Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстанның рәхмәтле халкыннан!

Бүген Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында республика Башлыгы лаеклыларга беренче тапкыр шушы медальне тапшырды.
─ Без бүген бирегә төзүчеләрне, волонтерларны, медицина хезмәткәрләрен, ветераннарны, предприятие җитәкчеләрен һәм башка өлкәдә эшләүчеләрне чакырдык. Алар барысы да - махсус хәрби операциягә ярдәм иткән кешеләр, СВОдагы егетләребез һәм аларның гиләләре өчен зур терәк. Без аларның кыюлыгы һәм героизмы белән горурланабыз. Гомумән, бөтен республика халкы җиңүгә үз өлешен кертә: посылкалар җыя, челтәрләр үрә, шәмнәр ясый. СВО башланганнан алып фронтка 177 гуманитар конвой, 2 мең автомобиль, 12 мең БПЛА озаттык. Моның өчен сезнең барыгызга да зур рәхмәт! ─ диде Радий Хәбиров.
Бу көнне әлеге юнәлештә аеруча зур тырышлык күрсәткән 45 кеше бүләкләнде. Алар арасында Кушнаренко районының “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Аида Шаһапова да бар иде.
─ Без авыр тормыш хәлендә калган, шул исәптән махсус хәрби операция яугирләренең гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Мобилизация б
Оглавление
     Башкортстанның рәхмәтле халкыннан!
Башкортстанның рәхмәтле халкыннан!

Башкортстанның рәхмәтле халкыннан!

Фронтка ярдәм итүчеләр һәм Җиңүне якынайтучылар өчен республикада яңа бүләк – “Башкортстанның рәхмәтле халкыннан” медале булдырылды. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, яңа медаль гражданнарга ирекле, хәйрия эшчәнлеге, СВОга гуманитар ярдәм күрсәткән һәм аның максатларына ирешүгә ярдәм иткән, шулай ук, турыдан-туры алгы сызыктагы бурычларны үтәгән өчен тапшырыла.

Бүген Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында республика Башлыгы лаеклыларга беренче тапкыр шушы медальне тапшырды.

─ Без бүген бирегә төзүчеләрне, волонтерларны, медицина хезмәткәрләрен, ветераннарны, предприятие җитәкчеләрен һәм башка өлкәдә эшләүчеләрне чакырдык. Алар барысы да - махсус хәрби операциягә ярдәм иткән кешеләр, СВОдагы егетләребез һәм аларның гиләләре өчен зур терәк. Без аларның кыюлыгы һәм героизмы белән горурланабыз. Гомумән, бөтен республика халкы җиңүгә үз өлешен кертә: посылкалар җыя, челтәрләр үрә, шәмнәр ясый. СВО башланганнан алып фронтка 177 гуманитар конвой, 2 мең автомобиль, 12 мең БПЛА озаттык. Моның өчен сезнең барыгызга да зур рәхмәт! ─ диде Радий Хәбиров.

Бу көнне әлеге юнәлештә аеруча зур тырышлык күрсәткән 45 кеше бүләкләнде. Алар арасында Кушнаренко районының “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Аида Шаһапова да бар иде.

─ Без авыр тормыш хәлендә калган, шул исәптән махсус хәрби операция яугирләренең гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Мобилизация башлану белән алар янына баруны оештырдык, мәгълүмат җыйдык. Шул вакытта аларның ышанычын яулап, бүгенге көнгә кадәр тыгыз бәйләнештә торабыз. 38 гаилә белән эшлибез, шуларның 17се ─ СВОда катнашучылар гаиләләре. Алар теләсә ниди сорау белән безгә килә ала. Шөкер, нәтиҗәләр бар, ─ диде үзе дә СВО зонасына волонтер буларак сәфәр кылган ханым.

Бу көнне бүләкләнүчеләрнең һәрберсе, хезмәтләрен бәяләгән өчен рәхмәт әйтеп, тиздән ирешеләчәк Җиңүгә ышаныч белдерде.