Шәҗәрә Нургатина
Акбүре авылында туган, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яши. “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә йөри, хикәяләр, эсселар яза.
(хикәя)
Тракторчы Хәйдәрҗанны да сугышка алдылар. Ул, авылда бердәнбер тракторчы булса да, Чирмешән военкоматына барып сугышка алуларын сорады. Алдылар, әлбәттә, танкист булып китте ул сугышка. Тракторчының сугышка алынуы турындагы хәбәр бик тиз бөтен авылга таралды. Колхоз рәисе Гыйният, Хәйдәрҗанның сугышка китүе турында ишеткәч, пошаманга калды. Аксаклый-туксаклый Миңниса апаларга таба юнәлде.
—Ну, егет, фронтка китуең, илебезне илбасарлардан сакларга теләвең әйбәт анысы, мактауга лаек, тик каян алыйм мин тракторчы? Нәрсә эшләргә миңа хәзер? - дип, башында туган каршылыклы уйларын әйтеп салды.
—Бер дә кайгырма, Гыйният абзый, мин буген китмим бит, ике көн вакытым бар әле, өйрәтермен, - диде Хәйдәрҗан.
—Синең урыныңа тракторга кемне утыртыйм? Тракторга утырырлык ир-ат заты юк бит авылда, картлар да малайлар гына. Унөч яшьлек малайга трактор кадәр тракторны ышанып бирмәм бит инде, рәис башым белән.
Хәйдәрҗан, узе дә яшь, әле гаилә дә корып өлгермәгән егет. Үзенең күз атып йөргән, ләкин авыз ачып бер сүз дә әйтә алмый күңелендә йөрткән кызына әйтеп карау фикерен Гыйнияткә әйтте.
—Кызлар арасында бар инде берәү, үзе чая, үзе үткен, бик булган кыз, Минҗихан апа кызы, Зәйнәп...
—Әллә күз төшереп йөрисеңме, егет? - дип сорап куйды Гыйният абзасы. Ярый әле әнисе ишетмәде, оялуыннан кая кергән булыр иде Хәйдәрҗан.
—Әййе, Зәйнәп булдырыр бу эшне, син узең сөйләшеп кара инде, энем. Бүген үк сөйләш, өйрәтә дә башла, - дип, китәргә җыенды идарә башлыгы.
—Ярар, иптәш рәис, - дип, кулын солдатлар кебек чигәсенә куеп, шаярып озатып калды егет.
Яңа унсигез яшен тутырган Зәйнәп бик кыю, бик тәвәккәл кыз иде. Хәйдәрҗан абыйсы эндәшкәч, бар куркуын, оялуын онытып өйрәнергә риза булды.
Хәйдәрҗан, кызга иң беренче тракторны ничек яратуын сөйләде, трактор эшләгән вакытта аның тавышын тыңларга, аны ничек майларга, суын кая салырга кирәклеген аңлатты. Аннан соң тракторны ничек кабызырга, ничек итеп йөретергә, кая басып туктатырга, барсын да сөйләде. Үзе сөйли, үзе Зәйнәпнең йөзен күзәтә, күк йөзе кебек зәңгәр күзләреннән күзен алмый иде егет. Күзәтүләреннән туктап:
—Монысы сүз, хәзер эшләп карыйк, -диде.
Хәйдәрҗан тракторның утыргычы астындагы тимер әрҗәдән майга батып беткән бер бау алды, аны тракторның алдында, су радиаторы артында куренеп торган тәгәрмәчкә чорнады.
—Бу – пускач, сеңелем, тракторга җан кертә торган әйбер. Аны каты итеп, көч белән тартып җибәрәсең, трактор җырлап та җибәрә, - дип ныклап тарткан иде, трактор эшләп тә китте. Бер-ике минут эшләп торганнан соң, тракторны сүндерде дә:
—Хәзер синең чират, әйдә әле, тырышып кара, - диеп, бауны кызга сузды.
Зәйнәп өчен иң авыры шул булды, әле ул бау буш чорналган булды, шуа да чыга, әле көче җитеп бетми.
—Уйлаган идем аны, көчең җитмәс диеп, - дип, башындагы фуражкасын маңгаена этеп, башын кашып алды Хәйдәрҗан.
Тик Зәйнәп бирешергә уйламады да, бауны чорнады да тартты, чорнады да тартты. Тырыша торгач, кызның ихтыярына буйсынып, трактор эшләп китте. Зәйнәп, биш бәби итәкле күлмәк итәген бер учына җыеп тотты да, тракторның тимер утыргычына менеп тә утырды. Әкренләп кузгалды. Кунелендәге куанычы эченә сыймый, авызын ерып, тирә-якка карый, күрәме икән әнисе, сеңелләре Минзифа белән Зәйтүнә...
Аннан Хәйдәрҗан аны ничек тракторга сабан тагарга, тырма беркетергә өйрәтте. Зәйнәп тракторчы егеткә караган саен йөрәге җилкенләнеп, күкрәк читлеген тишеп чыгарлык итеп тибә, дулкынлана иде.
Бу ике көндә алар шул кадәр якынайдылар, Зәйнәп кич утырып чиккән кулъяулыгын Хәйдәрҗанга бирде. Егет бүләкне шатланып кабул итте. Ул бу ядкәрне иснәп карады, аннан туздырып, Зәйнәпнең күз нурлары сеңгән бизәкләрен сыйпады, әле кулыннан да тотмаган, кызның күзләренә карап:
—Көтәрсеңме?—дип сорады.
—Көтәрмен, Хәйдәрҗан абый,—диде Зәйнәп.
Бу сүзләр егеткә канат бирде. Ул кулъяулыкны, дулкынланудан алсуланып киткән битенә япты, аннан, оялудан ни кылырга белмәгән Зәйнәпне ике кулыннан тотты да:
—Көт, мин кайтырмын, көт, яме,—диде.
Икенче көнне иртән, бөтен авыл халкы Хәйдәрҗанны сугышка озатырга чыкты. Инде ирләре сугышта булган хатыннар, ирләре очраса, күптин-күп, чуктин-чук сәлам әйтүен сорадылар. Кызлар Җитенле елгасына кадәр озата бардылар. Сузып-сузып җырладылар, такмаклар әйттеләр.
Җәйгә чыксам, иркен сулап,
Йөрим су буйларында-ай.
Лачын төсле батыр егет
Син минем уйларымда-ай.
Хәйдәрҗан да җырлады, үзе Зәйнәптән күзен ала алмады.
Су буеннан сулар алып,
Сибәмен гөлләремә-әй.
Мәңге шиңмәс гөлләр булып,
Калдың күңелләремдә-әй...
Җитенле буенда җигүле ат көтеп тора иде.
—Утыр, улым, Хәйдәрҗан, соңга калмыйк, шалуның китеп бармасын,— диде Шәйдулла бабай. Хәйдәрҗанның арбага утырганын гына көткәндәй, ат кузгалып та китте. Җитенле суы өстендә кайтаваз булып Зәйнәпнең:
—Исән-сау җиңеп кайтыгы-ы-з,—дигән сүзләре яңгырады. Хәйдәрҗан нидер кычкырды, тик аның сүзләре аңлашылмады, арба тәгәрмәчләренең тавышыннан да бигрәк, җәйге җил алып китте аның сүзләрен, ә Шәйдулла бабай атын куды да куды.
Менә шул көннән трактор Зәйнәпнең якын дустына әйләнде. Ул аның белән шатлыгын да, кайгысын да уртаклашты. Пускачның да җаен тапты ул. Уң аягын тракторның ал тәгәрмәченә терәп куя да, бер башына чикләвек агачыннан ясаган таяк бәйләгән, бу майга баткан бауны җилтерәтеп тартып та җибәрә. Тракторы шундук гәпләшә башлый.
Җәй башлады ул эшен, җәй көз белән тоташты, көзне кыш алыштырды, тагын язлар килде, инде ничәнче язы быел тракторчы Зәйнәпнең. Тиздән аның тракторга утырганына да дүрт ел була икән бит инде. Аның матур йөзләре җилдә, кояшта, салкында каралып, ярылып беткән. Чандыр, төз гәүдәсендә бераз арганлыгы сизелә. Инде сөйләшүе дә, үзен тотышы да, оялчан кызларныкы кебек түгел, күпне күргән олы бер кешенеке кебек аның. Трактор—колхозның бердәнбер техникасы, аны саклап, булдыра алган кадәр карап эшли ул. Колхоз рәисе: “Сакла, кызым, тракторны, ул безнең өметебез”,—дип кисәтеп тә куйган иде.
Көндезләрен тракторда, ә кичләрен фронт өчен барган барлык эшләргә дә катнашты ул, оекбаш-бияләйләр дә бәйләде, тегү дә текте. Туганнан-туган апасы Мәрьям белән кышкы озын төннәрдә, серләшә-серләшә, ике бармаклы бияләйләрне байтак бәйләделәр алар. Сеңелләре Минзифа белән Зәйтүнә дә, Карелия якларында торф чыгаруда, авыр эштә булдылар.
Хәйдәрҗан, вәгьдә иткәнчә, бик еш булмаса да, хатлардан өзмәде. Зәйнәп аның хатлары аша, танкта, авыр сугышларда яраланып, госпитальдә дәваланып алуын, тагын фронтка китеп, үз бригадасына барып кушылуы хакында белде. Хәйдәрҗанның “Исән-сау әйләнеп кайтсам өйләнешәбез”,—диеп язган сүзләре кызның күңелендә өмет чаткылары уятты. Шулай итеп көннәр, айлар сузылды, елларга әйләнде.
Ә бүген, 1945 елның 9 май иртәсе. Колхоз рәисе Гыйният абзый Зәйнәпкә Зур Аланда арыш чәчүне йөкләде. Авылның җитез, уңган, гәүдәләре дә ныграк ике кызы Рәшидә белән Оркыяга тракторга су, орлык ташырга кушты. Наряд алгач, кызлар тиз генә өйләренә чаптылар. Наряд бик иртә бирелү сәбәпле аларның иртәнге чәйләре дә эчелмәгән, ә 23 яшьлек Оркыяның ике баласы – ике малае бар, тиз генә аларны ашатып, күз-колак булырга кайнанасына тапшырырга кирәк иде. Күз ачып йомганчы шул эшләрне эшләп, кызлар кыр табагына йөгерделәр.
Оркыя ат абзары кырындагы чылбырлы коедан су алды да амбар ягына, Рәшидәгә таба атлады.
Рәшидә, ишле гаиләдә эшкә өйрәнеп, нык булып үсеп җиткән, әле кияүгә дә чыкмаган кыз бала. Гыйният абзый, аның булдыра алуына инанып, еш кына иң авыр эшләрне аңа куша иде. Ул арада, амбарлар ягыннан көянтәләп орлык алган, чиләкләренең өстен чүпрәк белән бәйләп куйган Рәшидә дә күренде. Алар, кыр казлары кебек бер-бер артлы тезелешеп, Зур Алан ягына таба юл алдылар.
Зур Алан ерак, авылдан дүрт чакрым җирдә иде. Ул урман эченэ таба кереп, култык булып урнашкан. Кырдан күренми, биш-алты адым гына юлдан керәсе бар. Кызлар, сыгылмалы көянтәләренә элгән чиләкләренең авырлыгыннан бөгелә-сыгыла атлыйлар. Бары тик язгы җил генә, аларның туздырып бәйләгән яулыкларыннан, алъяпкычларыннан, күлмәкләренең бәби итәкләреннән йолыккалый, шаярыпмы-шаяра иде.
Шактый гына баргач, бераз ял итеп алырга туктадылар, сугыш турындагы яңалыклар белән уртаклаштылар. Рәшидә, кичә кич, капка төбендә тәмәке тартып утырган картлардан ишеткәннәрен сөйләде. Имеш, “тиздән сугыш бетә, нимысны Герман җиренә куып иткәннәр безнекеләр, теге яктан Әмрика да кыса икән”.
—Әй Раббым, бер Аллам, тизрәк сугыш бетсен иде, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, - дигән теләктә тагын кузгалдылар.
Зур Аланга менеп җиткәндә инде төнге каравылчы Шакирҗан бабай киткән иде. Зәйнәп, яулыгын арттан бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырып куйган да, тракторы белән сөйләшеп, мае аккан җирләрен сөрткәләп, тикшереп йөри иде. Кызларны күргәч, аларга каршы атлады. Исәнләшеп, сөйләшә-сөйләшә алар алып килгән суны радиаторга салды, орлыкны ике чәчкечкә бүлде, тракторын чәчүгә әзерләде.
Кызлар да, буш чиләкләрен селкетеп, кызу-кызу атлап, кире ындыр табагына юл тоттылар. Алар кабаттан килергә дип, чык суында юешләнгән чабаталарын лычкылдата-лычкылдата, ашыгып атладылар. Ә көн дәвамында тагын ничә тапкыр үтәсе әле бу юлны аларга...
Кояш инде бераз күтәрелә башлады. Аның җылы нурында, икенче кояш сымак, үги ана яфрагының сап-сары чәчәкләре елмаеп торалар. Язның беренче чәчкәсенең ачык якты төсе аларның күңелләрен күтәрә, матур өметләр уята. Шул сары чәчәкләргә сокланып, тормышның үзгәрәчәген, аның дәвамы матур булачагына, илебезгә, күгебезгә тынычлык килүенә инанып атладылар алар.
Урманны чыгып, авылга таба борылган иделәр инде, карасалар, авылдан берәү, кулларын селти-селти, нидер кычкырып аларга таба чаба иде. Кызлар адымнарын тагын да кызулаттылар. Ниһаять, аңладылар: “Сугыш беткән! Сугыш беткән!
Йөгереп килүче малай, Хәйдәрҗанның бертуган энесе Сабирҗан булып чыкты. Ул, кызлар янында туктап та тормыйча, “сугыш беткән”,—дип кабатлый-кабатлый Зур Аланга таба чабуын дәвам итте.
Зәйнәп хәбәрне ишеткәч, тракторыннан сикереп төште. Нишләргә белмичә, җирдән кулына нәрсә туры килде шуны алып күккә чөйде. Былтыргы, кыш буе кар астында ятып каралган, усак яфраклары Сабирҗанның да, үзенең дә җилкәләренә кунды. Җиңү шатлыгыннан, тиздән Хәйдәрҗанның да контузиядән соң терелеп кайтып җитүен, очрашуның татлы мизгелләрен күзаллап күңеле тулды. Янәшәсендә торган, кычкыра-кычкыра тавышы карлыккан, хәле беткән малайны, кочаклап алды. Аннан еларга кереште.
—Ник елыйсың, Зәйнәп апа, елама, җиңдек бит, җиңдек! Тиздән абый да кайтыр,—дип юатты Сабирҗан, аның кочагыннан чыгарга тырышып.
—Шатлыктан елыйм энем, шатлыктан,—диде ул, Сабирҗанны ычкындырып.
—Рәхмәт, энем, сиңа, бар кайт, минем чәчәсем бар,—диеп, тракторына менеп утырды да эшен дәвам итте.
Зәйнәпнең күңеле әллә нишләде. Фронтка озатканда Хәйдәрҗанга бернинди ярату хисе булмаса да, килгән хатлар аркылы аны яратып өлгерде Зәйнәп. “Тиздән тракторны Хәйдәрҗанга бирермен дә үзем нишләрмен икән... Бер яктан, бу кадәр авыр ирләр эшеннән котылганын уйлап, җилкәсеннән тау-ташлар төшкән кебек булса, икенче яктан, яратып өлгергән эшемнән ничек баш тартырмын икән?”—дип уйлады. “Әллә ниләр килә башка, әй уйлар, уйлар. Исән-сау кайтсын гына, күз күрер иде әле”.
Тик язмыш үзенчә кыланды, Хәйдәрҗан өчен сугыш әле бетмәгән булып чыкты. Ул, госпитальдән соң, тагын калдык-постык фашистлардан илне чистартырга, фашистлардан азат ителгән илләрдә тәртип урнаштырырга тиеш булды.
Хәйдәрҗаннан хатлар кисәк туктады. Зәйнәп газапланды, ни уйларга да белмәде. Сабирҗанны очратып:
—Абыеңнан хат киләме?—дип теңкәсенә тиде. Әллә аларга да хатлар килү дөрес тә туктаган, әллә әйтмиләр генәме?... Зәйнәпнең уйлары буталды, күңелен чуалтты бу хәл. Инде сугыш та бетте, кайтасы кешеләр дә кайтып бетте. Тик Хәйдәрҗан гына юк.
Зәйнәп тракторын беркемгә дә бирмәде:
—Хәйдәрҗан кайтканчы эшлим, үзенә тапшырам, үз кулларым белән,—диде рәискә.
Зәйнәп тагын ике ел тракторда эшләде, көннәр буена трактор белән икәү генә булгач, авылда йөргән хәбәрләрне ишетмәде. Авыл кызлары, Рәшидә, Фатиха инде кияүгә дә чыктылар. Зәйнәпне дә күкрәгенә Кызыл Йолдыз, Дан орденнары , медальләр тагып кайткан Салих бәйләнеп аптыратты. Бер көнне Салих чыдамады:
—Көтмә син Хәйдәрне, өйләнгән ул,—диде.
—Өйләнгән? Юкны сөйләмә, сугышта кем өйләнсен инде... Зәйнәп, “ышаныргамы, юкмы?”—дип, шик тулы күзләре белән Салихка текәлде.
—Ышанмыйсыңмы? Бар, әнисеннән сора...
Зәйнәп аптырап калды. Бу хәбәрдән башы әйләнде. Тизрәк Миңниса апаларга ашыкты. Ишектән килеп керешкә исәнләшеп тә тормыйча:
—Дөресме, улыгыз өйләнгәнме?—дип сорады.
—И бала, җиткерделәрмени... без капчыкта ятмый шул... Дәваланган госпиталендәге медсестрага өйләнгән шул, балам. Кичер инде безне,—дип, алъяпкычының итәгенә яшен сөртте.
—Оят бит, оят... Үзебезнең кеше булса икән әле... Авылга кайтырга исәбе дә юк... Балам,—дип юатырга, кочаклап алырга теләде. Ләкин Зәйнәп аның башка бер сүзен дә ишетмәде. Ул һавага чыгарга теләде, мөлдерәмә яшь тулы күзләре акны-караны күрмәде. Өйдән чыккач, ул яшьләренә ирек куйды. Ачык читән капкадан йөгереп чыкты, аның бу йорттан тизрәк качу теләге көчле иде. Ә колагында “өйләнгән”..., “безнең кеше түгел”..., “авылга кайтмый”...дигән сузләр кабат-кабат ишетелде.