Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Текст татарской песни «Герман көе» (3 версии)

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына. Айның да бар йолдызы,
Суның да бар кондызы.
Сагынсам кояшка карыйм,
Ул да йөри ялгызы. Алсу була, моңсу була
Җәй көнендә таң ату.
Сагынуларым шулкадәрле —
Мөмкин түгел аңлату. Урамнардан урамнарга
Кемнәр күпер салганнар?
Без аерылдык та саргайдык,
Саргаймасын калганнар. Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын
Безнең көннәр санаулы. Биек икән тавыгыз,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз. Алтын микән, көмеш микән,
Тальян гармун телләре.
Бөреләнде, чәчкә атмады
Яшьлегемнең гөлләре. Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм. Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп. Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире яшен үлән,
Әллә саргаеп үләм.
Әллә күрәм, әллә күрмим,
Әллә саргаеп үләм. Әнкәй ашың пешеп чыккач,
Балаларың җыелыр ла,
Алар булып мин булма
Оглавление

1. Татар халык җыры I

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.

Айның да бар йолдызы,
Суның да бар кондызы.
Сагынсам кояшка карыйм,
Ул да йөри ялгызы.

Алсу була, моңсу була
Җәй көнендә таң ату.
Сагынуларым шулкадәрле —
Мөмкин түгел аңлату.

Урамнардан урамнарга
Кемнәр күпер салганнар?
Без аерылдык та саргайдык,
Саргаймасын калганнар.

2. Татар халык җыры II

Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын
Безнең көннәр санаулы.

Биек икән тавыгыз,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Алтын микән, көмеш микән,
Тальян гармун телләре.
Бөреләнде, чәчкә атмады
Яшьлегемнең гөлләре.

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.

3. Татар халык җыры III

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире яшен үлән,
Әллә саргаеп үләм.
Әллә күрәм, әллә күрмим,
Әллә саргаеп үләм.

Әнкәй ашың пешеп чыккач,
Балаларың җыелыр ла,
Алар булып мин булмагач,
Күз яшьләрең коелыр…
Алар булып мин булмагач,
Күз яшьләрең коелыр…

Өй артындагы миләшне
Кемнәр кискән балан дип шул.
Чит илләрдә сораучы юк
Хәлең ничек балам, дип.
Чит илләрдә сораучы юк
Хәлең ничек балам, дип.

Агыйделдә таллар бар да,
Яфракларда баллар бар шул.
Алда яфрак, илдә хәсрәт,
Сездә нинди хәлләр бар.
Алда яфрак, илдә хәсрәт,
Сездә нинди хәлләр бар.

Исемнәрен белми кайттым
Герман калаларын ла.
Әнкәй бәхетләрен телә
Калган балаларыңа.
Әнкәй бәхетләрен телә
Калган балаларыңа.

Әнкәй мине тапкачта ла,
Ак биләүгә биләгән шул,
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән.