Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

«Мине Сәйдәшкә охшаталар»

50 ел медицина өлкәсендә эшләүче, берничә китап авторы Рөстәм Әхмәров – мәгърифәтче Шиһаб Әхмәровның оныгы. Хәзерге вакытта атаклы бабасының мирасын барлау белән җитди рәвештә шөгыльләнә ул. Бабасы турында истәлекләр китабы чыгарган. Шулай ук Салих Сәйдәшевнең моңарчы киң җәмәгатьчелеккә чыкмаган фотоларын туплап, яңа басма нәшер итәргә әзерләнә. Рөстәм әфәнде белән нәсел җепләрен

50 ел медицина өлкәсендә эшләүче, берничә китап авторы Рөстәм Әхмәров – мәгърифәтче Шиһаб Әхмәровның оныгы. Хәзерге вакытта атаклы бабасының мирасын барлау белән җитди рәвештә шөгыльләнә ул. Бабасы турында истәлекләр китабы чыгарган. Шулай ук Салих Сәйдәшевнең моңарчы киң җәмәгатьчелеккә чыкмаган фотоларын туплап, яңа басма нәшер итәргә әзерләнә. Рөстәм әфәнде белән нәсел җепләрен барладык.

Нәсел-япьтәр – укылмаган дәфтәр

Бабам Шиһаб Әхмәров бакыйлыкка күчкәндә, миңа унбиш яшь иде. Данлыклы бабамны яхшы ук хәтерлим мин. Гаиләдә аны бик хөрмәт итә идек. Ул җитди урыннарда эшләде, абруйлы шәхесләр белән аралашып яшәде. Ишле гаиләдә тәртипне дә тота белә иде. Ак диңгез каналында 5 ел төрмәдә утырган. Шулай да минем күңелемә бабай йомшак күңелле булып кереп калган. Аның турында хатирәләрне яңартканда һәрчак күзем дымлана...

Бабай – татар дөньясында шактый күренекле шәхес. «Мәгариф» журналына нигез салган, Тукайның якын дусты, Сәйдәшнең тәрбиячесе һәм олы сәхнәгә юл күрсәтүчесе. Аңарда алдан күрү сәләте дә көчле иде. Мине табиблык юлына кертеп җибәрүче дә Шиһаб Әхмәров булды. Казанның Галактионов урамында иске йортта яшәдек. Су ташый, кышка утын әзерли идек. 3 мичне ягып өйне җылыткан чаклар булды. Боларны барысын да бабам белән башкардык. Элек ишегалларында бик күңелле була иде. Без 30 гаилә бик тату, бердәм яшәдек. Шәһәр балалары булсак та, авыл хезмәтен татып үстек.

Тышкы кыяфәтем буенча мине һәрвакыт Сәйдәшкә охшаталар. Шулайдыр шул. Әбием Әминә Сәйдәшнең бертуган апасы бит! Әбиебез бик итагатьле, гаилә җанлы, ягымлы, чын татар тәрбиясе алган ханым иде. Сәйдәш кебек ягымлылар. Беркайчан да низагка кермәделәр. Әминә әбиебез гомере буе бабай сүзеннән чыкмады. «Син хаклы, син дигәнчә булсын!» – дип кенә торганы хәтердә.

-2

Балаларын, безне дә шулай тәрбия кылды. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр җыеп чыгардым. Хәзер инде бабам мирасын барлауга керештем. «Күренекле шәхесләр» сериясенә бабам турында китап әзерләү белән мәшгульмен. Хәзерге вакытта материаллар җыю белән шөгыльләнәм. Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында Сәйдәш музеен туплау эше бара. Кызыл Байракта ел саен ял иткән бит ул. Кызыл Байрак – Татарстанда Идел буена урнашкан беренче татар авылы. Шиһаб бабам тарафыннан нигез салынган аңа. Мин үзем дә хәзер шунда гомер итәм. Анда бабайның да үз йорты булган.

Шиһаб бабайны бик пөхтә һәм тәртипле дип хәтерлиләр. Тукайны күмү комиссиясен оештырган. Тукайның тавышын яздырып калган, аның соңгы фотосын төшертүне дә бабам башкарып чыккан. Шагыйрь вафаты алдыннан төшерелгән тарихи фото безнең гаилә архивында сакланган. Сәйдәш үлгәч, аның әйберләрен җыеп саклаган. Менә шул экспонатлар белән без хәзер авылда музей ачабыз.

Икенче яктан, бабам – артист һәм режиссёр – Пороховой Җамали, театраль тәхәллүсе – Җамалетдин Саинов. Артист бабам Дары бистәсендә эшчеләрнең беренче «Эшче» театрын оештыруда катнашкан. Үзешчән драма түгәрәкләрен җитәкләгән. Җамалетдин бабамны шулай ук бик йомшак күңелле кеше буларак хәтерлим. Ул татарларның мәдәният үзәкләренең берсендә – Казанның ул еллардагы Мәдәният йортында администратор булып эшләгән. Киров районы үзешчән театрын җитәкләгән. Чыгышы буенча ул Җиләкле бистәсенең вак һөнәрчеләреннән була. Асия әби бик иртә дөнья куйган. Гаиләбездә артист бабайдан фисгармония уен коралы сакланып калган, аны да музейга тапшырырга исәп тотабыз.

Оясында ни күрсә...

Әтием Үзбәк, әнием Дилбәр – гаҗәеп кешеләр. Әти белән әни хәрби заводта танышалар. 1942 елда өйләнешәләр. Без өч бала бик зыялы гаиләдә тәрбияләндек. Абыем – медицина фәннәре докторы Нияз Әхмәров –невропатолог, шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та танылды. Кыз туганыбыз Розалия – педагогика фәннәре кандидаты. Гаиләдә чын демократия иде, ни өчендер шелтә белдергәннәрен дә, нәрсәнедер ирексезләп эшләтү дигән әйберне дә хәтерләмим. Ниндидер юнәлеш биргәннәре генә истә калган. Розалия белән музыка мәктәбенә йөрдек. Туганнар барысы да исән-саулар.

Атаның сүзе – акылның үзе

Әтиебез Үзбәк – биология фәннәре докторы. Ул Мәскәү транспорт инженерлары институтын тәмамлаган. Берничә ел буе заводта инженер-конструктор булып эшләгән. Хезмәт ияләре арасында яшәп, эшче сыйныфының тел-әхлак һәм этик нормаларын үзләштерә. Булган сәләтен тагын да киңрәк кулланып, кешеләргә күбрәк файда китерү нияте белән, Казан медицина институтын тәмамлый. Медик буларак Казан ГИДУВында уналты ел авырулар дәвалый. Медицина фәннәре кандидаты, аннары биология буенча доктор Үзбәк Әхмәровны фәннең яңа тармагы – бионика үзенә тарта. Ул илебездә беренче буларак Казан университетында ачылган бионика фәнни лабораториясен оештыра. Теоретик эзләнүләр белән беррәттән, бионика фәненең уңышларын тормышта куллану буенча да зур эшләр алып бара. Аның магнитлы суларны сәнәгатьтә куллану кебек Татарстан халык хуҗалыгына керткән практик тәкъдимнәре әнә шул турыда сөйли. Аның тормыш девизы – кеше өчен яшәү, кешеләргә ярдәмчел булу. Бу максатны тормышка ашыруда, әлбәттә, аның медик булуы, Гиппократча фикер йөртүе дә ярдәм итә. Болар барысы да – Совет мәгариф системасы һәм, һичшиксез, демократ педагог, мәгърифәтче, халык өчен янып яшәгән әтисенең йогынтысы нәтиҗәсе. Казан дәүләт университеты профессоры Үзбәк Әхмәровның өлкән улы – абыем Нияз да – шул рухта тәрбияләнгән кеше. Ул – Татарстан буйлап санитар самолётларда очып, аерата авыр хәлгә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүче табиб.

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән

Дилбәр Саинова 1922 елның 22 ноябрендә Казанда Җамалетдин Камали улы Саинов белән Асия Шәфигулла кызы Рәфыйкова гаиләсендә туа. Данлыклы Апанайлар нәселеннән. Гаиләдә бердәнбер бала булган. Алда әйтелгәнчә, әтисе – артист, режиссёр. Әнинең формалашуына Апанаевлар нәселеннән булган әнисе дә йогынты ясый. Ул сәүдә, предприятиеләр оештыру, шулай ук мәчетләр төзү, хәйриячелек һәм Көнчыгыш илләре белән дипломатик гамәлләре аша дан тоткан. Совет хакимияте вакытында Апанаевлар нәселенең күп кенә вәкилләре, бигрәк тә ир-атлар атып үтерелә. Бу нәселдән булган хатын-кызлар исә, кияүгә чыккач, фамилияләрен алыштырганнар һәм шуның аркасында репрессияләрдән котылганнар.

80 нче мәктәпне тәмамлагач, Дилбәр Җамали кызы Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетына укырга керә һәм анда 1945 елга кадәр укый. Институтны тәмамлаганнан соң, әни 40 елга якын Казан университетында инглиз теле укыта. Бу вакыт эчендә ул студент-биологлар өчен 7 уку әсбабы чыгарды, аларны әлегә кадәр уку процессында файдаланалар.

1991 елның 7 гыйнварыннан 2000 елның 15 декабренә кадәр әни Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре була. Аның актив катнашында 1993 елда ачылган экспозициянең күп кенә бүлекләре булдырыла. Сәйдәшнең исемен мәңгеләштерү максатыннан мирасын барлый, китаплар әзерләп чыгара.

Гомеренең соңгы сәгатенә кадәр ул Салих Сәйдәшев һәм Шиһаб Әхмәровка бәйле гаилә архивларын системалаштыру белән шөгыльләнүен дәвам итә. Милли мәдәнияткә һәм музыкага хезмәт итү аның тормыш мәгънәсе булган.

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Хатыным – Фирдәүсә, ул да – табибә. Бабам кебек Чүпрәле ягыннан. Безгә ГИДУВка укырга килгән иде. Мин ул вакытта гаиләле, ул да кияүдә иде. Әмма мәхәббәткә киртә була алмады. Яшь чагымда бик чибәр егет идем. Бер-беребезне бер күрүдә ошаттык. Шул мизгелдә үк ике арада очкын кабынды. Беренче караштан ук туган мәхәббәт дигәннәрен кичергән кеше мин. Икебезнең дә гаилә булгач, тиз генә кавышырга тәвәккәлләмәгән идек, ләкин мәхәббәт барыбер җиңеп чыкты! Фирдәүсә белән менә инде 30 ел гомер итәбез.

Балалы өйдә гайбәт булмас

Баланы яныңа утыртып тәрбияләп булмый. Алар ата-ана үрнәгендә тәрбияләнә. Шулай да төп тәрбия гаиләдә алып барыла. Шамил, Әминә, Лилия, Булат, Алсу, Асия һәм Дилә. Әминә, Асия исемнәре ерак әбиләренең хөрмәтенә кушылды. Рухым буенча мин – милләтче. Татарстанның чәчәк атуы һәм татар теленең яшәвен телим. Балаларым һәм оныкларым үз тамырларын яхшы белә. Ун яшьлек оныгым Әминә (әбисе хөрмәтенә куштык) Тукай укуларында ерак бабасы турында доклад әзерләп чыгыш ясады. Ә олы оныгым Мия Салих Сәйдәшев турында чыгыш әзерләгән иде. Оныкларым нәсел тарихыннан да хәбәрдар, миңа төрле эзләнүләремдә дә булышалар.