Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Театр иҗади үсеш юлыннан атлый

Автор фотосы.Театр биләмәләренә кергәч тә уңайлы микроклиматка чумасың. Спектакль башланыр алдыннан тамаша залында татар классик музыкасы җанны иркәли.
“Нәзер-2” махсус хәрби операция яугирләренә багышланган, ул — данлыклы спектакльнең яңа версиясе. Дүртөйле талантлары Рәсим Ямалетдинов — Хисмәтулла, Алексей Бичурин – Хикмәтулла, Альбина Маннанова – Маһира, Миләүшә Ямалетдинова Заһира рольләрен башкара.
Вакыйгалар безнең көннәрдә бара, төп геройлар – балачак дуслары, Әфган сугышын бергә узган ир-егетләр, авылдашлар, күршеләр. Спектакльнең төп герое Хисмәтулла – чын ватанпәрвәр, ул ил язмышы өчен борчыла, үзен махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә ярдәм итәргә бурычлы дип саный, чөнки ул — Әфган утын кичкән яугир бит, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе бар. Ул үзенең фикерләре һәм хисләре белән иң якын дусты Хикмәтулла белән уртаклаша. Шулай итеп, ике дус – ике күрше бергәләп Ватанны сакларга махсус хәрби операциягә китәргә сүз куешалар.
Артистларның
Оглавление
    Театр иҗади үсеш юлыннан атлый
Театр иҗади үсеш юлыннан атлый

Театр иҗади үсеш юлыннан атлый

Яңа бинага күчкән коллектив балалар студиясе булдырырга да ниятли Дүртөйле татар драма һәм комедия театры коллективы күптән түгел сөенечле вакыйга кичерде: аңа моңа кадәр Яшьләр үзәге буларак файдаланылган яңа, иркен бина тапшырылды. Биредә “өй туйлап”, коллектив танылган драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча “Нәзер-2” спектаклен күрсәтте дә инде. Тамаша зур уңыш белән үтте.

Автор фотосы.Театр биләмәләренә кергәч тә уңайлы микроклиматка чумасың. Спектакль башланыр алдыннан тамаша залында татар классик музыкасы җанны иркәли.
“Нәзер-2” махсус хәрби операция яугирләренә багышланган, ул — данлыклы спектакльнең яңа версиясе. Дүртөйле талантлары Рәсим Ямалетдинов — Хисмәтулла, Алексей Бичурин – Хикмәтулла, Альбина Маннанова – Маһира, Миләүшә Ямалетдинова Заһира рольләрен башкара.
Вакыйгалар безнең көннәрдә бара, төп геройлар – балачак дуслары, Әфган сугышын бергә узган ир-егетләр, авылдашлар, күршеләр. Спектакльнең төп герое Хисмәтулла – чын ватанпәрвәр, ул ил язмышы өчен борчыла, үзен махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә ярдәм итәргә бурычлы дип саный, чөнки ул — Әфган утын кичкән яугир бит, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе бар. Ул үзенең фикерләре һәм хисләре белән иң якын дусты Хикмәтулла белән уртаклаша. Шулай итеп, ике дус – ике күрше бергәләп Ватанны сакларга махсус хәрби операциягә китәргә сүз куешалар.
Артистларның уйнавы бик ошады. Спектакль бер тында карала. Хикмәтулланың хатыны Заһира — тыныч, сабыр ханым, ире дә флегматик, бик җитди кеше. Хисмәтулланың ут бөрчәсе кебек тормыш юлдашы да гади татар хатыннарына хас бихисап гүзәл сыйфатларны туплаган. Хисмәтулла — шактый экспрессив ир, гәрчә беренче карашка тыныч кына булып күренсә дә. Махсус хәрби операция зонасында булганда нәкъ менә аның башына авантюралы идея килә: аеруча авыр бәрелештә, исән калу мөмкинлеге аз булганда, ул бер-берсенә сүз бирергә тәкъдим итә: берсе үлсә, икенче дусты гаиләсенең бөтен мәшәкатьләрен үз өстенә алырга тиеш. Бу хакта дуслар нәзер бирергә була. Әгәр инде икесе дә исән-сау әйләнеп кайтса, бер атна хатыннарын алмашып торачаклар.
Дусларга язмышлары мәрхәмәтле булып чыга – икесе дә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайта. Тик әйтелгән нәзерне үтәргә кирәк бит! Бу вәгъдәне үтәү уен эш түгел икән, спектакльдә шуңа бәйле җитди һәм көлкеле хәлләр сурәтләнә. Геройлар белән бергә тамашачы да уйлана, көлә, борчыла...
“Нәзер-2” спектакле Дүртөйле районының авыл клубларында аншлаг белән узды, шулай ук күрше районнарда да күрсәтелә. Театр артисты Эльвира Дәүләтханованың ире Илһам махсус хәрби операциядә катнаша, ул әлеге вакытта яраларыннан Мәскәү госпиталендә дәвалана. Шушы вәзгыятьтә театрның “Нәзер-2” спектаклен Илһамның туган ягында – Дүртөйле районының Иске Яндыз авылында күрсәтүе, чарадан кергән бөтен табышны яугирнең күпбалалы гаиләсенә тапшыруы күңелгә аеруча хуш килде.
Театр коллективы даими иҗади үсештә, яңа проектлар һәм спектакльләр әзерли. Ул туган республикабыз буйлап һәм аннан читтә дә гастрольләрдә йөри, “Нур” театры белән хезмәттәшлек итә һәм уртак “иҗади алмашулар” планлаштыра.
Якын киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, иҗат коллективы җитәкчесе Азамат Гыйльманов билгеләп үтүенчә, “Зур һәм тату гаилә елы”на багышлап, тиздән театр Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектакленең премьерасын планлаштыра. Шулай ук, театр каршында балалар студиясен булдыру күз уңында тотыла, ул яшь талантларга сәхнәгә чыгарга ярдәм итәчәк һәм театр коллективына иҗади үсешкә яңа этәргеч бирәчәк. Театрыбызга иҗади уңышлар телибез!

Ләлә Мөкминова.
Дүртөйле районы.