Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🌿Мамадыш районының Шәдче авыл җирлегенә кергән Юкәче авылында тирә-якны яшелләндерү буенча өмә узган

Уртак тырышлык белән авыл халкы төрле токымдагы 100 гә якын агач 🌱үсентесе утырткан. Ирләр чокыр казыганнар, хатын-кызлар су ташып торганнар, дип хәбәр итә Мамадыш-информ. Мондый уртак чара чиркәү янындагы территорияне бизәп кенә калмый, ә җирлекнең бердәмлеген күрсәтә. Авыл халкы үсентеләр үсеп китәр һәм берничә елдан авылдашларын куе яшеллеге белән сөендерер дип өметләнә💚 📸Фотолар Мамадыш-информ төркеменнән.

🌿Мамадыш районының Шәдче авыл җирлегенә кергән Юкәче авылында тирә-якны яшелләндерү буенча өмә узган.

Уртак тырышлык белән авыл халкы төрле токымдагы 100 гә якын агач 🌱үсентесе утырткан. Ирләр чокыр казыганнар, хатын-кызлар су ташып торганнар, дип хәбәр итә Мамадыш-информ.

Мондый уртак чара чиркәү янындагы территорияне бизәп кенә калмый, ә җирлекнең бердәмлеген күрсәтә. Авыл халкы үсентеләр үсеп китәр һәм берничә елдан авылдашларын куе яшеллеге белән сөендерер дип өметләнә💚

📸Фотолар Мамадыш-информ төркеменнән.

-2