👏Балалар шигырьләр сөйләде, сугыш еллары җырларын башкарды, биюләр күрсәтте һәм батырлар истәлеген бер минут тынлык белән искә алды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — “Солдатка озату” йоласын сәхнәләштерү булды. Нәниләр егетләрне хәрби хезмәткә озату йолаласын күрсәтте. 🎖️Чарада хәрби хезмәт ветераннары Юрий Козлов, Булат Нуриәхмәтов, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова катнашты. Ахырдан тәрбиячеләргә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
🇷🇺 🕊️Арчаның 9нчы балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды
10 мая10 мая
2
~1 мин