🏅⭐ Илгизәр абый СВО зонасында хезмәт итүе, бүләкләре, көн саен очраша торган сынаулары турында сөйләде. 🏅⭐ Илгизәр абый Гарифуллин СВО зонасындагы һәр сугышчыга кирәкле характер сыйфатлары турында хәбәр итте. Бу батырлык, салкын канлылык, паникага бирешмәү осталыгы. Сакчының физик әзерлеге зур роль уйный, чөнки куелган хәрби бурычны үтәү өчен зур кыенлыкларны җиңәргә туры килә. 🏅⭐ Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Балалар бик игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Илгизәр абый сорауларга чын күңелдән җавап бирде, ә балалар, тын да алмыйча, СВОда катнашучының һәр сүзен йотлыгып тыңладылар. 🏅⭐ Очрашу азагында Илгизәр Гарифуллин яшүсмерләргә яхшы укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә, үзеңдә көчле характер һәм максат куя һәм аңа ирешә белергә киңәш бирде.
🏅⭐ «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы Илгизәр Гарифуллин белән очраштылар
ВчераВчера
~1 мин