчен җитәрлек материал алабыз, шул исәптән эшкуарларга ниндидер үз планнарын формалаштыру өчен дә. Владимир Путинның гомумдәүләт проектына креатив индустрияләрне кертү турындагы боерыгыннан аңлашылуынча, якындагы 8 ай дәвамында Русия Икътисади үсеш министрлыгының федераль стратегиясе нигезендә креатив индустрияләргә ярдәм итү һәм үстерү программасы эшләнәчәк һәм ул финанслау белән ныгы-
ты­л­ган. Бу программа үз эченә креатив проектларга турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтү инструментларын алырга мөмкин. Шундый инструментларның берсе инде 2021 елда ук эшләтеп җибәрелде – бу Мәдәни башлангычларга Президентның ярдәм фонды. Ул – Русия Федерациясендә эшкуарларга креатив стартап­ларга пассив инвестицияләр рәвешендә акча бирә башлаган беренче фонд, һәм моның белән инде биш ел диярлек шөгыльләнә. Бәлки, күпмедер вакыттан соң ниндидер грант программалары да барлыкка килер. Алар кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә территорияләрне үстерүнең иң яхшы проектлары конкурсына охшарга мөмкин. Мәсәлән, креатив кластерлар, индустриаль объектлар, тарихи йортларда креатив икътисади модельләр булдыру өчен грантлар.
Икенчедән, креатив индустрияләр соңгы ел ярым-ике елда төбәкләр дәрәҗәсендә киң үсеш алды. Димәк, якын арада шәһәрләр креатив эшкуарлар өчен көндәшлек итәчәк һәм үз территорияләренең җәлеп итүчәнлеген преференцияләрнең билгеле бер исемлеген формалаштыру исәбенә тәэмин итәчәк. Бу махсус салым режимы, җирне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән ысуллары, биналарны ташламалы шартларда озак вакытлы арендага бирү – муниципалитетлар креатив эшкуарларны үзләренә җәлеп итү өчен шушы һәм башка алымнарны куллана алачак.
Өченчедән. Маркетингта экспертлар хәзер эре алга этәрү каналлары эшләүдән туктый, һәм аларны микроинфлюенсерлар алыштыра, алар үзләренең зур булмаган аудиторияләре белән эшли, әмма шул ук вакытта үз хис-кичерешләре белән тулы шәхси тормышларының бер өлеше булган продуктны тәкъдим итә. Шул ук хәл креатив продуктларга да кагыла. Товарның уникаль йөзен булдырган төп нәрсә – аутентичность, аның кабатланмаслыгы.
Дүртенчедән. Нарратив һәм эстетика. Бүген сезнең креатив продуктның сыйфаты гына түгел, аның артында торган тарих та мөһим. Кешеләр тарих ярата һәм шуны сатып ала. Әгәр сезнең продукт уникаль, үзенчәлекле, чыннан да кызыклы, тик сез бу турыда сөйләмисез икән – конкурентлар моңардан яхшы файдаланачак. Креатив икътисадта сторителлинг мөһим роль уйный. Шулай ук мөһим компетенция – ул эстетика дәрәҗәсе. Креатив икътисад ул – иҗат һәм интеллект икътисады. Сез үз товарыгызны нейросетькә караганда яхшырак сурәтләргә, аның дизайнын аннан яхшырак уйларга тиешсез.

Гөлия Гәрәева әзерләде.